|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2019 Криминал
"Сихерне чыгармасаң, балаң якты дөнья белән хушлашачак..."Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Уфа шәһәрендә 40 яшьлек ханым аферистларга сихер чыгарган өчен 800 мең сум акча биргән. Ханым май азагында урамда бер хатын белән таныша. Тегесе башкалага хастаханәгә килүе турында бәян итә.
Ханым аңа баласы чирләвен, табибларның диагноз куя алмавы турында сөйли. Алар телефон номерларын алмашып аерылышалар. Әмма берничә көннән урамда тагын очрашалар. Үзен дәвалаучы дип таныштырган ханым баласында сихер барлыгын, ул сихерне чыгармасаң, баланың озакламый якты дөнья белән хушлашачагы турында әйтә.
Ана кеше шунда ук куркуга төшә. Өендә булган бөтен әйберне, алтын бизәнгечләрне җыеп, баласын ала да “дәвалаучы”га ияреп “сихер” чыгарырга юллана. Мошенник хатын “кирәкле” ритуалларын үткәргәннән соң, бала белән ананы өч чиркәүгә җибәрә. Ханым чиркәүләрне урап чыгып, “чистартылган” әйберләре артыннан кире килсә, “дәвалаучының” телефоны сүнгән була.
Ул шунда ук алданганын аңлап полициягә шалтырата.
Автор: Эльвира Әсәдуллина.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|