• 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • Актаныш. Никах киеме, костюм (чалбар, итэк, пиджак), тонге кулмэк сатыла. 89625646471
  • Актаныш. Эре бэрэнге сатыла. Корыда алынган. 89625704993
  • Актаныш. Сатыла печэн кибе 4ц. (люцерна + кастёр). Янгыр тимэде. 89625704993
  • Актаныш. Продается миксер электрический новый. 89625646471
  • Аметьево, Магаданская урамында 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Чиста, бик якты, жылы фатир. Яшэу очен ботен мебель, кер юу машинасы, холодильник, микроволновка бар. Аметьево метростанциясенэ 5 минутлык юл. 2 нче автобус 10 минут саен йори, Центр аша бара. Т.89274386927. Ватсап аша фотолар жибэрэ алам.
  • Апас районы Каратун станциясендэ кулай бэядэн 1 булмэле квартира сатыла .Тел 89673645355
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137

 

 

 
Архив
 

08.05.2010 Мәдәният

“МИН БИК НАЧАР АРТИСТ БУЛЫР ИДЕМ”

Халисә Ширмән күңелемә КДУда укыткан остазым буларак якын. Университет бусагасын атлап кергәч тә, тәүге дәресне ул биргән иде безгә. Халисә апа иске татар язуы нигезләрен өйрәтте. Тыныч, матур тавыш белән мавыктыргыч итеп сөйләгән һәр лекциясе бүген дә колакта яңгырый.

Соңгы елларда Халисә Ширмән “Татарстан-Яңа гасыр” каналында баручы һәрберебез түземсезлек белән көтеп алган сериаллар авторы буларак яхшы таныш. Әйтик, “Язмышлардан узмыш юк икән”, “Яланаяклы кыз”, “Ерактагы якты йолдызым” әнә шундыйлардан.

 

– Халисә апа, Ширмән – сезнең псевдониммы?

 

– Ширманова – кыз фамилиям. Ул татарларда сирәк очрый. Урыслар үзләренеке дип аңлата: “кесә” мәгънәсендәге “ширма” сүзеннән алынган, диләр. Тик безнең авыл саф татар авылы. Анда Ширмән карт нәселе бар. Фарсыча “яуширвән” – арыслан дигәннән алынган булырга мөмкин. Болгар телендәге “щермә” – чишмә, ерганак сүзенә барып тоташа дигән фикер дә бар. Һәрхәлдә, татар теленә ят сүз түгел, Казан артында Ямаширмә, Яуширмә авыллары булу моны раслый.

 

Беренче тапкыр каләм тибрәтүләр кайчан башланды?

 

– Мәктәп елларында шигырь язудан. 10 нчы сыйныфта укыганда үземчә “роман” язып карадым. Язучы булу теләге юк иде, газета-журналга да җибәрмичә, күңел өчен генә яздым. Хәер, анысы хәзер дә шулай. Язучылык эшенә кереп китүем мәрхүм җитәкчем Вахит ага Хаковка багышлап язылган хикәяләрдән башланды. Үз тормышыннан, сугыш елларыннан үзәк өзгеч берничә вакыйганы сөйләгәч, күңелем түзмәде, утырдым да яздым. Хикәя турындагы беренче җылы сүзләрне Тәлгать абый Галиуллин әйтте, Марсель абый Бакиров, Резеда апа Ганиевалар күреп алды. “Шундый күренекле прозаик һәм әдәбият белгечләре миңа игътибар иткәч, бәлки, чыннан да язып караргадыр?” дигән уй белән беренче повестемны – “Яшәү моңы” (“Язмышлардан юк ла узмышлар”) әсәрен яздым. Менә шуннан китте инде.

 

– “ТНВ” каналы сезнең сценарийларны ничек сайлап алды? Кем тәкъдим итте?

 

– “ТНВ”дан ишетеп белдем дә, сценарий язып, конкурсның иң соңгы көнендә интернет аша җибәрдем. “Ерактагы йолдызым” дип атала иде ул. Күпмедер вакыт узгач, шалтыратып, призлы урын алуым турында әйттеләр. Узган ел шуның буенча телевизион фильм эшләнде.

 

– “ТНВ”да күрсәтелгәннәрдән канәгать каласызмы? Артистлар сез әйтергә теләгән фикерне тамашачыга тулысынча җиткерә аламы?

