поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.05.2010 Милләт

ОЛУГ ЭШЛӘР КЫЛУ НАСЫЙП БУЛСЫН МИЛЛӘТ ГАМЕН САЛЫП ИҢНӘРГӘ

Якшәмбе көнне, 25 апрельдә өлкә үзәгенең Тимер юлчылар сарае конференцияләр залында Түбән Новгород өлкәсе татарларының чираттагы III корылтае узды. Корылтай “Туган як” милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына һәм Нижгар татарлары тормышының иң актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. Милли җыенны “Туган як” үзәге оештырды һәм анда татарлар яшәгән барлык районнар, шәһәрләр татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Корылтай эшендә шулай ук Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, өлкә хөкүмәтенең Эчке сәясәт министры Александр Цапин, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, “Туган як” газетасының баш редакторы Рауф Абдуллин Кызыл Октябрь, Сергач районнары үзидарә башлыклары Халит Сөләйманов һәм Евгений Соколов, Спас районы администрациясе башлыгының ярдәмчесе Рамил Салихҗанов, катнаштылар. Корылтайны “Туган як” үзәгенең рәисе марат Юнисов алып барды.

 

 Корылтай делегатларына юллаган тәбрик сүзендә Александр Цапин милли оешма эшчәнлегенә югары бәя бирде.

 

– Өлкә хөкүмәте, шәхсән губернатор Валерий Шанцев исеменнән барыгызны да бүгенге зур вакыйга белән котлыйм һәм корылтайның эшендә уңышлар телим, – дип сүзен башлады Александр Иванович. – Безнең өлкә Россиянең үзәгендә урнашкан һәм бүтәннәрдән үзенең күпмилләтле булуы белән аерылып тора, йөздән артык милләт вәкилләре Нижгар җирендә үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Татарлар халык саны буенча икенче урында һәм өлкәнең социаль-экономик үсешендә, халыкара дуслыкны ныгытуда аеруча зур роль уйныйлар

 

 Без “Туган як” үзәгенең эшчәнлеген дә зурлап бәялибез. Үзәк уздырган мәдәни чаралар зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, сабан туе, конкурслар, фестивальләр, гомум шәһәр чараларында катнашу – болар барысы да халыклар дуслыгын ныгытуга эшли. Татар сабан туе өлкә үзәгендә яшәүче русларның, татарларның, бүтән милләтләрнең иң яраткан бәйрәмнәренә әверелде.

 

 Өлкә хөкүмәте татар җәмгый оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшли, күп чаралар бергә уздырабыз, җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә киңәшәбез. Бүгенге корылтай биредә яшәүче татарлар, гомумән өлкәбез өчен файдалы карарлар кабул итәр дип ышанам. Уңышлар сезгә, – дип сүзен тәмамлады Александр Иванович һәм Марат Юнисовка, озак еллар башкарган хезмәтен югары бәяләп, “Туган як” үзәгенең 20 еллыгы уңаеннан кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

 “Туган як” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Марат Юнисов үзенең докладында үткән елларда башкарылган эшләр турында сөйләде.

 

 Милли җәмгыятьнең чишмә башында аны оештыручылар А.Орлов, Р.Данеева, Б.Абубәкиров, Ә.Аймасов, З.Абдюханова, М.Хафизов, Р.Рәхимов, С.Царбаев һәм башкалар булдылар. 20 ел эчендә зур тәҗрибә тупланды. Без һәрвакыт шәһәр, өлкә, районнар администрацияләре, мәчет, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.1997 елдан “Туган як” БТКның коллектив әгъзасы булып тора. Марий-Эл, Мордовия, Татарстан республикаларының, Ярославль, Саратов һәм башка шәһәрләрнең татар оешмалары белән элемтә оештырдык. Сергач, Арзамас, Балахна шәһәрләрендә, Спас, Пильна, Кнәген районнарында “Туган як”ның бүлекчәләре ачылды, 2003 елда “Туган як” катнашында Дзержинск, Саров шәһәрләрендә, Пильнада милли-мәдәни автономияләр булдырылды. Татарның бердәмлеген, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап үстерү өчен без куелган максатларга ирешергә тырышабыз.

 

 Өлкә татарлары тормышында сабантуй бәйрәмен торгызу зур вакыйга булды. Ул барлык милләтләр бәйрәменә әйләнде, әле сабантуйны районнар, Татарстан белән берлектә уздырабыз. Бу милли-мәдәни проект өчен “Туган як” үзәге Түбән Новгород шәһәре хөкүмәте премиясенә лаек булды.

