|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2019 Криминал
25 миллион белән югалган Луиза турында яңа хәбәр барСалават шәһәрендә яшәүче, үзе эшләгән банктан 25 миллион сум алып качуда шикләнелүче Луиза Хәйретдинованың гаиләсе белән югалганына бер ай булды. Ләкин аларны һаман таба алмыйлар. Балаларына да эзләү игълан ителде. Әмма төрле юраулардан башка бер тавыш-тын да юк. Күпләр аларны Казахстан якларына чыгып киткәннәрдер дип ышана, кемдер исән түгелләр дип тә уйлый. Әлегәчә аларның язмышлары турында бер билгеле хәбәр дә килмәгән. Бүгенге көнгәчә тикшерү эшләре алып барыла.
Хокук саклау органнары вәкилләре Хәйруллиннарның якын туганнары йортларында тентү ясаганнар. Башта Луизаның әтисе йортын тикшергәннәр, шуннан Маратның әнисе һәм энесе яшәгән йортка барганнар. Тикшерү өчен флешка, блокнотларын алганнар. Мәгълүмат туплаучы мондый әйберләр, әлбәттә, тикшерү эшләрен алып барырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарда 25 миллион сум урлап алып чыккан дип фаразлана. Бу зур сумма югалуы турында банк хезмәткәрләре икенче көнне генә белеп ала. Гаилә 8 һәм 12 яшьлек балалары белән юкка чыга.
Автор: Ләйсән Базикеева.
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: Ачык чыганак
--- |
Иң күп укылган
|