|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2019 Мәдәният
Ләйлә Дәүләтова: "Гафу ит, Әмир абый, өлгерми калдым"Ләйлә Дәүләтова Әмир Камалиев белән соңгы тапкыр Рәшит Шамкаев фатирында "Адәм белән Һава" тапшыруын төшереп йөргәндә очраштык, дип искә ала. "Миңа да 1-2 елдан 60 тула, синең тапшыруга чыгарга телим", дигән артист. Как раз юбилейга эшләрбез, дип җавап бирдем дә шуның белән бетте, дип уфтана Ләйлә. "Гафу ит зинһар, Әмир абый, өлгерми калдым. Һәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк шул... Биргән вәгъдәләрне үтәргә кирәк...Тапшыру эшләрбез дип сөйләшеп тә, эшли алмый калган шәхесләр күп булды шул... Соңгы 1-2 елда күп талантлар мәңгелеккә китте...
Син чыннан да күпкырлы шәхес идең, Әмир абый... Аманулла... Драматург, артист, юморист, җырлар авторы... Кискен дә, шаян да, акыллы да, фәлсәфәче дә... Урының оҗмах түрлүрендә булсын...
Кеше килә китә... Бар да гади...
Барыбыз да шунда барасы.
Җиргә гомерлеккә килгән сыман
Кыланма син адәм баласы..." дип уртаклаша Ләйлә Дәүләтова.
"Матбугат.ру" алданрак хәбәр иткәнчә, Әмир Камалиевны сонгы юлга озату бүген 11.00дә Кариев театрында булачак.
--- |
Иң күп укылган
|