поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2019 Язмыш

"Ул риза, бөтенесенә риза. Улы гына исән булсын..."

Гөлсөяр төнен йокысыз уздырды. Ул риза, бөтенесенә риза. Улы гына исән булсын. Айваз инде бер атна сырхауханәнең реанимация бүлегендә ята. Һаман диагноз куя алмыйлар. Терелер, Алла боерса, аның бердәнбер улы. әнисен ташлап китмәс ул. Айваз гел тыңлаучан булды. Гөлсөяргә ярдәм итәргә генә торды. Ә хәзер ул улына ярдәм итә алмый. Хәтта аның белән сөйләшергә дә мөмкинлек юк. Аны реанимациягә, ярамый дип, керт­миләр. Карыйсы иде Айвазның күзләренә. «Улым, кайсы җирең авырта?» — дип сорыйсы иде.

Ире уянмыйча да йоклап ята. Сизә микән ул Айвазның гомере кыл өстендә икәнен. Юктыр. Югыйсә шушы көннәрдә дә аракы эчеп йөрмәс иде. Аек көнен күрмәде дә Гөлсөяр аның, кияүгә чыкканнан бирле. Дөрес, эчеп-егылып ятмады ул, эшенә йөрде. Әмма салмаган көне булмады. Теле дә әшәке булды Гөлсөярнең иренең. Ничек кимсетә алды, шуның кадәр кимсетте.

Айвазның дәвалаучы табибы Али исемле. Азер­бәйҗанда туган, мо­нда табиблыкка укыган. Нинди итагатьле ул. Бер-ике җөмлә әйтсә дә, кү­ңел тынычланып кала. Шулай уйланып ятканда телефоны чылтырады Гөл­сөярнең. Али Алиевичның: «Берни эшли алмадык. Айваз ун минут элек вафат булды», — ди­гән сүзләрен ишетеп, идәнгә чүгәләде ул. Юк, юк, аның егерме яшьлек улы үләргә тиеш түгел. Бу мөмкин түгел. Аның институтның соңгы курсын тәмамлыйсы, сөйгән кызы Ләйсән белән тормыш корасы, Гөлсөяргә оныклар алып кайтасылары бар бит. Бу уйлардан соң аның башында: «Кая җирлибез?» — дигән сорау туды. Ярый ла, авыл җирендә бу эшләрне күрше-күлән белән башкарып чыгалар. ә шәһәрдә ничек рәтен белергә?
 
Гөлсөяр елый-елый ирен уятты. өзек-өзек җөм­­ләләр белән Айвазны күмү мәшәкатьләре белән йөрергә кирәклеген аңлатып карады. Берни әйтмәде ул, балконга тәмәке тартырга чыгып китте. Гел шундый булды Гөлсөярнең ире. Авыр вакытта ярдәмгә килмәде, гаилә­дә акча бармы дип кызыксынмады. Фатирын да үзе алды Гөлсөяр, ике эш­тә хезмәт куеп акча да эшләде. «Нигә борчылам, авылга алып кайтып җирләргә кирәк», — дип каенанасын җыйды Гөлсөяр. Ни әйтсәң дә Айваз аның беренче оныгы бит. Менә бу куркыныч хәбәрне ге­нә ничек күтәрер иренең әнисе. Үз әти-әнисе Гөлсөярнең күптән инде вафат, авылдагы йортны сатарга туры килде. Сулкылдый-сулкылдый хәлне аңлатты Гөлсөяр. «Нинди сүз булырга мөмкин. Баланы монда алып кайтыгыз. Зиратта урын күп», — дигән сүзләр ишетәсенә өметләнгән Гөлсөяр «Кай­да үлгән, шунда күмегез», — дигән җөмлә­дән өнсез калды. Аяклары тотмас булып, идәнгә сыгылып төште ул. Инде бик күп вакыт үткән кебек тоелды аңа. ә теге куркыныч чылтыратудан соң нибары кырык минут үткән иде. Ире һаман балконда Гөлсөярнең. Тораташтай катып, каядыр офыкка төбәлгән аның карашы. Бәлкем шулай күз яшьләрсез генә елыйдыр ул. Айваз төс-кыяфәте белән нәкъ әтисе иде. Шулай булса да бик каныкты ире Гөлсөяргә бала тудыру йортыннан кайткач. Имеш, Айваз аңа охшамаган. Авылда яшәү­че әнисе дә шулай дип әйтә икән. Тора-бара яратты ул улын. Кая гына барса да гел үзе белән алды. Футбол, хоккей карарга да гел бергә йөрделәр ата белән ул.
 
