поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2019 Бәйрәм

Казан Сабантуеның өч мәйданында да абсолют батырга автомобиль бүләк ителә (ПРОГРАММА)

Аллаһ татарны дөньяга тырыш кеше итеп яралткан. Татар ат кебек эшли, «атыма-пар канатыма авырлык килә күрмәсен» дип, үзе сукага җигелеп, җир сөрергә дә күп сорап тормас. Татар, бар дөньяны таң калдырып, ял да итә белә, милләтебезнең гасырлардан-гасырларга килә торган бәйрәме – Сабантуй бар.

Татарстан башкаласына 23 июньдә Сабан туена килегез! Казанда быел Сабан туе өч урында оештырыла: Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күле буенда. Шулай ук Казан ипподромында ат чабышлары үткәрелә.
 
Сабантуйның өч мәйданында да абсолют батырга автомобиль бүләк ителә. 
 
Бәйрәм программалары Сабантуй мәйданнарында – 9.30 сәгатьтә, ә ипподромда 14.30 сәгатьтә башлана.

Тынычлык бистәсе
Тынычлык бистәсендәге Сабантуй – үзәк мәйдан. Бәйрәм республиканың бию һәм җыр коллективларының театраль тамашасы белән ачыла. Татар эстрадасының популяр артистлары Айдар Сөләйманов белән Данир Сабиров чыгыш ясый. Турецкий хоры махсус концерт тәкъдим итә.

Дәрвишләр бистәсе
Биредәге бәйрәм программасы шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында «Казан сөлгесе» театраль тамашасы белән башлана. Сабан туеның хедлайнерлары – үзебезчә әйтсәк, сәхнә йолдызлары: Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, татар эстрадасының популяр вәкилләре Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар.
 
Аккош күле
Аккош күле тугаендагы Сабантуй сәхнәсендә татар эстрадасының танылган артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов һәм Алсу белән Азат Фазлыевлар чыгыш ясый. Биредә «worldskills» дөнья чемпионатына багышлап аерым мәйдан оештырыла. Яшь һөнәр ияләре үзләренең осталыкларын күрсәтә.

Казан ипподромы
Ипподромда 13 чабыш үткәрелә, бәйгедә ахалтекин чабышкылары да катнаша. Монда концерт та була.
Сабантуй мәйданнарында республика районнары үз «ишегалларын» тәкъдим итә, кафелар эшли, татар халкының милли ризыклары, сувенирлар сатыла. 

Транспорт
Тынычлык бистәсендәге Сабан туена «Җиңү проспекты» метро станциясе, «10нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармониянең концертлар залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышларыннан махсус автобуслар йөри. Алар иртәнге 8дән бәйрәм тәмамланганчы хезмәт күрсәтә. Билет бәясе – 27 сум. Шулай ук «Казан-1» тимер юл вокзалыннан Тынычлык бистәсенә электр поезды йөреп торачак, билет бәясе – 22 сум.
 
Аккош күле буендагы Сабан туена 36нчы, 46нчы һәм 72нче автобусларда барып була. Әлеге автобуслар тамашачыларны Урман аръягы (Залесный) бистәсендәге «Ремплер» тукталышына кадәр китерә. Аннан халыкны Сабантуй мәйданына бушлай шаттл автобуслары алып китә.
 
Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмгә дә бушлай шаттл автобуслары тамашачыларны «Халитов урамы» тукталышыннан алып китә һәм кайтара. Моннан тыш, 1нче, 19нчы, 25нче, 34нче, 60нчы, 84нче һәм 91нче автобусларда барып була. 
 
Сабантуй көнне, ягъни 23 июньдә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча үзгәреш кертелә. Автомобиль юлларында «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесына кадәр һәм Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр 05.00-17.00 сәгатьләрдә бер яклы хәрәкәт оештырыла. 
 
Казан ипподромына 13.30 сәгатьтән башлап 3нче троллейбус хәрәкәте көчәйтелә. «Җиңү проспекты» метро станциясеннән ипподром аша Горький паркына кадәр шаттл автобуслары җибәрелә.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»