поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.05.2008 Аш-су

ФӘРИДӘ ӘХМӘТШИНА: “ӘНИ БӘЛЕШЕН САГЫНАМ”

“Фәридә-Алсу” дуэты җырчысы Фәридә әхмәтшина өендә дә дуэт стилен сакларга тырышкан. Ике төсне (аксыл сары һәм фирәзә) берләштерүче кухня гарнитуры сайлаган. Тәрәзә пәрдәсе, урындыклар да нәкъ шундый төстә.

— Аш бүлмәсе — йортның йөрәге, анда һәркемгә уңайлы булырга тиеш, — диде хуҗабикә.

Фәридәнең ягымлы елмаюы, озын толымы йортка тагын да ямь бирә. Ишектән килеп керүгә борынга бәрелгән тәмле бәлеш исе барыбызны мул табын артына җыйды.

Гаилә башлыгы Марат уллары Самат (7 яшь) һәм Фәрхат (1 яшь тә алты ай) белән мактый-мактый хатыны пешергән бәлештән авыз итте.

— Бәлешне әнием бик тәмле пешерә, — дип сөй­ләде Фәридә. — Казанга килгәннән бирле аның бәлешен сагынам. Зифа Нагаева шул хакта җыр да иҗат итте. Ул “әнкәй бәлеше” дип атала. Җыр тамашачыга бик ошый. Хит-парадта алдынгы урыннарда бара.

— Фәридә, гаиләңне нинди ризыклар белән сыйлыйсың?

— Свежий булган бөтен ризыкны да яратабыз. өйдә өч ир-ат булгач, шулпасыз мөмкин түгел. Бер көнне солянка, икенче көнне борщ, тавык итеннән аш пешерәм. Томат согы кушып, голубцы һәм тутырылган болгар борычын гаиләм бик яратып ашый. Кичкә җиңелчә ризык, яшелчә салаты әзерләргә тырышам. Иң мөһиме — табынны матур итеп корырга кирәк.

— Файдалы дип, улларыңа нәрсә ашатасың?

— Нәрсә ашатмавым турында әйтеп үтсәм, яхшырак булыр. Чипсы, “Кока-кола”ны катгый рәвештә тыям. Германиядә җитештерелгән махсус туңдыру камерасы сатып алдык. Яшелчә, җи­ләк-җимешне шунда саклыйм. Шулай итеп, кышын да витаминга бай ризыклар ашыйбыз.

— Үзең ничек тукланасың?

— Мин җиңел үзләштерелүче һәм файдалы балык ризыкларын яратам. Яшел­чә, җиләк-җимешкә өстенлек бирәм. Баллы әйбер­гә исем китми. Еш, ләкин аз ашарга кирәк дип саныйм. Кичке алтыдан соң бер­нәр­сә капмыйм. Ашауда үземне чикләмәсәм, тазарырга мөмкинмен.

Көнгә 1,5 л су эчәм. Кеше организмының өчтән ике өлеше судан тора. Аны күб­рәк эчкән саен биттә җыерчыклар булмый, үзеңне әй­бәт хис итәсең.

— Эчемлекләрдән тагын нәрсә ошый?

— Грейпфрут согы. Аның җимешен балалар да бик яратып ашый. Нарат җиләгеннән ясалган морс та күңелемә хуш килә.

— Көндәлек табында нинди ризыклар була?

— Чикләвек, төрле җи­мешләр, су һәрвакыт бар. Суыткычтан сөт ризыклары өзелми.

— Фәридә, 17 майда туган көнең булды. Үткәр­деңме?

— әлбәттә. Башта табигать кочагына чыгарбыз дип уйлаган идек, әмма ул көнне яңгыр яуды. Ике сеңлем  бе­лән өйдә зур табын әзерләдек. Иң тәмле салатларны ясадык, яшелчә, җиләк-җи­меш, чикләвек ассортие куйдык. Ирем өйрәткәнчә, семга эченә шампиньон гөм­­бәсе тутырып, үзенчәлекле ризык пешердем. Уникеләп кеше җыелды, уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык.

— Нинди бүләкләр бирделәр?

— Үзең теләгәнне сайлап алырсың дип, ирем зәркән, парфюмерия, кием-салым кибетеннән берничә сертификат тапшырды. “Фәридә-Алсу” дуэтының “яртысы” Алсу кухня өчен кирәкле набор бирде. Калган кунакларның бүләкләрен дә яратып кабул иттем.

Кызганыч, бу көнне әти-әнием янымда була алмады. Алар туган ягым Башкортос­танның Бакалы районында яши. Телефоннан гына шалтыратып котладылар. Берәр вакыт гомер бәйрәмемне алар белән Казанның затлы ресторанында билгеләп үтәсем килә.

Туган көн — дулкынландыргыч бәйрәм. Ризыкларым уңармы, кунакларым килер микән дип бик борчыласың.

— Күбрәк нинди иткә өстенлек бирәсең?

— Тавык, сыер ите. Соң­гысын боты-боты белән таныш-белешләрдән алабыз. әти-әнием дә җибәрә. Көз җитүгә, туган яклардан казлар килә башлый.

— әллә ирең дә аш-суга остамы?

— Ит, балык ризыклары, пылау, шашлыкны телеңне йотарлык итеп пешерә. Рецептын минем белән дә бүлешә.

— Марат кайсы яктан?

— Бөгелмәдән. Ул — продюсер, композитор, безнең җырларга аранжировка ясау­чы. “Тәкъдир” спектакленә, “Упкын”, “Зөләйха”, “Дилемма” фильмнарына көй язды. Җыр өлкәсендә профессорым дип атыйм. “Фәридә-Алсу” дуэтының уңышында аның өлеше зур.

Дуэт булып оешуыбызга быел 15 ел. Шул уңайдан көзгә Казанда “сольный” концерт куярга уйлыйбыз. 

Фәридә 13 буынын белә. Авыр вакытларымда алардан көч алам, ди. Гаилә елында нәсел шәҗәрәсен рәсемгә төшерергә уйлый. Җырчының дәү әнисе 76 яшь­лек Миңлебәдәр әби алар белән яши. Бик рәхәт­ләнеп оныкчыкларын караша ул.

Фәридә бер кыз табу турында, агач йортта яшәргә хыяллана.

— Шактый мәсьәләләр табын артында хәл ителә, — диде Фәридә. — Киләчәктә балаларым, оныкларым бе­лән милли ризыклардан авыз итәргә түгәрәк табын артына җы­елырга язсын!


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ 5 | май 2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»