поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.06.2019 Ир белән хатын

Мәхәббәт дип, эчкечегә кияүгә чыгаргамы?

Бу дөньяда акчага сатылмый, кануннарга буйсынмый, планнарга яраклашмый торган бер генә нәрсә калды бугай. Ул да булса – мәхәббәт. Тән сату, ялган кыланулар түгел, ә чын саф һәм якты хис. Ул гына үзен төрле язылган һәм язылмаган кануннарга “төреп” куйган безнең мескен җәмгыятьтә ирекле булып кала алды. Килимме дип тә, китимме дип тә сорап тормый.

Көтмәгәндә дөньяңның астын өскә әйләндереп килә дә, уйламаганда сиздерми генә китә дә ала. Гашыйк булып, мәхәббәт утында яну өчен генә дә туу кирәктер бу дөньяга! Тик...
 
Гыйшкың бакага төшсә, күл буеннан китмәссең, диләр. Шул кадәр дә белеп әйтерләр икән! Минем бер яхшы таныш кызым шулай күл буенда утыра бит. Үзе зәңгәр күлләрдә генә йөзеп йөрерлек аккош кебек сылу, ә бер бакага гашыйк булды инде, ачуым килмәсә әйтмәс идем.
 
Тыштан караганда егет тә “ничауа”. Ир-ат маймылдан матуррак булса, җитә, дигән караштан чыгып фикер йөрткәндә, хәтта чибәрләрнең чибәре. Әмма эчке дөньясы... Итәгатьлелекнең нәрсә икәнен дә белми. Өстәвенә, эчә. Эш көннәрендә кичен сыра белән үткәрсә, ялларын – хәмер белән. Әлбәттә, дустым тегене мәҗбүриләп берәр кинога, театрга, я концертка алып бармаса. Анысына да бер атна алдан ялына башларга туры килә. “Ташла шуны. Нигә кирәк ул?”- дибез. Тыңламый. “Барысын да аңлыйм, ләкин яратам мин аны. Йөрәккә кушып булмый бит”- дип тик тора. Мөнәсәбәтләренең киләчәксез булуын аңлап, өзгәләнә. Бик еш теге егет кисәге белән әйткәләшә. Үкереп елап кайткан чаклары да булды.
 
Нишләргә белми җәфалангач, бер көнне мәчеткә киткән. Һәм... яшь мулла белән танышкан. Бераз сөйләшеп утырганнар, паркта йөргәннәр. Берничә көн үткәч, тагын шул мәчеткә барды. Мулла (дөресе хәзрәт дип әйтелә микән, белмим, зинһар гафу итегез) белән тагын очрашкан. Бу юлы телефон номерларын да алышканнар. Шылтыратышып сөйләшә башладылар. Танышлыкларына бер атна булды микән, юк микән, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Аларга озак йөрергә ярамый булса кирәк. Ахирәтемнең сөйләүләреннән шулай дип аңладым. Бер уйласаң, нәрсә кирәк инде хатын-кыз бәхете өчен? Мулла кеше итәгатьле дә, акыллы да, тәртипле дә, ә иң мөһиме – эчми һәм тартмый. Тик менә мәхәббәтсез кияүгә чыгып буламы соң ул? “Син мөселман хатын-кызы. Мин сине хаталардан йолып калырга, якларга тиешмен”, – дисә дә. Әнә шул яклауга, хаталардан саклауга мохтаҗ булса да... баш тартты.
 
Һәм янә күл буена барып утырды, ягъни мәсәлән, теге егете янына барды. Чөнки тегесе эчкән саен шылтырата да: “Синсез яши алмыйм”,- дип елый...
 
Айзирәк.

---
Өмет
№ --- | 27.06.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»