поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.07.2019 Шоу-бизнес

Конгресс һәм министрлыкта Закир Шаһбанның дәгъвасына ҖАВАП биргәннәр

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Закир Шаһбан 8-9 июньдә үзенең туган ягы - Новосибирскида узган Федераль Сабан туена чакырылмавына “Фейсбук” битендә үпкә белдереп язган.

 Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең дәгъвасына аңлатма бирде.
 
“Шушы төбәктән чыккан, Татарстанның атказанган артисты, 27 ел иҗатымны Татарстанга багышлаган кеше буларак, туган ягым Сабан туенда һичшиксез катнашырга тиеш идем. Бу зыялылылар, җәмәгатьчелек, журналистлар фикере дә. Күп кеше бәйрәмдә катнашмаганыма гәҗәпләнде. Үз туган ягымда чыгыш ясарга лаек түгел дигән сүз”, - дип сөйләде җырчы.
 
Закир Шаһбан Сабантуй турында ярты ел элек билгеле булгач, анда катнашырга теләген белдергән. “Концерт оештырырга Түбән Камадан 500 артык кеше китте. Шул 10 плацкартлы вагонның икенче киштәсендә булса да миңа урын булмады микән? Бәйрәмне уздырырга ике субъекттан да 30 млн шар акча бирелгән. Сабантуйга кайта алмаганым өчен, иҗатыма битараф булмаган кешеләр алдында хурланып гафу үтенәм”, - диде ул.
 
Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева бу дәгъвага карата үз фикерен белдерде. “Комментарийны миннән алмагыз. Федераль Сабантуйга мәдәният министрлыгы алып барды. Программаны мәдәният министрлыгы төзеде. Алардан сорагыз”, - диде Гөлназ Шәйхиева.
 
“Мәдәният министрлыгы һәрчак артистка булышты. Мөмкинлекләре чикләнгән бердәнбер татар җырчысы буларак, ул Татарстанга якын Россия төбәкләрендәге Сабан туйларга чакырыла. Моннан тыш, аның теләге буенча, ул башка төбәкләргә үзен озатып йөргән хатыны белән һәм бары тик поездда гына, күчеп утыруларсыз гына бара”, - диелә министрлык җавабында.
 
Министрлык җавабында җырчы федераль сабантуйга чакырылмаса да, июньдә Свердловск өлкәсенә чакырулы булуы, июльдә Башкортстан, Тверьдә чыгыш ясаячагы әйтелә. “Сабан туйларына катнашу өчен Татарстанның халык артистлары, атказанган артистлар чакырыла. Яңа яшь, талантлы артистларны да даими эзлибез. Сайлау кабул итүче якның теләген исәпкә алып та уздырыла”, - диелә министрлык җавабында.
 
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фикеренчә, бу мәсьәләне оештыручылар хәл итә алыр иде. “Бик кызганыч, әлбәттә. Оештырган кешеләр барыбер аңларга тиеш иде инде. Закир Шаһбан татар эстрадасында Новосибирскидан булган бердәнбер җырчы. Кызганыч сүзләре генә әйтә алам. Ул булган булса, бәйрәмне тагын да ямьләндергән булыр иде”, - дип сөйләде ул.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»