поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2019 Мәгариф

"Кайда, ничек укырга кертербез дип, баш ватасы юк"

Бүгенге яшьләр турында “җилбәзәкләр, өстән уйлаучаннар” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма араларында мөстәкыйль, хезмәт сөючән, тормышка җитди караучы егетләр-кызлар да күп. Самарада яшәүче Айдар Марадулин, Таһир Сафин һәм Харун Аслан нәкъ шундыйлардан. Тырышлыклары, белемгә омтылучанлыклары белән алар киләчәккә юл сала башлаганнар да инде.

Бу егетләр Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 6нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуларын Казанның 2 санлы лицей-интернатында дәвам итәргә булганнар.
 
- Якын дусларыбыздан, хөрмәтле укытучыларыбыздан, әти-әниләребездән аерылып, читкә китәргә җиңел булмады, әлбәттә. Лицей безне киләчәк перспективалары белән кызыксындырды, һәм без, тәвәккәлләп, Казанга юл алдык. “Яктылык” мәктәбе биргән төпле башлангыч белем һәм тәрбия дә Татарстанның иң дәрәҗәле мәктәпләренең берсенә укырга керергә ярдәм иткәндер, - дип сөйли Айдар.
 
Бу лицей-интернат (элеккеге исеме 2 номерлы татар-төрек лицее) - чынлап та иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе. Анда имтихан биргән 6нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар кабул ителә. Айдар, Харун һәм Таһир аларны уңышлы тапшырганнар.
 
Егетләр яңа шартларга бик тиз өйрәнеп китәләр һәм укуларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлыйлар. Айдар башта рус әдәбиятын тирәнтен өйрәнә башлаган булса, 8нче сыйныфта башка дәресләр белән мавыгып киткән.
 
- Миңа хокук дәресләрен өйрәнү перспективалырак булып күренде. Укытучыбыз Илсур Җиһаншин социология, философия һәм политология фәннәрен үз эченә алган җәмгыять дәресләренә карата кызыксыну уятты. Җәйге лагерьда, белем алу сменаларында ул безне бу фәннәрдән төрле бәйгеләргә әзерләде, - дип сөйли Айдар.
 
Остазның һәм укучының тырышлыгы бушка китми, җәмгыять белеме буенча Айдар Марадулин быел төбәк этабы олимпиадасы призеры исеменә, ә хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасында беренче урынга лаек була.
 
Ә менә Харун биология белән ныклап шөгыльләнә. Каникуллар вакытында Киров шәһәрендәге җәйге мәктәптә дә укып алган бе-лемен ныгыта. “Анда дәресләрне шулкадәр кызыклы итеп бирәләр ки, мин бу фәнне сайлавымның дөрес булуына тагын бер кат инандым”, - дип сөйли егет. Ул Республика күләмендә узган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша. Узган елда региональ этапны үтеп, биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында яшьтәшләре арасында җиңүче булып таныла.
 
Таһир исә химия белән мавыга. “Катлаулы булса да, матдәләр төзелешен, үзенчәлекләрен өйрәнү, берсеннән икенчесенә әверелү процессын күзәтү миңа кызыклы”, - дип сөйли ул. Таһир Казанның федераль университеты уздырган олимпиада призеры исеменә ия булган. Ә төбәкара бәйгедә җиңү өчен балл җитешмәгән. Шулай да ул артык борчылмый: “Җиңелү дә тәҗрибә алырга, үз-үзеңне сынарга ярдәм итә”, - дип тыйнак кына елмая. Таһир белән Харун яхшы укулары өчен ике тапкыр Сочиның “Сириус” сәләтле балалар лагерена юллама белән бүләкләнгәннәр.
 
- Балаларның уңышлары белән без, ата-аналар, горурланабыз. Әлбәттә, 13 яшеннән баланы өйдән чыгарып җибәрергә бик авыр булды. Ә бүген бу борчылуларның юкка булуын күрәбез.
 
Балалар бөтен уңайлыклары булган бүлмәләрдә яшиләр. Укырга бергә йөриләр, өй эшләрен бергә эшлиләр. Укытучыларына (аларның күбесе КФУда да укыта), балаларны олимпиадаларга әзерләгән остазларына без бик рәхмәтлебез! Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керә ала. Димәк, кайда, ничек укырга кертербез дип, баш ватасы юк. Алар үзләре, үз белемнәре белән киләчәккә юл салалар, - дип горурланып сөйли Айдарның әтисе Эмир Марадулин.
 
Алия АРСЛАНОВА.
 
Айдар МАРАДУЛИН (сулдан уңга), Таһир САФИН, Харун АСЛАН

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 28.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»