|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2010 Интернет
«МАТБУГАТ КҮПЕРЕ» – СЕЗНЕҢ КАЗАНДАГЫ ВӘКИЛЕГЕЗКазаннан читтә яшәүче милләттәшләребез игътибарына. «Матбугат.ру» сайты яңа хезмәтен башлап җибәрә. Аны «Матбугат күпере» дип атадык. Бу күпер татарлар башкаласы белән Сезнең араны якынайту өчен эшлиячәк. Сезгә яңа гына чыккан татар китабы яки компакт-диск кирәкме? Казандагы туганыгызга чәчәк тапшырып сюрприз ясыйсыгыз киләме? Әллә инде шәҗәрә ясату өчен Татарстаннан архив документы җитмиме? Безгә мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәргә тырышырбыз. «Матбугат күпере» ул интернет-кибет тә, курьер да, арадашчы да түгел. Ул Сезнең Казандагы вәкилегез. Әлбәттә, һәр нәрсәнең бәясе бар. Әмма хезмәттәшлекнең сыйфаты һәм алдаусыз булуы өчен «Матбугат.ру» үз репутациясе белән җавап бирә!
Казанда чыккан китап, календарь яки башка басма;
Татар тамадаларын табып бирү;
admin |
Иң күп укылган
|