поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.06.2019 Ана теле

Ана теле: Кушылма – татар теленең иң бай хәзинәсе (ДӘВАМЫ)

Ана теле: Кушылма – татар теленең иң бай хәзинәсе. Нигезе – авазлар бәйләнеше. Синтаксис (нәхү) фәне шуны өйрәнә. Беләбезме? Файдаланабызмы?

Соңгы язманы без “Бу төр хәзинә (кушма берәмлекләр) сөйләмгә актив җәлеп ителә. Тик, безнеңчә, аларны куллану үзенчәлекләре әлегә бүгенге ихтыяҗга җавап биреп бетерми. Хәер, моңа инде аерым язма багышлау зарурдыр”, дигән идек. Дәвам иттерик.
   
Монда кайбер киртә-каршылыкларның булуын танырга кирәк. Беренчесе: бу төр берәмлекләрнең кайсы фәнгә – морфологияме әллә синтаксискамы (нәхүгәме) каравы тәмам ачыкланып бетмәве. Заманында Г.Алпаров калдырган сорау бүген дә тәмам ачыкланмаган: “Кушма төрләрнең бер як читендә читек (эч итек), беләзек (беләк йөзек), кузгалак (кузы колак), ярканат (яры канат), яисә (я исә), юкса (юк исә)... кебек кушмалыктан чыгып, тәмам ялгыз сүзгә әйләнеп җиткән төрләр торса, икенче як читендә бирмәскә итә, ашарга тора, шөр җибәрү, ваз кичү, зык кубу, хөкем сөрү ... кебек төп мәгънәсен әле генә югалтып килә торган “тоташ тезмәләр”, “кушма тәгъбирләр” тора. Бу соңгылары әле җанлы тезмәлектән яңа гына чыгып киләләр, шуңа күрә аларны кушма төрдән санаргамы, яки сүз тезмәләре итеп караргамы дип, аптырыйсың  (Шунда ук, 209 б).
   
Ни өчен аптырый? дигәндә тел фәнендә куела торган каршылыклар белән бергә галим сөйләм проблемасын да ача (әйтик, язу белән әйтү арасындагы аерманы): “Гомумән кушма төрләр – телебезнең тарихи үсү, үзгәрүе ягыннан караганда, синтаксик сүз тезмәләреннән морфология төренә, ялгыз сүзгә әйләнү хәлендә булган күчмә, ике арадагы күренешләр алар. Ярдәмлекләр кыскарып, үзгәреп кушымчаларга, кушымчалар төп сүз белән бергә кушылып бер сүзгә әйләнгән кебек, без монда да синтаксик тезмәләрнең иң элгәрге үзгәрми торган бер тәртип белән, бер тоташ, янәшә әйтелә торган тезмәләргә әйләнүен, аннары, төп мәгънәләрен  югалтып, ярдәмлек булып йөри башлауларын, соңыннан кыскарып, авазлары үзгәреп, калынлык-нечкәлектә дә төп сүзгә ияреп әйтелә торган кушымчага, бер сүзгә әйләнеп китүләрен күрәбез. Бу күчмә хәлләрнең һәрберенә телебездән мисаллар табып күрсәтеп була. Мәсәлән, юк исә – югыйсә – югыйса – юкса; кирәк исә – кирәгисә – кирәксә;  килә алмадым – килалмадым – киләлмәдем; юк иде – юк ие – югые...” (Шунда ук, 209 б. ).
   
Бу очракта галимне мондый күренешләрне  морфологияме әллә синтаксисмы өйрәнергә тиешлеге кызыксындырса, безгә, – сөйләмне өйрәнүчеләргә,– исә мондый төр берәмлекләрнең әйтүдәге һәм язудагы эволюциясе әһәмиятле – бу процесс бит бүген дә сөйләмдә күзәтелә, нигә без аны каршылыксыз, тел үсеше мәнфәгатъләрендә дәвам иттермибез, үзебезгә үзебез киртә куеп маташабыз, дип тәфтишлибез. Мәсәлән, инде әйтүдә тәмам кушылып беткән кушмаларны да һаман аерып язып маташыбыз: киребеткән, әлләтагы, нихәлитәсең һ.б.
   