 

– Иң беренче чиратта мин әйтергә теләгәнне артист үзе аңларга, кабул итәргә тиеш. Аннан соң сценарийдагы хис-кичерешләрне, эш-гамәлләрне экранда интонация, мимика, кул-гәүдә хәрәкәтләре аша чарлый, шомарта. Фильмда сөйләм мөмкинлеге бик чикләнгән, хәрәкәт беренче планга куела. Сценарий тексты башка жанрлардан шуның белән аерыла да инде. Әлегә, Аллага шөкер, төп рольләрдә уйнаучы артистлардан мин канәгать.

 

Әсәр язганда күпчелек геройларымны төс-кыяфәтләре буенча тормышта үзем белгән кешеләргә охшатып, шуларны күз алдында тотып язарга тырышам (прототип дигән сүз түгел, алар юк). Ә фильмда төшәргә андый актерларны каян табасың? Шуңа күрә әсәрдәге озын коңгырт кара чәчле Алинә фильмда алтынсу бөдрәле Зөлфия булып гәүдәләнде. Ияләштем, кабул иттем, яраттым. Ә менә Чулпанны, киресенчә, алтынчәч итеп күз алдына китерә идем, күрәсез, чибәрләрнең-чибәре озын кара чәчле Нәфисә булды да куйды. Эмиль Талипов исә нәкъ мин уйлаган Искәндәр булып чыкты. Шәхсән үз героем Искәндәрне бик яратам, жәллим (кызганам дип әйтәсем килми) һәм әсәр азагында аның бәхетле булуын телим. Әйе, әйтмичә торам, “Ерактагы йолдызым” – ул сценарий гына түгел, язылып бетмәгән повесть та бит әле... Һичшиксез, якын арада (көз-кыш) укучыларга тәкъдим итәрмен дип өметләнәм.

 

– Кайчак: “Бездә кино бизнесы артта калган”, – дигән сүзләр ишетелә. Югыйсә әдәбиятыбыз да бай бит. Режиссерлар җитми, диләр. Ә сез моңа нинди карашта?

 

– “Режиссерлар җитми” дигән сүз дөрес түгел. Алар йөз булса да, татар мәдәниятенә эшләмәсә, файда юк. Үзен күрсәткәннәренә тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирергә кирәк. Биш йөз мең сумга да тулмаган бюджет белән ерак китеп булмый. Нурания апа Җамали, Рамил Төхфәтуллин зур проектларга алынырга әзер икәннәрен күрсәттеләр. Әхтәм Зарипов татар киносына нигез салган дип беләм. Аннан соң, “ТНВ” – ул киностудия түгел. Телевизион сюжет эшли торган бер оператор, бер тавыш режиссеры белән шәһәргә яки табигатькә чыгып фильм төшерүне күз алдына китереп буламы? Кино төшерү өчен дәүләт заказы булырга тиеш. Нинди зур әдәбиятыбыз, әдәби байлыгыбыз бар! Бу турыда сөйләшәсе дә килми хәтта... Буш сүзләрдән ялыктым.

 

– Акча мәсьәләсенә килгәндә, сезне “ТНВ” каналы матди яктан канәгатьләндерәме?

 

– Ай-һай, ниндирәк җавап көтәсез инде?! Юк, канәгатьләндерми дисәм, “ТНВ”га таш ату була. Әйе, канәгатьләндерә, бик күп түлиләр дисәм, көнче күзләр ашап бетерәчәк үземне. Ни дип әйтим икән? Менә алда телгә алынган бюджетны фильм титрларында язылган (аны төшерүдә катнашкан) кешеләр исемлегенә бүлсәгез, якынча бер кешенең хезмәт хакы килеп чыга. Эш күләменә карап, күбрәк-әзрәк булырга мөмкин. Сценарист акчасы бер тапкыр берүзең Төркиядә бер атна ял итеп кайтырга җитә торгандыр... Шуннан күз алдына китерегез инде.

 

Ләкин эш акчада гына түгел бит. Язучы өчен сценарий авторы булу, актерга фильмда уйнау – ул дөньяга танылу дигән сүз. “Язмышлардан узмышлар юк” экраннарга чыкканчы “Зө-ләй-лә” төркеме кызларын, Минвәли Габдуллин, Эдуард Үтәгәнов дигән артистларны, Халисә Ширмән дигән язучыны ничә кеше белә иде икән? Барыбыз да Нурания апа аркасында танылдык. Бу – безнең уртак бәхет. Шуңа күрә шәхсән минем өчен акча – ул фәлсәфи категория, бүген бар – яхшы, иртәгә юк – димәк, берсекөнгә булыр. Аны беркайчан тормышта беренче планга куймадым. Без ирем белән күп еллар люстрасыз, Ильич лампочкасы асылынып торган фатирда яшәдек. Һәм аның булмавына игътибар да итмәгәнбез. Аның каравы өебез дуслар, туганнарның җыелышып, сөйләшеп-көлешеп утыруыннан гөрләп торды. Акчалы кеше – бәхетле кеше дигән сүз түгел. Уртача тормышта яшәгәннәр күпкә бәхетлерәк. Бу турыда мин “Яшәү моңы”нда фикер йөрттем.