Гөлсөяр юләрләнер дә­рәҗәгә җитеп, Айвазны дәвалаган табибның телефонын җыйды. Туганнарыннан беркем булмавың, иренең югалып калуын, нәрсә эшләргә белмәвен аңлатырга тырышты. Али Алиевич Гөлсөярнең Айваз яткан сырхауханәгә килүен үтенде. Үзенең дежурда булуын, беркая да китә алмавын аңлатты. Гөлсөяр ничек өйдән чы­гып китте, нәрсәгә утырып барды анык кына хәтерләми. Бары күз яшьләренең өзлексез агуын, кешеләрнең аңа аптырап каравыннан тагын да начаррак булуын, яшисе килмәвен аерымачык тойды. Али Алиевич аны баскычка чыгып каршы алды. Бүлмәсенә алып кереп, тынычландыра торган укол кадады. Гөлсөяр улының шушы сырхауханәнең подвалында урнашкан морга ятуын сизде. Аны буларак сизде, әмма үлеменә ышанасы килмәде. Шулкадәр тормышны яраткан Айваз бу дөньядан китәргә тиеш түгел иде. Тырыш иде аның улы. үзе шулай тәрбияләде аны Гөлсөяр, картайган көнемдә ышанычым, таянычым булыр дип өметләнде.
 
Али Алиевич, дару тәэсиреннәнме күзләрен йом­­ган, хатынның иңбашына кагылды. Жәл иде аңа Гөлсөяр. Айваз ашы­гыч ярдәм машинасы бе­лән китерелгәннән соң, ул эшләгән бүлеккә урнаштырылды. Өметсез иде егет. Яман шешнең соңгы стадиясе. Ничек йөргән ул? Андый авыруларның хәлләре булмый, ә Айваз бит көнен институтта үткәрсә, төннәрен эшләгән. Әллә авырганын белеп тә, әнисен борчымаганмы ул? Али Алиевич Гөлсө­яр­гә мөселманча күмү хезмәтендәге танышының телефон номерын бирде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзенә чылтыратуын үтенде. Башкарып чыкты Гөлсөяр язмышына язган бурычларын. Ул гел тынычландыргыч дару эч­те. Бары шуның белән ге­нә төнен үткәрә алды. Ул бөтен җирдән Айвазны эзләде. Төшендә күрергә өметләнеп, төнлә күзлә­рен йомды. Урамда аның машинасына охшаган үтеп китсә дә, йөрәге кысылды.
 
Айвазның үлүенә җиде ай булып килгән төнне телефоны чылтырады Гөл­сөярнең. Бу Ләйсән иде. Аның килене булырга, аңа оныклар табарга ти­ешле сөйкемле кыз. Улын җирләгәннән бирле күргәне булмады аны Гөлсөяр. Нигәдер өчесен, җидесен, кырыгын уздырганда да килмәде ул. Ни­гә чылтырата икән ул? үткәндә калса, хәерлерәк булмасмы? Алмады Гөлсөяр телефонын. Ә төнне төш күрде. Яңа туган сабый аңа кулларын суза. Гөлсөяр аны алып, күкрәгенә куеп, сөя-иркәли. Аннан Айвазның чалымнарын эзли. Бала елый баш­лагач, аны бишегенә яткырмакчы булганда, уянып китте ул. Йә Хода аның бит оныклары булмаячак. Ул нәни балалар өчен киемнәр сатып алмаячак. Кечкенә оныгын кашыктан да ашатып утырмаячак. Беркайчан да дәү әни дигән сүзне дә ишетмәячәк. Ул үлгәч бер­кем күз яше түк­мәя­чәк. Бу уйларыннан Гөлсөяр үксеп елый башлады. Торып, тынычландыра торган дарулар эчте. ә бу вакытта Ләйсәннең бала тудыру йотында икәнен ул белми иде. Нәкъ төнге уникедә Айвазга охшаган баланың дөньяга аваз салуын да йөрәге сизмәде аның.
 
Ул, чыннан да, бу малайның арбада ятуын да, беренче адымнарын да, беренче сыйныфка бару­ын да күрмәячәк. Бик күп еллар үткәч, инде кар­таеп барганда, ишектәге звонокка барып, аны ачкач, каршындагы егетнең бик нык Айвазга охшаганын күреп, «ах» итә­чәк. Ул аны таныячак. Әйе, әйе, бу бит теге егерме ел элек күргән төшендәге балага охшаган егет. Аның оныгы. Аның каны. «Сезгә кем кирәк?» — дип сорамады Гөлсөяр, «Кер, улым», — диде.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»