поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
30.05.2008 Матбугат

КҮПЕР ВАЗЫЙФАСЫ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

Казан дәүләт университетында ТР мәгълүмат чаралары медиа-форумы кысаларында "Ватаным Татарстан" газетасының 90 еллыгына багышланган "Милли матбугатыбызның киләчәге" дигән фәнни-гамәли конференция булып узган иде. Дәүләт эшлеклеләре, республика район һәм шәһәрләреннән килгән баш мөхәррирләр, галимнәр, студентлар катнашындагы сөйләшүдән Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең чыгышын тәкъдим итәбез.

"Ватаным Татарстан" – республикабызның Дәүләт Советы һәм хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган татар телендәге бердәнбер рәсми газета. Бер караганда, рәсми газета булу аңа мәртәбә һәм дәрәҗә өсти, ә икенче караганда, рәсмилек – бу басмада эшләүчеләрнең җаваплылыгын арттыра, аларны дәүләти һәм рәсми кысаларга керергә мәҗбүр итә, журналистларга үз сүзләрен генә түгел, ә дәүләт сүзен сөйләү бурычы да куя, димәк, шулай итеп, күпмедер дәрәҗәдә сүз иреген һәм фикер иреген дә йөгәнләп яисә тышаулап куя. Чөнки рәсми газетаның төп максаты һәм бурычы – дәүләт идеологиясен халыкка аңлату һәм халыкның уй-фикерләрен рәсми җитәкчелеккә һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Бу яктан караганда, үз көнен үзе күрүче яисә рәсмилек статусы беркетелмәгән башка басмаларның хәле җиңелрәк, иҗат мөмкинлекләре зуррак кебек. Газетада яисә журналда басылган язма өчен алар бары тик үз укучылары һәм закон каршында гына җавап тоталар. Ә "Ватаным Татарстан"ның һәр җөмләсе дәүләт-республика идеологиясенә дә аваздаш булырга, Татарстанның гавәмгә әйтергә теләгән фикере булып яңгырарга тиеш. Бу гаҗәп тә катлаулы һәм җаваплы бурычны, Аллага шөкер, "Ватаным Татарстан" газетасы һәм аның элгәрләре инде менә бер гасырга якын уңышлы рәвештә башкарып килә.

"Ватаным Татарстан"ны юкка гына халык белән дәүләт һәм җитәкчелек арасындагы күпер дип атамый торганнардыр. Ә күпернең язмышы беркайчан да җиңел булмаган. "Күпер бик тә кирәкле нәрсә, әмма, гадәттә, күпер өстендә яшәмиләр, күпер аркылы үтеп-сүтеп кенә йөриләр", – дигән иде кемдер. "Ватаным Татарстан" хезмәткәрләре – шушы күперне үз җилкәләрендә тотып торучылар, ике ярны тоташтыручы илаһи күпернең алтын субайлары!

"Ватаным Татарстан" – татар телендә кануннар һәм рәсми карарлар бастыручы бердәнбер газета буларак уникаль басма саналырга хаклы. Ләкин, шунысы кызганыч, әлеге рәсми документлар – барча халык тарафыннан да егылып укыла торган язмалар түгел. Бу нәрсә, иң беренче чиратта, газетаның тиражына тискәре йогынты ясый торгандыр. Чөнки ул тираж арттыру өчен үзенең битләренә урам кызларын да, замана башкисәрләрен дә чакырып, "матбугати оргия"ләр оештыра алмый. Шуңа күрә, бу очракта, дәүләт органнары газетага ярдәмгә килеп республикадагы 2 мең китапханәгә, 2 мең ярым клубка һәм мәдәният йортына, 2 мең ярым мәктәпкә, 1 мең муниципаль берәмлеккә һәм барча дәүләти оешмаларга берәр данә булса да "Ватаным Татарстан" газетасына язылуны оештырса, аның тиражы шунда ук бермә-бер артыр иде. Ә бу үз чиратында хокукый дәүләттә яшәргә җыенган халыкка законнар һәм карарлар белән танышу өчен мөмкинлек тудырыр иде. Без бит халыкка: "Законнарны белмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итми", – дибез, ә үзебез аларга законлы хокукларын һәм бурычларын тиешле дәрәҗәдә аңлату өчен шартлар тудырмыйбыз. Билгеле, моның өчен газетада законнарны һәм карарларны бастыру белән бергә, аларга тәфсилле аңлатмалар бирү һәм ул законнарның үтәлеше хакында даими язмалар урнаштыру да кирәктер. Редакция коллективы белән очрашу вакытында Президентыбыз да бу хакта үз фикерен әйтте. Димәк, озакламый тираж мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр булыр, дип өметләнергә ныклы нигез бар.

