поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.06.2019 Фаҗига

"Исән калу мөмкин булмаган..." - Лаештагы фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды

Лаеш районында булган куркыныч юл һәлакәте күпләрне тет­рәндерде. Бу авариядән видео социаль челтәрләрдә дә бик тиз таралды. «Тойота» машинасын йөртүче хатын идарәне югалтып кюветка очкан, кызганыч, үзе дә, машинадагы биш айлык сабые да мизгел эчендә җан биргән.

Видеодан күренгәнчә, машина зур тизлек белән хәрәкәт иткән. Авариядән соң автомобильдән бары тимер өеме генә калган. Мондый коточкыч юл һәлакәтендә исән калу мөмкин дә булмагандыр, мөгаен. Социаль челтәрләрдә халык авария сәбәпләрен үзенчә фаразлый. Хатынны гаепләүчеләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта, бәлки ул баласын карарга, дип, игътибарын читкә юнәлткән булгандыр, дип аны акларга да тырышалар. Татарстанның Эчке эшләр министр­лыгыннан алынган ­мәгълүматлар буенча, «Тойота» машинасын йөртүче хатын куркынычсыз тизлек сай­ламаган. Ул каршы як кюветка очып чыккан. Машина әйләнеп капланган. Юл һәлакәте автоюлының 34нче километрында булган бу хәл. Нәтиҗәдә, машина йөртүче кыз урында ук җан биргән, ул саклану каешын эләктермәгән булган. Бала махсус автолюлькада булса да, ул да урындыкка беркетелмәгән, күрәсең, һәлакәт вакытында салоннан «очып» чыккан.
 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булган кыз Казаннан, Резедә исемле. Аңа нибары 25 яшь. Резедәның үлемен туганнары да, дуслары да бик авыр кичерә. Ул ире белән шәһәр читеннән йорт алган булган, бу көнне дә шул өеннән Казанга кайтып килүе булган, күрәсең. «Үрнәк гаилә иде алар. Ире акыллы, ике балалары үсеп килә иде. Олы кызлары беренче сыйныфны тәмамлады. Резедә бик позитив, ачык күңелле, яхшы кеше иде», – дип искә алган аны дус­ты «Татар-информ»да. Дус кызы Резедәне автомобильләр фанаты булганын да әйткән.

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.06.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»