 

 “Туган як моңнары” ансамбле өлкән буынның традицияләрен дәвам итеп уңышлы гына эшләп килә, хәзер аның каршында балалар коллективы булдырылды.

 

 Марат Кадыйрович мәгарифкә, китапханәләр системасына, яшьләрнең җәйге ялына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталып үтте, “Туган як” газетасының эшчәнлегенә югары бәя бирде, алда торган бурычлар турында сөйләде. “Үткән гасырның егерменче елларында шәһәрдә татар педучилищесы, ике татар мәктәбе, ике балалар бакчасы, ике клуб, татар балалар йорты, шәһәр китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге булган. Хәзер бернәрсәбез юк. Дистә еллар шәһәр администрациясенә якшәмбе мәктәбе өчен бина сорап йөрибез, ә мәсьәлә әлегә чаклы хәл ителмәгән. Милләтләр йорты булдыру мәсьәләсе дә артка салына килә”, – диде Марат Кадыйрович.

 

 Милли-мәдәни автономия рәисе һәм өлкә мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров үзенең чыгышын диния нәзарәте эшчәнлегенә багышлады. “Өлкә диния нәзарәте һәм “Туган як” оешмасы бер вакыттарак оешты. 1989-1990 еллар – халкыбызның телебезгә, мәдәниятебезгә, динебезгә сусаган вакыт иде. Шул елларда авылларыбызда мәчетләр салына башлады һәм бүген өлкәбездә 60ка якын мәчетебез бар. Мәчетләрдә муллалар хезмәт итә. Мәдрәсәбез, институтыбыз бар. “Маһинур” мәдрәсәсен тәмамлап чыккан шәкертләребез төрле төбәкләрдә имамнар, галимнәр булып җиттеләр.

 

 “Маһинур” мәдрәсәсендә 30га якын шәкерт укый. Диния якшәмбе мәктәбе уңышлы эшли. “Медина” нәшрият йорты100дән артык китап бастырып чыгарды, “Медина”, “Милләт”, “Мишәр дөньясы” дигән газеталарыбыз, “Минарет” дигән телетапшыруыбыз бар. Без НИРО белән килешү төзедек һәм мәктәпләрдә булачак әхлак дәресләре өчен дәреслекне үзебез төзибез”, – диде хәзрәт.

 

 “Туган як” оешмасының хөрмәтле рәисе Алимҗан ага Орлов үзенең чыгышында оешманың ничек барлыкка килүе, Нижгар татарларының тарихы, авылларның 400 еллыгын зурлап билгеләп үтү проектын тормышка ашыру турында сөйләде. Ул авылларның картаюы, мәктәпләр ябылу, яшьләрнең шәһәргә китүе тарафлый борчылуын белдерде. Авылларыбызның тарихы турында китаплар язарга кирәк, һәм “Туган як” редакциясе бу мәсьәләдә оештыру эшен җанландырырга тиеш, диде ул.

 

 Бозлау авылы хакимияте башлыгы Али Аймасов администрация территориясенә кергән авылларның мәдәни тормышы турында сөйләде. Биредә татар җыры фестивальләре уздырыла, үткән елны Бозлауның 400 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан авылны төзекләндерү буенча күп эшләнде. Быел Ишавылның 400 еллыгын билгеләп үтмәкчеләр. Гомумән, Бозлау советына кергән өч авылда һәр ел сабантуйлар оештырыла. Теләк булгач спонсорлар да, акча да табыла. Тик “Туган як” үзәгенә, автономиягә, ДУМНОга бергәләшеп эшләргә, бердәм булырга кирәк, диде Али Аймасов.

 

 “Бүгенге съездның төп максаты – тарихыбызны, телебезне саклау, тамырларыбызны, мәдәниятебезне ныгыту. Без каян килепбез, кем булыпбыз – менә шуларны бүгенге яшьләргә һәм киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә кирәк. Үзенең тарихын, ана телен белмәгән кеше шәхес булып үсә алмый. Бүген без киләчәк өчен үткәнебезгә кайтырга, аны сакларга, үстерергә тиеш. Моның өчен китаплар, дәреслекләр язарга, фильмнар төшерергә, музейлар ачарга, сайтлар булдырырга кирәк”, - дип өндәде Халит Сөләйманов.

 

 Кызыл Октябрь районы мәгариф комитеты рәисе Фәрит Хәйруллин мәгариф системасындагы бүгенге проблемаларга кагылып үтте. Аның әйтүенчә, соңгы 15-20 елда Россия мәгариф системасы кискен үзгәрешләр кичерә һәм алар һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр бирми. Мәсәлән, бала башына финанслау аз балалы авыл мәктәпләренең ябылуына китерде. Ә бит Россиядә барлык мәктәпләрнең 65 проценты авылда, шуның шактый өлеше аз комплектлылар.