Заманында бөек Тукаебыз: "Тәнкыйть кирәкле шәйдер..." – дип әйткән. Тәнкыйть бүгенге болгавыр һәм азгынлыкка чумган заманда, бәлки, Тукай заманына караганда да кирәгрәктер. Әмма соңгы елларда тәнкыйтьнең тәэсир көче кимедеме, әллә инде безнең тиреләребез калынайдымы, җан ачысы белән борчылып язылган мәкаләләр дә ни җәмәгатьчелек, ни җи-тәкчелек тарафыннан бөтенләй диярлек игътибарга алынмый башлады.

"Эт өрер, кеше йөрер", дигәндәй, газета яза тора, азгынлыкка, бозыклыкка, ришвәтчелеккә баткан адәми затлар берни булмагандай үз гамәлләрен кыла тора. Бу хәлдән чыгу өчен безгә, бәлки, хөкүмәт яисә парламент дәрәҗәсендә сүз кузгатып, җитәкчеләргә һәм контрольлек итүче органнарга һәр тәнкыйть мәкаләсенә игътибар итү һәм нәтиҗә ясау, чаралар күрү бурычын йөкләргә кирәктер? Без киләчәктә үзебезнең комитет утырышларының берсен матбугат проблемаларына багышларга җыенабыз һәм анда бу мәсьәләне дә игътибар үзәгенә алырбыз дип уйлыйм.

Әйткәнемчә, "Ватаным Татарстан" элек-электән республиканың татар телендә чыгучы төп рәсми газетасы булып килде. Әмма, рус телендә чыгучы, шундый ук рәсми газета саналган "Республика Татарстан"нан аермалы буларак, ул әле бөтен дөнья буйлап сибелгән һәммә татар кешесенең үз газетасы, бөтентататар газетасы вазыйфасын да башкара. Бу нәрсә газетага тагын да өстәмә бурычлар һәм җаваплылык йөкли. Әгәр дә инде бөтентатар газетасы икәнсең, димәк, син бөтен татар дөньясын мөмкин булган кадәр үз битләреңдә яктыртып барырга, читтәге татарларның да рухи һәм мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиешсең. Ә моның өчен техник һәм матди мөмкинлекләр тудыру, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә корреспондент пунктлары булдыру, алар белән ике яклы ныклы элемтә урнаштыру, газетаның кәгазь һәм электрон вариантларын дөньяның төрле төбәкләренә җиткерү чараларын күрү кирәк. Моннан алгы элек без Татарстан Конституциясенә читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстанның ярдәм итүе хакында аерым маддә өстәдек, узган елны Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә әлеге бурычны Федераль закон белән беркетеп куйдык. Димәк, "Ватаным Татарстан"ны дөньяга тарату өчен Татарстан Конституциясе дә, Россия законы да мөмкинлек бирә, безгә хәзер бергәләп шушы мөмкинлекләрне тормышка ашыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Соңгы арада газета-журналлардан теләсә нинди юллар белән акча эшләүне таләп итә башладылар. Бер караганда, бу дөрестер дә. Әгәр бөтен илебез белән базар икътисадына кереп барабыз икән, без генә бер читтә коммунизм төзеп ята алмыйбыздыр. Әмма "пәри башка, җен башка" дигәндәй, таләпне куйганда иң әүвәл кемнән нәрсә сораганыңны акча янчыгы аша гына түгел, ә күңел аша да үткәреп карарга кирәктер. Мәсәлән, безнең илдә балага ундүрт яшькә кадәр эшкә урнашу, димәк, акча эшләү тыелган икән, шул яшьтәге балалар өчен чыгарылучы газета яисә журналдан көчләп акча эшләтү, акча таптыру дөрес гамәл булыр микән? Шулай ук бу очракта әдәби басмалардан да, матди байлыктан битәр, иң әүвәл рухи байлык таләп итү дөресрәктер, минемчә. Ә инде реклама бастырып акча эшләүгә килгәндә, бу өлкәдә татар басмалары рус басмалары белән берничек тә ярыша алмый. Гомумән, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмичә, аннан акча эшләтергә тырышу зур нәтиҗәләр бирмәс, ахрысы. Җитмәсә, үзебезнең хөкүмәтебез дә тендер-конкурслар хакындагы реклама белдерүләрен рус телендә генә бастыруны хуплап, татар басмаларын бу юл белән акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Рекламаны рус телендә генә бастыру, беренчедән, татар телле газета-журналларның акча эшләү мөмкинлеген киметсә, икенчедән, татар теленең дәрәҗәсен, рәсми статусын түбәнәйтә. Дөрес, мондый очракта газета-журнал укучыларның күңелен күрер өчен мөмкинлекләр арта, реклама бастырыласы урында алар үзләре теләгән кызыклы язмаларны күрә алалар. "Татмедиа" җитәкчелегенә киләчәктә газета-журналларның исәп-хисап нормативларын эшләгәндә һәр аерым басманың үзенчәлегенә игътибар итеп, милли басмаларның мөмкинлекләрен истә тотып эшләргә кирәк. Ә инде рәсми статустагы "Ватаным Татарстан"га аерым игътибар, дәүләти басмага, базар мөнәсәбәтеннән битәр, дәүләти мөнәсәбәт булырга тиеш.

