поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2019 Җәмгыять

Авыл уңганнарны ярата

Камышлы районы гаҗәеп матур табигать почмагында урнашкан. Урал таулары калкулыклары, куе урман-нары, иртә яздан хәтфә чирәм белән капланган болыннары, бормаланып аккан елгалары бу якларга бер генә тапкыр килгән кешенең дә күңелендә искиткеч матур тәэсир калдыра. Районның көнчыгыш “капкасы” - Иске Усман авылы да әнә шундый матур бер урында җәелгән.

- Иске Усман җирлеге Никиткино, Хмелевка, Неклюдово, Дурасово, Иске Чаговка һәм Иске Усман авылларын берләштерә. Һәркайсында диярлек аерым милләт кешеләре яши. Мәсәлән, Никиткинода элек-электән чувашлар, ә Хмелевкада украинлылар яшәсә, Иске Усман - чын татар авылы. Аллаһыга шөкер, халык тату, милләтара ыгы-зыгылар килеп чыкканы юк, - дип сөйләде җирлек башлыгы Мидехәт Шәйдуллин.

Җирлек халкы уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Югыйсә, һәр авылда да эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары булмас иде. Җирнең күп өлешен Бозаулыкта яшәүче Александр Столяров эшкәртеп, бөртекле культуралар, көнбагыш үстерә. Ә җирле халыктан иң беренче булып фермерчылык белән искеусманлы Марат Шәйдуллин (урыны оҗмахта булсын) шөгыльләнә башлаган булган. Бүген аның эшен улы Илдар дәвам итеп, шулай ук бөртекле культуралар һәм көнбагыш үстерә.

Фермерлар арасында хөкүмәт гранты отучылар да бар. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Рамил Шәйдуллин һәм игенче Ринат Хәйретдинов, мәсәлән, шул акчага хуҗалыкларына яңа тракторлар сатып алганнар. Шәйдуллиннар гаиләсе грантның бер өлешен терлек сарае төзүгә тоткан. Бу мал башын күбәйтүгә, продукцияне үстерүгә ярдәм итә.

Иске Усман авылында яшәүче Илдус Шәйдуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы да ныклап аякка басып килә. Ул 400ләп гектар җир эшкәртә, үзе үстергән көнбагыштан май сыгып сата. Унбиш яшьлек улы Равил кыр эшләрендә дә, техника ремонтлаганда да әтисенең беренче ярдәмчесе.

Шәйдуллиннарның шәхси хуҗалыклары да зур. 60 баш сарык, 13 баш мөгезле эре терлек тоталар, үз печәнлекләре бар. Илдусның тормыш иптәше Гүзәлия дәүләт эшенә дә өлгерә, йорт-бакчаны да тәртиптә тота, төшке аш әзерләп, кырдагы эшчеләргә җибәрергә дә онытмый. “Кызыбыз Регина Самараның педагогия университетында укый. Ул җәйге ялга кайтканда миңа да бераз җиңелрәк була”, - дип елмая хуҗабикә.

Никиткино авылында яшәүче Гавриловлар гаиләсен дә Мидехәт Шәйдуллин мактап туя алмый. “Бик уңганнар. Мал да асрыйлар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Үзләренең тракторлары, комбайннары бар. Гаилә башлыгы Сергей кышын үзенең техникасы белән юлларны чистартып тора. Соңгы елларда аңа искеусманлы Илнар Гыйләҗев ярдәм итә”, - дип сөйли ул.

Иске Усман авылының гади бер йортында урнашкан социаль реабилитация бүлеге тыштан җыйнак кына күренә. Ә өенә керсәң, хәйран каласың. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра, ә диварлар, шкаф киштәләре чиккән, табигый материаллардан ясалган кул эшләре, картиналар белән бизәлгән. “Барысы да реабилитация үткән өлкәннәребез кулы белән эшләнгән”, - дип елмая бүлекнең хезмәт буенча инструкторы Гүзәлия Нуретдинова. Биредә әби-бабайларга файдалы һәм нәтиҗәле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, кызыклы программалар, төрле бәйрәмнәр уздыралар, мастер-класслар оештыралар. “Күп чаралар халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калуга юнәлтелгән. Мәсәлән, ел саен “Карга боткасы”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, Ифтар мәҗлесе уздырабыз. Өлкәннәр бик канәгать”, - дип төрле бәйрәмнәрдә төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтә мәдәни чаралар оештыручы Зөлфия Хисаметдинова.