 

 Район мәгариф системасы ана телен, милли традцияләрне саклауга, тарихыбызны өйрәнүгә юнәлтелгән һәм моның өчен тиешле шартлар тудырылган. Күп төрле чаралар уздырыла, этно-мәдәни традицияләрне саклау өчен эксперименталь мәйданчыклар эшли, укытучылар, тәрбиячеләр зур тәҗрибәле, махсус белемле. Өч елда президент программасында 13 укытучы катнашты, сигезе 100 мең сумлык грант иясе булды.

 

 Күбесе мәктәпләрдә музейлар бар. Мәктәпләргә күренекле якташларыбыз исемен бирү матур традициягә әйләнде. Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбе Абдулхамит Садеков исемен, Актук мәктәбе Рәшит Ваһапов исемен йөртәләр. Әле Семочки мәктәбенә Советлар Союзы Герое Садек Әбельханов исемен бирү хәл ителә. Күптән түгел районда Бөтенроссия Габдулла Тукай фондының вәкиллеге ачылды.

 

 Проблемалар да аз түгел. Иң беренчесе – мәктәпләр ябылу. Башлангыч класслардагы класс-комплектлар да борчу тудыра. Бер укытучы бер бүлмәдә ике-өч класс укыткач, нинди сыйфатлы белем турында сөйләргә була?

 

 Татар теле буенча ике ел инде өлкә олимпиадасы уздырылмый – Россиянең ректорлар советы аны кирәк дип тапмаган. Укытучыларның хезмәт хакы түбән кала. Укытучы елы уңаеннан үзәк каналларда, шул исәптән “Яңа гасыр”да да грант отучы мәктәпләр, укытучылар турында тапшырулар булдырасчы иде, чөнки алар барысы да тәҗрибә чыганаклары.

 

 Бүгенге съезд өлкә мәгариф системасының эшчәнлегенә дә уңай тәэсир итәр, дип ышанасы килә.

 

– Хөрмәтле Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез, хөрмәтле дуслар! Сезнең делегатлар арасында, кызганычка каршы, яшь кешеләр дә күренми. Миңа күп төбәкләрдә төрле чараларда, шундый ук съездларда да булырга туры килә, бар җирдә дә залны тутырып яшьләр килә. Яшьләр булмаса бит оешманың киләчәге дә юк дигән сүз, моны күздә тотыгыз, иң беренче теләгем шул, – диде Ринат Закиров үзенең чыгышында.

 

 Ул күп кенә тәкъдимнәр әйтте, җитешсезлекләрне күрсәтте, аның чыгышы бик эчтәлекле булды (Ринат әфәнденең чыгышын алдагы саннарның берсендә тулаем бастырырбыз).

 

 “Туган як” газетасының өлкә татарлары тормышында уйнаган роле турында баш редактор Рауф АБДУЛЛИН сөйләде. Аның әйтүенчә, “Туган як” үзәге һәм “Туган як” газетасы 20 ел бер сүздә, бер киңәштә уңышлы гына эшләп киләләр. Үткән атнада газетаның меңенче номеры дөнья күрде. Шул уңайдан газета өлкә хөкүмәте, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Без бүген үсеш юлында, әле “Туган як”ны www.matbugat.ru сайтында да укырга була.

 

 Редакция өлкә хөкүмәте, губернатор пресс-службасы, мәдәният, эчке сәясәт министрлыклары белән тыгыз элемтәдә эшли. Газетаның төп юнәлеше – телебезне, мәдәниятебезне саклап үстерү, тарихыбызны өйрәнү, татарларның милли бердәмлеген ныгыту.

 

 Уртак мәсьәләләргә кагылып Р.Абдуллин 20 меңгә якын татар яшәгән Түбән Новгородта якшәмбе мәктәбе белән генә чикләнмичә, этно-мәдәни компонентлы муниципаль урта мәктәп ачарга тәкъдим итте.

 

 Рамил Салихҗанов Спас районы администрациясе исеменнән “Туган як”ның 20 еллыгы уңаеннан Марат Кадыйровичка бүләк тапшырды. Үзенең чыгышында ул кайбер уңышларга һәм проблемаларга тукталып үтте.