Г.Алпаровның “Татар телендә кушма төрләр” хезмәтенең гамәли әһәмияте бүген дә кимемәгән (аның галим хезмәтләренең яңа басмасына керүенә сөенергә, файдаланырга гына кирәк: Алпаров, 2009, 208 –228 б.).
   
Гомумән дә, телнең төзелешен (грамматиканы) өйрәнүче галимнәрнең кушымча белән бәйләнешне өйрәнгәндә аларны куллану өлкәсендә, ягъни сөйләмдә гамәли ихтыяҗ белән бәйле үзенчәлекләренә игътибар итүләре кызыклы һәм әһәмиятле. Менә кайбер күзәтүләр:
   
“Сүз ясауда (аларны бәйләүдә дә, дип өстик –Н.И.) кушымча байлыгын тулы һәм уңышлы файдалану өчен, аларны сан ягыннан гына түгел, бәлки сыйфатлары ягыннан нинди сүз төренә ялгана алуларын да яхшы белергә кирәк. Юкса сүз ясауда футуристларча ялгышырга да мөмкин. Кайчандыр бер заман бездә дә аның мисаллары матбугатта чагылып калды. Мәсәлән, тимергә әйләнү төшенчәсен бирү өчен тимер сүзенә әй кушымчасы ялгап, тимерәй, тимерәю фигыле ясадылар. Хәлбүки, татар теленең тарихында да андый исемгә  -ай/-әй кушымчасы ялгап фигыль ясау булмаган, хәзер дә юк. Шунлыктан мондый ясалмалар җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмәделәр, кире кагылдылар “ (Хангилдин, 1959, 50 б.).
  
Шушында, азга гына бүленеп, бер уйланып алу мәслихәт шикелле. Төп максатыбыз татар телен татарча  фикерләүдә, аралашуда, ягьни татар сөйләмендә куллануны өйрәнү икәнен онытмаска кирәк. Ник дигәндә, гомумән фән дә, әле без алынган лингвистика, грамматика, синтаксис фәннәре дә гомум кешелекле (интернациональ) күренеш булганга, моңарчы без, ни кызганыч, төрле сәбәп аркасында күбрәк гомумлингвистика мәсьәләләре белән мавыгырга, үз телебез асылына өстенлек бирүдән тайпылырга мәҗбүр булдык. Безгә, мәсәлән, үз авазларыбыз, аларның әйтелеше, бәйләнеше үзенчәлекләрен төпле өйрәнергә, шуның нәтиҗәләрен гамәлдә куллану чараларын күрергә кирәк иде дә бит. Әлбәттә инде бүтән телләрдә булмаган, татар теленең хәсиятен тәшкил иткән авазлардан башларга кирәк иде. Ә,Ү,Ө,Җ,Ң,Һләрдән.
   
Мисалгаен гомер буе алфавитыбызның иң азагында йөргән авазларның (хәрефләрнең) берсе Ңны (не) алыйк. Нигә телнең асылын – умыртка сөякләрен тәшкил иткән башка авазлар кебек үк ул авазга датиешле әһәмият бирелмәгән? Сәбәпләре дә бик әлләкайда түгел. Алар башка телләрдә, әйтик, аеруча безгә якын урыс, гарәп телләрендә юк. Өйрәнмиләр дә. Нигә безгә алардан өстен булырга, янәсе. Аеруча хәтәре: алар кулланмаган авазларны нигә безгә кулланырга, нигә безнең сүзләр алынмалардан аерылырга тиеш, нигә аларны балаларга укытып мәшәкатьләнергә, янәсе. Кәсәфәте дә бәхәссез бит –  сөйләмебездә бу авазлар катнашкан сүзләрнең пассивлануы. Телнең һәр авазы куллану максатында бертигез хокуклы булуга карамастан аларны тәгаенләгән язма хәрефләр, әйткәнебезчә, безнең алфавитта йөз ел буе азакта булды. Димәк ки, аларга гамәлдә дә, фәндә дә игътибар шул нисбәтттә булды. Ә моңа һич тә юл куярга ярамый иде – бәхәссез, тайпылышсыз үтәлергә тиешле бер хакыйкать бар: һәр аваз тигез хокуклы. Чөнки алар мәстәкыйль яшәмиләр, ә бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә генә – димәк ки, аларны сөйләмдә генә бәяләргә тиешле. Һәр аваз сөйләмият фәнендә тик үзара бәйләнештә генә күзәтелергә, бәяләнергә тиеш. Бу аваз халыкара (урыста, гарәптә һ.б) телләрдә бармы-юкмы, аларда ничек кулланыла  дигән фактка таянып түгел. “Ң” нигә кимсетелергә тиеш иде, аның ни гаебе бар? Халыкара телләрнең иң киң кулланыла торган авазлары кебек үк, татар теленең дә теләсә кайсы авазы кебек үк тамыр сүзләрдә үк иң күп мәгънә һәм хис төсмерләрен белдергән берәмлек. 1) Барлык сузык аваз белән сүзнең уртасында да, азагында да бәйләнешкә керә ала: аң (аңлашу, аңгыра), иң (иңсә, иң-иң, иңләү, киң), уң (уңган, уң як, уңу, тыңла, тыңкыш, тәңгәл, һ.б.  2) Барлык тартык авазлар кебек үк калын да, нечкә дә әйтелештә була ала: таң – тәңре, моң – сөңге, мең, кыңгырау һ.б.;
   