Ә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 83 әби-бабайга көндәлек проблемаларын хәл итәргә, йорт-өй эшләрен алып барырга ярдәм итә.

- Хезмәткәрләребез арасында оешма барлыкка килгәннән бирле эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Антонина Артемованың хезмәт стажы 35 елдан артык инде, - дип сөйли бүлек җитәкчесе Гүзәлия Шәйдуллина. Ул үзе дә лаеклы хезмәте өчен күптөрле Мактау ка-гәзьләренә, бүләкләргә ия булган.

Авыл җирлеге буйлап йөргәндә төзек, чиста урамнарга, чәчәкләргә күмелеп утырган йортларга игътибар итми булмый. “Урамнарны, зиратларны, чишмәләрне чистартып торабыз. Багана саен лампочкалар эленгән, төнлә дә көндезге кебек яп-якты. Төзекләндерү буенча районда ун ел буе беренчелекне тоттык. Соңгы елларда гына Яңа Усман һәм Иске Ярмәк авыл җирлекләренә бирешә башладык. Анда халык күбрәк шул”, - дип куя Мидехәт Исламетдин улы.

Ә менә мәдәният өлкәсендә Иске Усман авылы җирлеге ярмәклеләрдән бер дә калышмый, “Ак каен” ансамбле кебек үк халык исеменә лаек булган “Шевле” (Никиткино авылы) чуваш ансамбле белән дан тота. Ул район, өлкә күләмендә уздырылган чараларда, милли фестивальләрдә катнашып, күптөрле бүләкләргә ия булган. Сәнгать җитәкчесе Светлана Афанасьева һәр хореограф Наталья Вострякова өлкән яшьтәге сәхнә осталарына алмашка яшьләрне әзерлиләр, чуваш халкының мәдәниятен, милли йолаларын саклап калуга зур өлеш кертәләр.

- Гомумән, Камышлы районында яшәүчеләр бер-берсенең ана теленә, гореф-гадәтләренә, ата-бабалар мирасына хөрмәт белән карыйлар, аларны саклап калуга зур әһәмият бирәләр. Мәсәлән, Иске Усман җирлегендә чувашларның Акатуен да, татар-ларның Сабан туен да уздырабыз, район администрациясе җитәкчелеге дә безнең бәйрәмнәрдән калмый, - дип сөйләде Мидехәт Шәйдуллин.

Акатуй Никиткино авылында узса, татарларның милли бәйрәменә халык, әлбәттә, Иске Усманга җыела.

Җирлекнең советы да шунда урнашкан. 160 йортлы авылда китапханә, балалар бакчасы бар, фельдшер-акушер пункты эшләп тора. Өлкә һәм район хөкүмәте ярдәме белән футбол һәм балалар мәйданчыгы ясалган. Анда авыл балалары да, җәйге ялга кайткан оныклар да рәхәтләнеп ял итәләр.

Тирә-якка нур сибеп авыл уртасында манаралы мәчет балкый.

- Мәчетебезгә 274 ел тулды инде. Ул Самара өлкәсендә иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе. Советлар заманында да ул ябылмаган, буш тормаган. Моның өчен авыл халкы шул елларда имамлык иткән мулла бабай Минетдин ага Садриевка (урыны оҗмахта булсын) бик рәхмәтле. Бүген биредә Әнвәр хәзрәт Рамазанов имамлык итә. Ул бик белемле, ихлас күңелле кеше, - дип сөйли Мидехәт Шәйдуллин.

Кызганычка, ун еллар элек, авылда бала саны әз булу сәбәпле, җирле мәктәпне япканнар. Югалткан әйберне кире кайтаруы бик кыен шул. Шуңа бүген 35ләп бала, көн саен, автобуска утырып, Яңа Усман авылына укырга йөри.

- Иске Усманда яшьләр күп булуы куандыра. Башка җирләрдәге кебек: “Эш юк”, - дип аптырап ятмыйлар, җиң сызганып җирдә эшлиләр, кышын ирләр вахта белән Себергә йөри, - дип горурланып сөйли Мидехәт әфәнде. - Шуңа авыл бетү куркынычы янамый. Авыл бит ул уңганнарны ярата...

 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 22.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»