 

 Мәсәлән, милли көрәш буенча өлкә федерациясе милли спортны үстерүдә уңышлы эшли, хәтта Бөтенроссия турнирларында катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Иң мөһиме – балалар, яшүсмерләр спортка тартыла, сәламәт тормыш алып бара. Районнарда, авылларда көрәш түгәрәкләре эшли. Әмма яшьләрне тәрбияләүдә милли спортка тиешле игътибар бирмәүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, безне бик аз күләмдә финанслыйлар, бәлки, бу мәсьәлә уңай хәл ителер дигән өметтә калабыз.

 

 “Туган як”ның Кнәген районы бүлекчәсе рәисе Ибраһим Булатов һәрвакыттагыча, авыл проблемалары турында янып сөйләде. Районда бердәнбер татар авылы булган Ыргуда бүген авыл администрациясе дә, мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Ибраһим ага күпме генә тырышса да, саклап кала алмады бу учреждениеләрне, чөнки ул ялгыз, ярдәм итәргә теләүчеләр юк. Бу авыл бүген дачалар авылына әйләнде инде.

 

 Шулай да сабан туе уздыралар, репрессия корбаннарына хәтер ташы шул ук Булатов тырышлыгы белән ачылды. Шундый үз милләтенең патриотлары күбрәк булса иде.

 

 Съезд делегатларның тәкъдимнәрен, алда торган бурычларны үз эченә алган резолюция кабул итте.

 

 Съезд тәмамлангач, Мәдәният сараеның зур залында юбилей тантанасы башланды. Бирегә җыелган шәһәр татар җәмәгатьчелеген Ринат Закиров тагын бер кабат “Туган як” үзәгенең 20 еллыгы белән котлады, съездда булган зур киңәшү турында сөйләде, милли тормышыбызны җанландыру буенча кичектермәс эшләргә басым ясады. Аның әйтүенчә, шәһәр татар җәмәгатьчелеге якшәмбе мәктәпләре ачу, шәһәрдә этно-компонентлы муниципаль мәктәп булдыру, балаларыбызны татарча укырга, язарга өйрәтү максатын беренче бурыч итеп куярга тиеш. Кайбер активистларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулар арасында М.Юнисов, А.Орлов, Р.Абдуллин, Д.Фәйсханов, Р.Салихҗанов, З.Абдюханова һәм башкалар иде.

 

 Юбилей уңаеннан “Туган як” үзәге советы да милли хәрәкәт ветераннарын, активистларны хөрмәтләп рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Алар арасында Алимҗан һәм Фәймә Орловлар, Нәим Абдуллин, “Туган як” газетасының беренче редакторы Рифат Ибраһимов, бүгенге редактор Рауф Абдуллин, редакция хезмәткәрләре, “Туган як моңнары” ансамбле артистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар иде.

 

 Тантаналы өлештән соң Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь, Сечен районнары үзешчәннәре, Түбән Новгород, Казан артистлары катнашында зур концерт булды. Марат Кадыйрович съезд трибунасыннан: “Үзешчәннәребезнең осталыгы елдан-ел үсә”, - диде. Чынлап та, аларның чыгышлары профессиональ артистларныкыннан күпкә калышмый, соңгы елларда костюмнарга зур әһәмият бирелә башлады.

 

 Концерт өч сәгать барды. Зөһрә апа Абдюханова үзенең матур тавышы белән тамашачыны сөендерде. Петрякс егете Ринат Гильмановны безнең Салават дияргә була, искиткеч матур җырлый. Зур Рбишча егете Илдус Харрасов үзе гармунда уйнап җырлады. Кочко-Пожарның “Заман яшьләре” ансамбле яңа состав белән чыгыш ясады һәм алкышларның иң кайнары аларга булды, молодецлар! Гармунда аларга күп төрле конкурслар, фестивальләр лауреаты һәм дипломанты Азат Жиһаншин уйнады, 8 яшьлек улы Марат та үзе хәтле гармунын күтәреп сәхнәгә чыкты.

 

 Петрякстан “Чишмә” ансамбле Йолдыз апа Алимованың традицияләрен саклап килә. Йолдыз Юсипова (Пашат), Рәхилә Юсипова (Бозлау), Гүзәл Азизова (Красный Остров), Таһир Камалетдинов (Өчкүл) – барысы да нижгар якларында татар моңының яшәвен раслады. Тәнзилә Паламарчук юбилей кичәсен матур итеп алып барды. “Туган як моңнары” чыгышы һәрвакыттагыча профессиональ дәрәҗәдә булды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

 

 “Туган як” милли-мәдәни үзәге татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү юлында тагын озак еллар уңышлы эшләр дигән өметтә калабыз.


Н. ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 18 | 30.04.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»