|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2019 Җәмгыять
Хезмәттән ямь табыпКамышлы районының Дәүләткол авылында яшәүче Зөлфия Мәрдегалим кызы ДӘРҖЕМӘНОВА иртән – иртүк Камышлы ягына баручы асфальт юлдан эш урынына ашыга. Йөзендә гел елмаю булыр, очраган кешегә сәлам бирмичә китмәс, белгәнрәк кеше янында туктап, хәл-әхвәлен сорашмыйча калмас. Менә бүген дә каршыма киң елмаеп, күрешергә кулын сузып килде. – Нәрсә елмаясың, әллә тутый кош тоттыңмы, – дидем шаярам.
– Сөенмичә нишлим! Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнеп йөрибез бит. Хәтта аякларыбыз җиргә тими, эшнең иге-чиге юк, – дип шатлыклы кичерешләре белән уртаклаша якташым. Без Камышлы урамнарындагы үзгәрешләргә, яшеллеккә сокланып, бергә атлыйбыз. Зөлфия тынгысыз хезмәте, гаиләсе, тормышы турында сөйләп бара.
– Искиткеч матур, бай табигатьле Дәүләткол авылында яшим бугай. Күңелем белән мин анда, ә үзем иртәндән кичкә кадәр Камышлыда...
Дөресен әйткәндә, Камышлыда да, Дәүләтколда да Зөлфия Дәрҗеманованы белмәгән кеше юк. Зөлфия, Казан педагогия училищесында режиссер һөнәрен үзләштереп туган авылына кайткач, 17 ел буе, Дәүләтколның клуб мөдире булып эшләде. Соңгы 14 елда хәрби комитетның өлкән инспекторы вазыйфаларын башкара. Өч ел элек аны район инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп тә сайлап куйдылар. Тиктормас, җитез бу хатын авыл, район, өлкә күләмендә үткән бер генә чарадан да читтә калмый. Әле дә Дәүләткол клубында очрашулар, бәйрәмнәр уздыра, спектакльләр әзерли, авылның юбилейлы еллары килгәндә, Сабан туйларын үткәрүдә катнаша. Сәламәтлеге чикләнгән авылдашлар да аның тырышлыгы белән тормыш үзәгендә кайныйлар – алар өчен әдәби кичәләр, спорт уеннары, күргәзмәләр, бәйрәм чаралары үткәреләме - бөтен җирдә Зөлфия оештыручы, халык күңелен күрүче, бүләкләр тапшыручы...
Камышлыда уздырыла торган чараларны да аңардан башка күз алдына китереп булмый. Үткән елда район администрациясе, Дәрҗеманованың хезмәтен югары бәяләп, “Авыл җирлегенә күрсәткән хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. Аның өстәл тартмасында күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да саклана.
Зөлфиянең шәхси тормышы да тәртиптә: арып-талып эштән кайткан хатынын тормыш иптәше Рәшит Һади улы көтеп тора, чәй эчеп бераз хәл алгач, бергәләшеп бакчага чыгалар. Авылда иң беренче булып кемдә помидор, кыяр, кәбестә өлгерә, җиләк пешә дисәң – аларда булыр. Мәчеткә дә бергәләп баралар. Рәшит әфәнде озак еллар староста булып хезмәт итә. Дәүләткол мәчетен дә икәүләшеп җыеп, эшлисен эшләп, карап торалар. Клубта да алар бергә: Рәшит кулына гармун, ә Зөлфия дусларын, авылдашларын сыйлар өчен тәм-томнар күтәреп кичке урам буйлап атлыйлар.
Уллары Радик белән Руслан да кай арада үсеп җиткәннәр, гаиләләр корып җибәргәннәр. Акыллы һәм тәртипле егетләр хәзер инде үзләре дә әтиләр булып, Зөлфия белән Рәшиткә әби-бабай рәхәтен бүләк иттеләр.
- Сәламәтлегем, яраткан эшем, уңган-булган ирем булганда, балаларым һәм оныкларым кайтып торганда мин - бәхетле. Туган авылыңда, авылдашларың арасында яшәп, аларга шатлык китереп торудан да яхшырак бер нәрсә дә юк, - дип елмая Зөлфия.
Фәния КӘРИМОВА.
--- |
Иң күп укылган
|