поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.06.2019 Бәйрәм

Татар бәйрәме рус телендә

15 июньдә Сызранның Максим Горький исемендәге паркында Сабан туе уздырылды. Җәй башында, чәчү эшләре тәмамланган матур чорда уздырыла торган милли бәйрәмебез игенчеләрне данлау, хезмәт батырлыгы күрсәткән милләттәшләребезне зурлау, төрле милләт халыклары яшәгән төбәкләрдә халыкара дуслыкны ныгыту өчен хезмәт итеп килә һәм ел саен үз тирәсендә бик күп милләттәшләрне җыя.

Милли бәйрәмнәр нәрсәсе белән ошый соң халыкка? Бәлки алар ата-бабаларының мәдәният-сәнгатен, көнкүреш әйберләрен, киемнәрен һәм гореф-гадәтләрен сагынадыр, бер генә көнгә булса да, үз милләте кешеләре арасында кайнап, җырлап-биеп, көрәшеп һәм капчык белән сугышып бала чагына әйләнеп кайту, җаны-тәне белән милләт үзенчәлеген сеңдерү өчен киләдер?!
 
Шуны аңлап, Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Сызран татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Сызран Сабан туен мөмкин кадәр күңеллерәк, милли төсмерләргә байрак, яшенең дә, картының да җанына ятышлырак булсын, дип тырышалар. Шуңа да Сызран Сабан туе быел абсолют рекорд җыйды – бәйрәмгә алты меңләп кеше килгән иде.
 
Иртәнге унбердә парк гөжләп тора иде инде. Азан тавышы тынгач, сәхнәгә шәһәр башлыгы Николай Лядин, Татарстанның Чүпрәле районы вәкиле Марат Гаффаров, Сызран шәһәр Думасы депутаты Радик Шәфиев күтәрелделәр. Николай Лядин котлау сүзендә милли бәйрәмнәр әһәмияте турында сөйләп үтте, бәйрәмгә килүчеләргә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде. Марат Ринат улы шәһәр администрациясенә диаметры 1,5 метр булган сыек кристаллы телевизор бүләк итте. Моңардан тыш Татарстан вәкилләре зур төркем артистлар, көрәшчеләр алып килгәннәр, өстәлләргә чиккән түбәтәйләр һәм милли тәм-томнар җәеп салганнар. Чын татарча кунакчыллык һәм юмартлык күрсәттеләр Чүпрәле районында яшәүче дусларыбыз.
 
Көне буе милли уеннар, ярышлар уздырылды, көрәш бәйгесе дә бик киеренке һәм кызу булды. Шунысы куанычлы – көрәштә абсолют батыр исемен яулаган Татарстан егете сарыкны Сызранда яшәүче нәни көрәшчегә бүләк итеп калдырды.
 
Ә бу вакытта сәхнәдән рус, мордва, чуваш һәм татар җырлары яңгырап торды. Тамашачыларга нинди көйгә биергә барыбер иде бугай. Әлбәттә, бәйрәм эчтәлекле, оешкан төстә үтте, алдан тәгаенләнгән программа тулысынча үтәлде. Оештыручыларга моның өчен мең рәхмәт.
 
Ә шулай да, аңлашылмаучанлык булып алды. Гадәттә, шәһәрләрдә татар бәйрәмнәре татар һәм рус телләрендә алып барыла. Текстта шаяртып әйтүләр, төрттереп сөйләшүләр булганда, аларны башка телгә тәрҗемә итүе кыен. Милли мәдәният үзенчәлеге, тел тәмлелеге шуннан күренә һәм шуны ишетү өчен халык бәйрәмнәргә килә дә инде.
 
Ә бу юлы, шәһәрнең мәдәният бүлеге карары белән, татар бәйрәме рус телендә үткәрелде. Алып баручы булырга әзерләнеп килгән татар кызын сәхнәгә җибәрмәделәр дә. Бәйрәм башында татар Сабан туе булуын белгертеп, азан яңгырады, яңгыравын. Тик аны да тыярга маташканнар иде. Татар җырларын русчага да күчерсәң, менә дигән рус бәйрәме килеп чыгар иде. Тик исеме ничек булыр иде икән аның?
 
Сабан туена килгән татар абзый-апалары аптырашта калдылар һәм, безнең янга килеп: “Ник алай, ник болай түгел?” - дип сораша башладылар. Тик бу сорауларга татар милли-мәдәни автономиясе түгел, шәһәрнең мәдәният бүлеге җавап бирергә тиеш иде.
 

Рәис БИГЛОВ
Бердәмлек
№ --- | 28.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»