поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2019 Җәмгыять

Татарстанда лотереяга 1 млн откан шәфкать туташы акчаны ничек туздырмакчы була?

Татарстанда шәфкать туташы булып эшләүче Светлана Әхмәтҗанова лотереяга бер миллион сум акча откан. Ул хакта “Столото” лотереясы матбугат үзәге хәбәр итә. Моңа кадәр Светлананың кызы әнисен Мәскәүдә бер матур урында чәй эчкән һәм котлаулар кабул иткән хәлдә төшендә күрә. Чынлыкта шулай булып чыга да. Ул миллион сум акчаны кызына фатир алу өчен тотмакчы. Акча турында түгел, хыялларны чынга ашыру турында күбрәк уйлагыз, дип киңәш бирә бәхетле ханым. Сез акча отсагыз, аны нәрсәгә тотар идегез?

Вахит Саматов, табиб (Мамадыш районы):
 
–Сезнең сорауны ишеткәч, акча откан кебек булдым. Ниш­ләтергә икән, дип аптырап та кал­дым. Безгә фатир, машина кирәкми, балаларныкы да бар. Туганнарымның балалары уку йортларында белем ала, шуларга ярдәм итәр идем. Аларның матди хәле җиңел түгел. Тагын авылыбыздагы мәктәпкә аппаратура алу, юлларны төзекләндерү өчен ак­ча бирер идем. Дөрес, үземнең ту­ган авылыма болай да кулдан килгәнчә булышып торам. Ярдәм итә алу үзе сөенеч китерә. Үзебез­нең бөтен нәрсә бар, исәнлек һәм сәламәтлек кенә кирәк.

Гүзәл Рафикова, социаль хезмәткәр (Сарман районы):
 
– Беркайчан да зур суммада акча откан булмады. Балачакта 50 сум откан идем, ярдәмем тисен дип, балалар приютына кертеп бирдем. Хәзер бер миллион сум акча отсам, теге шәфкать туташы кебек, аны фатир алу өчен тотар идем. Фатирның үзкыйм­мәт­е беркайчан да төшми. Җит­мәсә, калган сумманы кредитка алырга мөмкин. Зур күләмдәге акчаны вак-төяккә туздырасы килми. Эштә проектлар төзеп, грант акчалары откалыйбыз, лә­кин ул тиененә кадәр шул эш өчен сарыф ителергә тиеш. Лотереяга акча оту минем өчен күк­тән төшкән бәхет булыр иде.
 
Наил Насыйбуллин, дүрт бала атасы (Лаеш районы):
 
– Безгә андый әйбер төс түгел ул. Яши-яши шуңа инандым: җи­ңел кергән акча җиңел чыгып та китә. Үз кул көчең белән кер­гән малның гына бәрәкәте бар. Эшләп тапмаган акчаның рәхәте юк. Күп балалы гаилә булгач, әлбәттә, нык тырышырга кирәк. Бер генә түгел, әллә ничә җирдә эшләргә туры килде. Шулай булса да, күңел тыныч. Балалар үсеп җитте, хәзер оныклар сөябез.
 
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:
 
– Лотерея уеннарында катнашканым юк. Ислам дине буенча мондый уеннарда катнашу хәрам, гө­наһ санала. Шуңа күрә ул уенда уйнауны күз алдына да китерә алмыйм. Лотереяда уйнаганмын, отканмын икән, димәк, динемне оттырган килеп чыга. Бу – мөсел­ман­нар өчен оту түгел, оттыру. Шәри­гать ягыннан караганда, берәрсе ло­тереяга әйбер отып, соңыннан, ярамый икәнен аңлаган очракта, аңа ул акчаны хәйрия өчен тотарга кирәк.

Эльмира Шәрәфиева, Пенсия фонды хезмәткәре (Казан):
 
– Миллионнар отсам, әти-әни, туганнарым белән бүлешер идем. Бер өлешен авыру балаларны дә­валау өчен бирер идем. Күңелем шулай теләр иде минем. Икенче­дән,  кредит бар, аны каплар идем. Әти авырып тора, ул акча аның сәламәт­леген ныгытырга ярдәм итә алыр иде. Зур акчага ия булып, матди яктан тәэмин ителү генә кешедә ка­нәгатьлек хисен арттырмый, аны ту­лысынча бәхетле итә алмый. Беренче чиратта, үзеңнең һәм якын­на­рыңның сау-сәламәт булуы кирәк.
 
Рөстәм Закиров, җырчы:
 
– Отканның куанычы булсын, әлбәттә. Акча булса, тотарга урын табыла инде. Кемгә нәрсә кирәк бит. Кемдер – машина, кемдер суыткыч ала. Юрганыңа карап, ая­гыңны сузасың. Чагыштырып кара­саң, бер миллион – кем өчендер күп акча, кемдер аны шулкадәр зур суммага санамый. Ул шәп чит ил машинасы алырга да җитми. Яхшы фатир алу өчен хәзер кимендә 3 миллион сум акча кирәк. Без – җырчы гаилә, иркенләп дүрт-биш җырга әйбәт аранжировка ясатыр, берәр җырга клип төшерер идек. Концерт костюмнарын яңарту да зыян итмәс иде. Хыяллана башласаң, хыялның чиге юк аның.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»