поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2019 Сәясәт

Туган ягыбызның үсеше, яңарышы өчен

29 июндә татар халкының гореф-гадәтләре, теле, традицияләре сакланып килгән Камышлы районында Х Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырыла. Газетабызның бу саны тулысынча Камышлы районы тормышына багышлана.

Бу искиткеч зур бәйрәмгә камышлылылар ничек әзерләнә? Сабан туе авыл үсешенә нинди перспективалар ача, камышлылылар кунакларны нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыеналар? Бәйрәмгә санаулы көннәр калып барган көннәрдә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы БАҺАУТДИНОВ белән әңгамә корып утырдык.
 
- Рафаэль Камилович, алдыгызда бик зур эш, олы вакыйга тора. Нинди кичерешләр белән яшисез?
 
- Сабан туе, беренче чиратта, җир-анабызны, игенчеләрне данлау, дуслар, туганнар белән очрашу, кунакка йөрешү бәйрәме. Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе да шулай ук узачак, тик матурлыгы, колачлылыгы гына башка күләмдә булачак.
 
Гомер бик тиз үтә. Мин дә Камышлы районында 11нче Сабан туен үткәрәм икән инде. Камышлы районы башлыгы булып торган чорга, эшләнгән эшләребезгә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору өчен бу бик яхшы сәбәп булды. Чыннан да, Сабан туен яңарыш вакыты итеп тә күз алдына китерергә була. Җиргә орлык салып, аның шытуын, үсеп китүен күрү, җитлегеп, икмәк буласына ышанып яшәүдән дә күңеллерәк нәрсә бар?

- Ничек уйлыйсыз, Бөтенроссия авыл Сабан туе нинди мәгънәгә ия?
 
- Ике көнгә генә булса да, Камышлы төбәге төрле регионнарда яшәүче татарларны берләштерү үзәгенә әвереләчәк. Шулай ук ул икътисади, социаль хезмәттәшлеккә дә юл ачачак. Быел без үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне югарырак дәрәҗәдә күрсәтә алачакбыз. Камышлы төбәгендә борын-борыннан күпмилләтле халыклар үз гореф-гадәтләрен саклап, дуслыкта яшиләр, алар да безнең Сабан туена килергә, милли ашларын, киемнәрен, кул эшләрен, җыр-биюләрен күрсәтергә җыеналар.
 
- Рафаэль Камилович, гадәттә, район Сабан туенда кеше күп була. Ә Бөтенроссия авыл Сабан туена күпме ку-наклар көтәсез?
 
- Биш йөзләп мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Әлбәттә, зур бәйрәм буласын ишетеп кайткан якташлар да, аларның туганнары да күп булыр дип уйлыйбыз. Барысы да килсеннәр, җырласын-биесеннәр, көч-куәтләрен күрсәтсеннәр. Барысын да куанып каршы алачакбыз.
 
- Илебез картасында кечкенә генә нокта булып күренгән Камышлы төбәге ни сәбәпле Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү өчен сайланган?
 
- 2018 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсендә уздырылган иде. Бәйрәм ахырында Бөтенроссия авыл Сабан туе билгесе Камышлы районына тапшырылды. Бу Самара өлкәсе губенаторы Дмитрий Азаровның, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми-теты рәисе Ринат Закиров һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевларның уртак карары.
 
Камышлы районында яшәгән бөтен халыкның 81 процентын татарлар тәшкил итә. Күләмле бу чара район өчен генә түгел, гомумән губерния һәм илебез өчен дә истәлекле вакыйга булачак. Шушы инициативаны хуплаган өчен губернаторыбыз Дмитрий Азаровка һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнгән өлкә хөкүмәте хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Камышлы районына шундый ышаныч баг-лануы юкка гына түгелдер.
 
Төбәгебез дин, тел, мәдәният ягыннан да бик үзенчәлекле. Өлкә җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар оештырган күп чараларда катнашабыз. Шушы Бөтенроссия авыл Сабан туе аркылы Татарстан, Россия киңлекләрендә яшәүчеләр дә Камышлыны белсеннәр, кунакчыллыгыбызны истә калдырсыннар, уңай хисләр белән генә өйләренә кайтсыннар өчен тырышабыз.
 
- Мондый күләмле чаралар бик зур чыгымнар таләп итә. Финанс якны кем тәэмин итә?
 
- Әлбәттә, шулай. Самара өлкә хөкүмәте, министрлыклар, ведомстволар, татар эшмәкәрләре һәм Камышлы районы администрациясе бәйрәм узачак мәйданны киңәйтү, электр уты, чиста су белән тәэмин итү, пычрак суны түгү урыннары булдыру, Камышлинка елгасы аша сигез күперчек салу, район үзәгендәге объектларны һәм юлларны яңарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Шулай ук Татарстан Республикасы да бик зур ярдәм күрсәтә. Алар артистларны, спорт судьяларын китерәчәкләр, батырга бүләк әзерлиләр. Сабан туе мәйданының төп бизәлеше - Кукмара районы китереп салган татар йорты, өлкә хөкүмәте төзегән Самара кирмәне һәм Башкортостан хөкүмәте китереп куйган тирмәләр булачак.
 
- Рафаэль Камилович, бәйрәмгә әзерләнү акча гына түгел, бик күп көч тә таләп итә бит. Нинди эшләр баш-каруыгыз турында сөйләп үтегезче.
 
- “Формирование комфортной городской среды” федераль программасы буенча, мәсәлән, элеккеге казначейство бинасы, тулай торак, “Кара төп” чишмәсе төзекләндерелде, район Мәдәният йорты мәйданы бик матур итеп эшләнде. Шунда сәхнә комплексы да булдырылачак, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз шагыйрь Әнвәр Давыдовка бюст куелачак. Район үзәге яшелләндерелә, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл, Җиңү паркы территориясе төзекләндерелә. Северная, Победа, Коммуна, Советская, Красноармейская, Клявлинская урамнарындагы 4,5 километр юлларга һәм 4,3 километр тротуарга яңа асфальт җәелә.
 
- Килгән кунакларны ниләр белән гаҗәпләндерергә уйлыйсыз?
 
- Сабан туе җыр һәм бию, спорт ярышлары бәйрәме генә булып калырга тиеш түгел, әлбәттә. Ул җирле тарих, идеология, тренинглар һәм оста куллар мәйданы да булачак. Сабан туе алдыннан кунаклар районның истәлекле урыннары белән танышачак-лар: Байтуганда - Сәләй Вагыйзов, Камышлыда - “Кабат СССРга” музейларын, Советская урамында - Иске мәчетне күрсәтәчәкбез.
 
Шулай ук чишмәләр, кичке Камышлы буйлап сәяхәт, семинарлар һәм мастер-класслар каралган. 28 июньдә район Мәдәният сарае каршында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак.
 
Сабан туен ачу тантанасы да бик шәп булырга ошаган.
 
Уйлавымча, тәгаенләнгән эшләребез барып чыгар, Бөтенроссия авыл Сабан туе матур узар дип уйлыйм. Аны оештыруга Камышлының һәр кешесенең һәм хезмәт коллективларының, райондагы оешма җитәкчеләрнең, эшкуарларның, иганәчеләрнең көче керде. Туган ягыбыз тагын да матурланыр, яңа сулыш алып үсеп китәр, яңарып яшәр дип тырышкан якташларыбызның хезмәте бушка китмәс.
 
Фәния КӘРИМОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 21.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»