|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2019 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән хушлаштылар (ФОТО)Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды. Соңгы юлга озату чарасында артистканың коллегалары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары катнашты. Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды.
Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була, дип яза Татар-информ.
"Җор телле, шук иде. Соңгы очрашуыбызда: "Исәнлектә күрешергә язсын", - дип саубуллашты", - дип искә алды Һаҗәр апаны Кәрим Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова.
"Хәтта авырый башлагач та, бер премьераны да калдырмый иде. Театрыбыз үткәргән бәйрәмнәргә килә иде", - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина.
Һаҗәр Шәкүрова Казан шәһәре Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамыгындагы мөселман зиратына җирләнде.
--- |
Иң күп укылган
|