|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2019 Шоу-бизнес
Булат Нигъмәтуллин: "Юл һәлакәтенә эләккән идем"Берничә елга сузылган тәнәфестән соң, ниһаять, җырчы Булат Нигъмәтуллин Казан тамашачысын үз концерты белән сөендерде. Булат үзе дә, киемнәре, җырлары да бөтенләй үзгә, яшьләрчә иде бу юлы. "Моңа кадәр гел сеңлем Дилә белән концерт куя идек. Быел халыкка үземне башка яктан ачасым килде", – ди ул. – Хәзер шундый заман: бер җырчы икенче җырчының популяр җырын аннан сорамыйча гына алып башкара. Имеш, авторлары белә. Синең “Торналар”ыңны Элвин Грей алса, риза булыр идеңме?
– Авторлардан “Торналар”ны сорый алмас ул, чөнки музыкасын иҗат иткән Радик Гатауллин инде мәрхүм. Менә 15-20 елдан соң җырласалар ярый. Әле мин карт түгел бит, үзем рәхәтләнеп башкарам.
– Син белемең буенча – икътисадчы. Күпме акча кергәнен, чыкканын исәплисеңме?
– Аны бөтен кеше саный инде...
– Хатының Рәзилә кайсы өлкәдә эшли?
– Ул эшендә дә, өйдә дә баш бухгалтер.
– Тугыз ел элек бер әңгәмәдә “йорт салырга җыенам”, дип сөйләгән идең...
– Салмадым әле. Ул эшне башладым инде, җире алынган. Фатирда яшәве рәхәт, кар көрисе юк. Кайттың, кердең, йокладың. Йортны карап торырга кирәк, мәшәкате күбрәк. Ләкин йорт салу теләге бар.
– Битеңдә, кашыңдагы яра эзе ничек барлыкка килде?
– Бу – яшьлек “шрам”нары. 1998 елда юл һәлакәтенә эләккән идем.
– Аларны бетереп булмыймы?
– Юк. Шул җөйдән таныйлар мине, бетереп булмый.
– Үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
– Мин күптән популяр инде. Ләкин популярлыкның да дәрәҗәсе бар. Халык онытмасын өчен яңалык кертергә кирәк. Ә минем халыкка күрсәтеп бетермәгән якларымны ачасы алда әле.
* * *
Әңгәмә тулысынча "Акчарлак" газетасының 17 нче санында чыкты, 2019 ел.
--- |
Иң күп укылган
|