Хәзер бүгенге темабызга кайтып, аны “Ң” мисалында җентеклерәк күзәтүне дәвам иттерик. Сөйләм камил булсын өчен тел берәмлекләренең милли асыл сыйфатлары нәкъ менә аларны бер-берсенә бәйләп, алар иҗеккә, сүзгә әверелеп, мәгънә, хис белдерә башлагач, ягъни нәхү мөнәсәбәтләрендә генә ачыклана ала. Димәк ки, алар сөйләм барлыкка китерү өчен иң киң кулланыла торган актив бәйләү чарасы –төрле типтагы кушымча була ала: ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар (илемнең,  миңа, аның, киттең һ.б.); Үткән язмаларда без бу хакта сүз башлап, аерым алганда  Ң авазына да мисаллар китергәләгән идек. Кайберләрен (Г.Алпаров теркәгәннәрен) искә төшерик әле: “...туктар н авазы, башлар к һәм г авазларына очраганда, ң авазына үзгәрә (тел төбенең кирегә тәэсире белән). Мәсәлән: иртән–иртәнге–иртәңге, борын–борынгы– борыңгы, күтәрен–күтәренке–күтәреңке, мин–миң генә, сүн–сүңгән, сузын–сузыңкы... кебек…  Искәрмә. Н авазының ң авазына үзгәрүе, башлар к,г авазлары икенче сүз башында булганда да мөмкин: син килдең–сиң килдең, ун кат–уң кат, мин күрәм–миң күрәм ... кебек; в) кайбер урыннарда башлар г авазы туктар м,н,ң авазларының түбәнгә тәэсире белән ң авазына үзгәреп әйтелә. Мәсәлән: туң–туңган=туңңан, уң–уңган=уңңан, үзем генә=үзем ңенә, син ген =сиң ңенә, соң гына =соң ңына ... кебек;
… Туктар н, ң авазлары икенче сүздәге башлар ирен авазларына (м,б,п,ф) очраганда ирен тартуы белән, юлдашлары булган м авазына үзгәрәләр: син бар=сим бар, мин барыйм=мим барыйм, таң белән=там белән, ун пар=ум пар, ун пот=ум пот, үзең беләсең=үзем беләсең... кебек; ....Туктар б авазы кайбер сүзләрдә тартык в авазына үзгәрә: каб–кавып, таб–тавып, чаб–чавып...;  ...
… Кайбер алмашлыкларга кушымчалар тоташкан чагында, туктар авазның бөтенләй югалу гадәте дә бар: мин+гә=миңа (миңә), син+гә =сиңа, шул+ны=шуны, шул+лар=шулар, ул+лар=унлар–улар–олар–алар...;
 
