поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2019 Җәмгыять

"Җәй кире кайта": Казанда кайда су коенырга була?

Казаныбызга җәй кире кайта! Бу атна ахырына һава торышы +26 °C күрсәтә. Димәк, челлә башлана... Казанда һәм шәһәр тирәсендә, эссе көннәрне табигать кочагына сыенып, су коенып, күңел ача торган җирләр бармы? Бар, әлбәттә! “Идел” журналы халыкны иң күп җәлеп иткән 5 су коену урынын барлады.

Беренче урында тирә-ягы наратлык булган, комлы ярлы “Карьер” күле. Халыкта аны Зөбәрҗәт күле дә диләр. Әлеге күлне чиста һәм үтә күренмәле суы өчен икенче Байкал дип тә йөртәләр. Суы салкын, чиста, муеннан ком...Эх! Чыдый алмаслык эсседән чын-чынлап котылу урыны инде. Күл буенда кояштан яшеренү өчен кулчатырлар, волейбол мәйданчыгы һәм киенеп-чишенү өчен кабиналар каралган. Пляжда коткаручылар кизү тора. 
 
“Карьер” Казаннан 20 км ераклыкта Юдино бистәсе янында урнашкан. Әлеге күлгә 46, 72 автобуслар бара. Шулай ук электричка яки поезд белән бару юлын сайларга була. Бу сәяхәт аеруча кызыклы, чөнки тимер юл урман аша уза. Үз машинаң белән килү тагын уңайлырак, әлбәттә. Ерак түгел түләүле парковка бар, машина өчен борчылырга кирәкми. Комлы карьер гаилә һәм дуслар белән күңел ачу өчен яхшы урын. 
Икенче урында “Комсомолец” күле. Ул шәһәр халкының иң яраткан урыны дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки күлдә ял көннәрендә алма төшәр җир дә юк. Күлнең суы чиста, салкынча, төбенә чиста ком һәм вак таш салынган. Аерым комлы пляж, кулчатырлар, киенү-чишенү бүлмәләре, эскәмияләр һәм балалар мәйданчыгы каралган. Яшьләр өчен волейбол мәйданчыгы да ясалып куелган. 
 
“Комсомолец” күле Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Күлгә 1, 34, 60, 91 санлы автобуслар бара. Шәхси машина белән бару шулай ук каралган. Казаннан артык ерак китмичә чит илләрдәге сыман табигый ландшафт фонында су коенырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. 
 
Өченче урында Идел ярында урнашкан Аракчино комлыгы. Әлеге пляж яшьләр арасында популяр. Алар монда күбрәк компания белән килергә ярата. Биредә су да чиста, комлы яр киң, иркен. Көн үзегендә пляжда кеше аз, кичкә таба халык күбәя. Әлеге пляжга килсәгез, яшьләрнең җыелып гитары уйнавына, җырлап-биеп күңел ачып утыруларына тап булырсыз. 
 
“Аракчино” пляжена 2, 5, 37, 47, 91 автобуслар йөри. Ә менә машина белән килүчеләргә аерым урыннар каралмаган. Пляжга Иске Аракчино ягыннан төшү уңайлырак. 
 
Дүртенче урында Казанның иң уңышлы пляжы – Түбән Ослан яр буе. Әлеге ял итү урыны иртә торып, жәяү йөрергә яратучылар өчен. Пляжга эләгү өчен күп юлны җәяү үтергә кирәк. Биредә ял итүчеләрнең төп өлеше “дачник”лар һәм җирле халык. Чит-ятлар сирәк килгәч, су чиста. Әйе, ял көннәрендә туристларны да күрергә мөмкин. Пляж үзенең чисталыгы белән генә түгел, ком полосаларының киң булуы белән дә кешеләрне үзенә җәлеп итә. Территориядә киенү өчен кабинкалар куелган, шашлык пешерү урыны да бар. 
 
Казаннан Түбән Осланга бару өчен иң тиз һәм уңайлы транспорт – су юлы. Җәйге чорда «Восход» исемле тиз йөрешле суднода барырга була. Алар сәгать саен йөри. Мондый транспорт чарасында сәяхәт 10-30 минут дәвам итә. Тагын шәхси машина белән дә барырга була. Әлеге ял итү урынына зур компания белән килергә уңайлы. Урын бар кешегә дә җитәчәк. 
 
Бишенче урында «Локомотив» пляжы. Пляж тимер юл вокзалы артында, Локомотив ярымутравында урнашкан. Суы да, комы да чиста. Пляж ачылыр алдыннан суны драйверлар чистарта, комны чүп-чарлардан арындыралар. Ләкин шулай да комда ватык шешә пыялалары очрарга мөмкин, сак булыгыз! Киенү-чишенү кабинкалары бар, душ белән бәдрәф тә каралган. 
 
Пляжга шәхси машина белән килүчеләргә парковка бушлай. Комлыктан  ерак түгел волейбол мәйданчыгы көйләнгән. Ләкин, сетканы үзең белән алып килергә кирәк. Якында гына кибет юк, азык-төлекне дә үзеңә алу зарур. Әлеге пляжга казанлылар шулай ук яратып йөри. 
Бу исемлек кешеләрнең интернетта язган фикерләре буенча төзелде. Казанда һәм шәһәр тирәсендә пляжлар шактый. Ә җирле пляжларның кайсысы иң яхшысы, ял итүчеләр үзләре билгеләр. 
 
 
 

Илүзә ИБӘТУЛЛИНА
Идел
№ --- | 02.07.2019
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»