 

– Якын киләчәктә нинди әсәрләр белән сөендерергә уйлыйсыз?

 

– Әйткәнемчә, “Ерактагы йолдызым” повестен тәмамлыйсым бар. Язылган бер әсәрне чыгарырга куркып йөрим әле. “Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә”, – диләр бит. Хикәяләрем бар. “Язмышлардан юк ла узмышым” исемле китабым 2009 елда 2000 тираж белән чыккан иде, бик тиз арада сатылып беткән. Шуңа сөендем. Бәлки, яңа әсәрләрне бастырырга рөхсәт итәрләр. Хикәяләрем шактый.

 

– Үзегезнең дә кинода төшәргә теләк юкмы?

 

– Юк, мин бик начар артист булыр идем (көлә). Камерадан, микрофоннан куркам. Фотога да төшәргә яратмыйм хәтта.

 

– Халисә апа, университеттагы эшчәнлегегез белән дә таныштырсагыз иде.

 

– Мин – Казан дәүләт университетында татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасында доцент. Телнең нәзари (теоретик) ягын өйрәнәм. Биредә фәнни мәсьәләләрне күтәрәсем килми, укучыларга шуны гына әйтә алам: тел – сәламәтлек белән беррәттән безгә бирелгән иң зур байлык ул. Аны белеп кулланса, кеше тирә-ягындагыларны гына түгел, дөньяны үзенә буйсындыра ала. Сәясәт тарихына гына игътибар итик: телсез кеше властька килә алмый. Цезарьдан башлап Гитлерга кадәр барысы да телнең көчен белеп файдаланган талантлы ораторлар булган.

 

Һәр көнне “Хәерле иртә, кадерлем!” дип якыныңа елмаеп карасаң, яшәве дә, эшләве дә күңеллерәк. Әгәр гаиләдә проблемалар килеп чыккан икән, ничек сөйләшүегезгә игътибар итегез: җайлагыз, көйләгез. Барысы да сез дигәнчә булыр...

 

– Ирегез, балаларыгыз ни белән мәшгуль?

 

– 20 ел инде кияүдә. Ирем – юрист, озак еллар прокуратурада үтә катлаулы җинаятьләрне тикшерүче булып эшләде. Эше бик авыр, җаваплы һәм куркыныч иде. Үзегез аңлыйсыз, җинаять эшләгән кеше беркайчан үзен гаепле итеп санамый. Андыйларны туганнары, дуслары да акларга тырыша. Күз яшьләре, гадәттә, җинаятьченең эшен тикшергән һәм судта караган дәүләт хезмәткәренә төшә. Кызганычка каршы, тикшерү системасы камил түгел, анда да үзгәртеп корулар бара һәм еш кына тикшерүче җинаятьче каршында яклаучысыз кала. Һәртөрле янаулар, куркытулар аша уздык. Аллага шөкер, ул вакытлар үтте бугай инде.

 

Ике балабыз бар. Өлкән улыбыз КДУ студенты, кечкенәсе 11 нче сыйныфны тәмамлый. 155 нче татар гимназиясендә, музыка мәктәбендә укыдылар. Өлкән улыбыз фортепьянода уйный, шигырьләр яза, кечкенәсе электрон музыка иҗат итә. Аллага шөкер, тәртипле, тәрбиялеләр. Алар әтиләре юлыннан китәргә уйлый, чөнки хокукчылар даирәсендә үстеләр. Мин исә, ана буларак, улларымның тынычрак, куркынычсызрак һәм җәмгыять өчен кадерлерәк һөнәр сайлауларын телим.

 

– Туган ягыгызга – Лениногорскиның Зәй-Каратай авылына кайтырга вакыт каламы? Анда әти-әниегез ни хәлдә яшәп ята?

 

– Әтием Хатыйп гомер буе авылда яшәп, бар тормышын колхозга багышлаган кеше. Безнең гаилә ир-атлары турында “машина җене кагылган”, диләр иде. Теләсә нинди машина-тракторны күз ачып йомганчы сүтеп җыя алалар. Техникага мәхәббәтем дә балачактан килә. Шул ук вакытта әтием китап, газета-журналларны яратып укый. Мине дә шуңа өйрәтте. Әле дә хәтерлим, 10-12 яшьләрдә булганмындыр, “Звезды. Галактика. Метагалактика” дигән астрономия китабы алып кайтты. Шуны укып, нинди генә хыяллар башка килмәде! Мәһдиев әсәрләре белән дә ул таныштырды.