“Ң”ны (не) шушылай тере , җанлы, сөйләмеңгә кирәкле корал итеп күзаллау ана теленең кадерен белеп кулланучыга ят түгелдер.
Чын татар кешесе, бигрәк тә  тел белән фәнни кыйблада кызыксынган бу турыда уйланганы булгандыр. Шәхсән үзем кичергән бер хәлне сөйләп китим әле. Гомер буе мин “борыңгы” дип уйладым, әйттем, яздым. Әдәби телдә алай язылмавын белә идем, әмма белә торып, үземне канунга, кагыйдәгә буйсындыра алмыйча, тел тоемлау табигатем мәҗбүр итеп, хәзергәчә әйтсәк, автоматик рәвештә, шулай яза идем. Нишлим, әле дә шулай язам. Әлбәттә, газет-журналларда төзәтәләр иде, радио, телевидениедә дикторлар әдәби норма кушканча, әмма татарның әйтмә сөйләме аһәңенә каршы килеп борынгы дип төзәтәләр иде. Мөхәррирләр курсын университетта укыткан “белгечнең” шулай хаталануын аңлый алмыйча азапланганнардыр. Үземнең дә уйланган чаклар  була  иде.
 
Татарда “борын” сүзе бар, тик ул бит “әүвәлге”, “үткән”, “тарих” мәгънәсендә түгел, шуны бутамас өчен “танау” бар, тик ул хайван, кошларга карата әйтелә. Димәк ки, татарның үткәнне белдерә торган сүзе булырга тиеш. Бар бит ул – “борың”. Әкиятләрнең “борын-борын” заманда дип башлавын без дөрес кенә әйтмибез, “борың-борың” заманда лабаса.
   
Ихластан әйтәм, шул хатаны тоткан корректор, мөхәррирләрне күңелемнән әлләни хупламый идем, теләктәшләрем дә булгандыр инде –басылып чыккан утызлап китабымда (газет-журнал мәкаләләрен әйтеп тә тормыйм) шул “хата” киткәннәре дә бардыр.
   
Ярар, читкәрәк тайпылдык бугай. Безнең бит бүгенге төп темабыз – авазларны кушып иҗекләр, иҗекләрне бәйләп сүз, җөмлә,  кыскасы сөйләм оештыру. Бу максатта “Ң” авазы белән, шул авазлы иҗекләрне бәйләү иде. Иҗекләрне нәхү кагыйдәләре белән сөйләмдә куллану күнегүләрен дәвам иттерербез. Төрле авазлар белән бәйле мисаллар белән бергә “Ң”белән бәйләнгәннәрен  мисалга китерүне дәвам иттерербез. Аңа әзерләнә торырга тәкъдим итеп мин бик җитди бер чыганак бәян итәм: “Ң” авазы турында өр-яңа фәнни хезмәт: “Азатлык” радио-сайтында Альберт Сафинның фәнни мәкаләсе. Авторы турында сайт мондый мәгълүмат биргән.  Альберт Сафин — Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында туган, КХТИ институтын кызыл дипломга тәмамлаган, техник фәннәр кандидаты, 150дән артык фәнни эшләр һәм студентлар өчен техник кулланмалар, уйлап табылган унлап техник җайланмалар авторы. Төп эшчәнлек өлкәсе — һава һәм техник газларны кысу-тыгызлау, аларның басымын күтәру ысуллары, компрессор машиналары, һава һәм газлар басымының акустик тирбәнү канунчалыклары, һава һәм газ агымнары белән идарә итүче каплавычлар. Хәзерге вакытта Петербурдагы "Прима-Химмаш" фәнни-тикшерү оешмасы җитәкчесе. Параллель рәвештә телләр гыйлеме, генетика һәм тарих фәннәре белән кызыксынуын һәм эзләнүләрен дәвам итә. Алман, инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә. Итальян, испан, гарәп телләрендә укый, тәрҗемә итә һәм аңлаша ала.
   
Чын фәнни хезмәте белән милләттәшебезне ихластан котлап, аңарга яңа иҗади табышлар телибез. Алдагы язмада туган телебезнең бер иң көчле авазы “Ң” турында аның фикер-күзәтү-нәтиҗәләреннән сөйләмебезгә кирәкле сабак алуны дәвам иттерербез.
                                               Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»