Соңгы елларда республикабызда чыгучы милли басмаларның теле бик тә шапшакланды. Бу яктан караганда да, "Ватаным Татарстан" киләчәктә башка басмаларга үрнәк күрсәтер дип өметләнәбез. Рус теленнән алынган калькалар, әдәби тел нормаларына сыймаган гыйбарәләрне хәзер һәр язмада диярлек очратырга мөмкин. Ялгышмасам, Шәмси Хамматов эшләгән заманда шушы чирдән арыну өчен редакциядә тел чисталыгын тикшереп торучы редактор штаты да булдырылган иде. Ул вазыйфага Шәмси ага күренекле язучы, тел остасы Хәсән Сарьянны чакырган иде. Бәлки, бүген дә бу тәҗрибәне яңадан сынап карарга кирәктер?

Үзең кылган гамәлләргә, басылган язмаларга читтән күз ташлау өчен, редколлегия эшен җанландырып, чыккан саннар хакында кимендә айга бер мәртәбә тәфсилле фикер алышу, парламент һәм хөкүмәт әһелләре белән газета хакында "түгәрәк өстәл"ләр, эшлекле әңгәмәләр үткәрү дә зыян итмәс иде.

"Ватаным Татарстан" гомер-гомергә әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә булды. Язучыларның иң асыл әсәрләре еш кына аның битләрендә дөнья күрде, әдәби тәнкыйть мәкаләләренең дә иң саллылары шунда басылды. "Ватаным Татарстан"да әсәр бастыру теләсә кайсы язучы өчен мәртәбә санала иде. Дөрес, хәзер махсус әдәби-мәдәни басмалар дөньяга килде. Әмма халкыбызның төп газетасы буларак, "Ватаным Татарстан" үзенең туксан еллык бу күркәм традициясенә хилафлык китермичә, әдипләребезнең иң төпле әсәрләрен киләчәктә дә халыкка җиткерә торсын иде.

Бу көннәрдә "Ватаным Татарстан"ның юбилей көне, бәйрәм көне. Юбилейда гадәттә мактау сүзләре генә сөйлиләр, рәхмәт әйтәләр. Ә мин һаман хәл ителәсе проблемалар, чишеләсе мәсьәләләр хакында сөйлим. Әйе, "Ватаным Татарстан" – күккә чөеп мактарлык, теләсә кайда горурланып сөйләрлек затлы басма, уйлы-фикерле, хисле-моңлы, иманлы һәм туры кыйблалы газета. Ә безнең аны тагын да матуррак һәм үтемлерәк, дәрәҗәлерәк һәм затлырак итеп күрәсебез килә. Чөнки ул – халкыбызының рухи көзгесе, язмышыбыз елъязмачысы. Ә без халкыбызга да, аның олуг газетасына да, үзебезгә дә бары тик матур киләчәк һәм бәхетле язмышлар гына телибез.


Разил ВӘЛИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 101-102 | 30.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»