|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2019 Җәмгыять
Морг – акчаханә, больница – әҗәлханәБу язмам экология һәм чирләр турында. Безнең республикада кайчан экология яхшырачак? Инде 20 еллап безнең Мөслим якларында экология бик начарланды. Җәйге көннәрдә химияле яңгырлар авып, җиләк-җимеш, яшелчәләрне агулый. Агулы ризык аркасында төрле чирләр килеп чыга. Җәй урталарында шундый яңгырлар аркасында бөтен яшелчәләрнең яфраклары ак-көрән-сары таплар белән каплана. Аннары бәрәңге, помидорлар тамырдан ук каралып, көрән төскә керә. Татарстанның көнчыгыш районнары булган Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай якларында, Башкортстанның безнең белән чиктәш районнарында шушындый хикмәт. Сәбәбе: Түбән Кама, Менделеевск, Чаллы, Зәй, Мамадыш, Алабуга ягыннан сөремле, газлы, агулы, нитратлы яңгырлар килеп ява. Экологлар чара күрмәгәч, яман чир бөтен Татарстанны басты. Рак чире азган районнар дип Мөслим, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Спассны атыйлар.
Аннан башка төп сәбәп итеп, эчә торган суларның пычрануын да әйтәләр. Нинди генә савытка су салма, пластмассамы, эмальлеме – бик каты юшкын утыра. Ул юшкынны ни белән дә юып бетереп булмый. Анда, күрәсең, Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бардыр. СанЭпедимСтанция халыкка бернинди дә мәгълүмат чыгармый. Быел Татарстанда гына да 104711 кешедә яман чир табылуын язганнар иде. Әле тикшерелмәгән кешеләрдә ул чир тагын күпмедер? Ашаган ризыкларыбыз да чын түгел. Аннары табиблар да, юньләп карыйсылары килмичә, күрше шәһәрләргә җибәрәләр. Югыйсә, һәр район хастаханәсендә төрле аппаратлар булырга тиештер инде ул. Авыруларны «карусельдә» йөртәләр, район – бер шәһәргә, анысы – икенче шәһәргә. Аннары кабат шул районга кайтаралар. Шулай 2-3 тапкыр кабатлангач, авыру бөтенләй дә кайтмый торган җиргә китеп бара. Поликлиникага барсаң, кабинет саен 2-3 белгеч утыра. Алар шул «писарь» вазыйфасында гына ахрысы. Бәлки, ул кабинетларны бетереп, авырулар ята торган палаталар ачаргадыр? Ул бүлмәдәгеләр эшләмичә акча гына алып ятучылар түгелме соң? Авылларга чыксалар да, дару алырга су буе рецепт язып кына бирәләр. Хастаханәдә ятканда да «үз табибыңның» бер тапкыр да кергәнен күрмәссең. Халык сәламәтлеген кайгырту өчен иң элек әнә шул кабинеттагы «рак»ларны бетерергә кирәк.
Икенче мәсьәлә – группа алу өчен авыруларны төрле район-шәһәрләргә җибәрү. Группага чыгарасы кешеләрне – эпилепсия белән авыручыларны, операция кичерүчеләрне, төрле каты авырудан интегүчеләрне табиблар үзләре генә тиешле поликлиникага алып барып, тикшертеп алып кайта алалардыр бит. Роддомнарны япкач, бәбилисе хатыннарны чит районнарга, шәһәрләргә илтәләр бит, группага чыгасы кешеләрне дә шулай йөртеп була. Үз аяклары белән группага чыгып йөри алучылар чирле буламыни алар? Бару-кайту өчен күпме юл чыгымы китә, ашау-эчүе өчен күпме? Авырулар үзләренең барлы-юклы акчаларын тота. Югыйсә, медицина полисларына ул чыгымнар да керә торгандыр инде.
Тагын бер зур тема морглар турында. Авырып, яшен яки ток сугып һәм башка шундый сәбәпләр белән үлгән кешеләрне моргка җибәрү ник кирәк? Сәбәбе билгеле бит югыйсә. Безнең монда бер пенсионер операциядән соң 10-15 минут узгач үлде. Аны да Бөгелмә каласына моргка алып киттеләр. Туганнары 2-3 көннән соң гына алып кайтып күмә алды. Терелеп кайтмаган, шул мәетен генә алып кайттылар бит инде. Операция ясаган хирурглар аның нидән үлгәнен белгәннәрдер бит инде. Мәетләрне Бөгелмәгә моргка «акча эшләргә» җибәрәләр. Моның чыгымнарын да хастаханә күтәрмәгәндер, шул туганнары өстенә төшкәндер. Бу – акча эшләүнең бер системасы гына. Хастаханәдә үлгәннәрне – Бөгелмәгә, өйдә үлгәннәрен Әлмәткә җибәрәләр.
Газеталарда рак, диабет, простатит чире беренче урында дип язалар. Моннан бер ай элек телевидениедән премьер-министр Дмитрий Медведев бер яңалык җиткерде: 2019-2021нче елларга әлеге чирләрне дәвалар өчен өч елга 8,6 триллион сум акча бирелүен әйтте. Безнең республикага ул акчаларның ничә проценты бүлеп бирелер икән дә, ул акчалар тагын кай тарафларга юл алыр?
Тагын бер мәсьәлә – операцияләрне үз районнарында ясау. Элегрәк безнең районда күз хирургы бик уңышлы операцияләр ясый торган яхшы белгеч иде. Үзен Әлмәткә күчергәч, анда да бик күпләргә булышты. Хәзер ул ханым олыгайды, инде пенсиядә. Инде күзгә операция кирәк булса, Уфага, Чаллыга, Әлмәткә юллама бирәләр. Анда бару да күпме чыгым. Яхшы күз табибларын районнарга чакыртып, шушында ук дәвалауны оештырырга булыр иде.
Урамда 21нче гасыр. Югары технологияләр заманы. Ә медицина өлкәсенә караган оешмаларны мин болай дип атарга тәкъдим итәм: морг – «акчаханә», больница – «әҗәлханә», ә поликлиникалар – «писарьханә»… Хәзерге вакытта медицинага ышаныч бетеп бара.
Зарип ГАРИФУЛЛИН,
Мөслим районы, Тат-Шуран авылы, Безнең гәҗит
--- |
Иң күп укылган
|