 

Аның каравы әнием бик прагматик кеше, тормышны ул алып бара. Шулкадәр булган, уңган хатын инде! Бай тормышта үсмәсәк тә, ялангач та булмадык, Аллага шөкер.

 

Үземнән җиде яшькә өлкәнрәк абыем Хәмит – чын мәгънәсендә “Кулибин”. 10 нчы сыйныфта укыганда, күрше егете белән үзләре булдырган сварка кулланып, трактор ясаганнар иде.

 

Энем Хәлил җан дустым булды. Балачакта без йөрмәгән урман-тау чокыры, бармаган урын калмады. Һәрвакыт бергә идек. Үлгән, юлда аунап яткан кош-кортны марляга төреп (янәсе, кәфенләп!), тау башына күмеп, “кабер”ләрен карап, чистартып, чәчәкләр утырта идек. Кем өйрәткән безгә моны? Белмим...

 

Җиңгәбез Алсу апа (Сираева) – җырчы, бөтен артистларны, мәдәният тормышын белеп торган, искиткеч нечкә күңелле, гаҗәеп кеше; киленебез Альбинаның мөлаемлыгы, уңганлыгына күз тимәсен. Икенче җиңгәбез Миләүшә дә юкка гына абый күңелен яуламаган, күрәсең.

 

Әти-әнием, һәр туганым – дөнья бәһасе. Шунысы да бар: безнең нәсел – җиргә ябышып ятып, биек йортлар салып, көтү-көтү мал үстереп яисә кеше башыннан йөреп яши торган нәсел түгел. Хезмәтебез өчен акча да сорый белмибез хәтта. Без – хыялыйлар, җирдәге чыкны энҗе итеп, йолдызларны таҗ итеп күрә белгән нәсел кешеләре. Табигать кочагы булса, без кешеләр коллективына мохтаҗ да түгел: күңелдән һәрберебез ялгызак... Беркайчан фани байлык ияләре булмаячакбыз, ләкин күңел байлыгы хәттин ашкан. Нәселем белән бик горурланам!

 

– Буш вакыт булса, ничек үткәрәсез?

 

– Бассейнлы спортзалга һәм мунчага йөрергә тырышам. Китап, газета-журнал укып, телевизор карап та ятам. Төрлечә. Музыка тыңларга яратам. Тектоник, хип-хоп та колагыма ят түгел. Яшьләр белән эшләгәч, алар зәвыгыннан читтә калмаска туры килә (көлә). Кайчак гаилә белән табигатькә чыгабыз. Туган авылыма кайтабыз. Бәйрәмнәрдә авылга кайтып, үзем үскән таулардан исле үлән, юа, әрәмәләреннән какы җыеп төшәргә исәпләп торам әле. Тагын, балачактагы кебек, Зәй елгасы буйлап походка чыгасым килә...

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 18 | 07.05.2010
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№13 (71978) / 21.02.2011 10:03:28

Исэннэрмесез!) Мин Хамит Хатипович. Зай-Каратай авылыннан. Элек мине Кулибин дип атыйлар иде. Зэй-Каратай авылында гына тугел, Башкортстанда да мине белэлэр. Элегэ исэн-сау яшэп ятам. Трактор ясаудан яна технологиягэ кучтем. Хэзерге вакытта нонотехнология олкэсендэ эшлим. Халисэ минем сенлем, ул доцент, кандидат наук, язучылар берлегендэ узенен хезмэтен алып бара. Килэчэктэ анын зур хыял-максатлары тормышка ашсын дип телэп калабыз. Абыйсы, эти-энисе,энесе:)

№12 (44023) / 16.05.2010 01:36:32

Әйтә идем элек:
Әгәр сөя калсаң,
Укымышлы хатын я кызны,
Башларыңа бәла алырсың,
Җүләр булып үзең калырсың...

Юлыктым мин шундый бер гүзәлгә,
Көтмәгәндә-уйламаганда,
Сызды-бирде минем тормышымны,
Шаклар катып торам әле дә!

Нишлим инде? дигән сорау белән
Ирек мәйданына мин киләм;
Яннарымда үзең булсаң әгәр
Шигырь язмас идем: хак, беләм...

Шуңа күрә читтән генә торып
Зәңгәр күзләреңне күзләрмен;
Гафу сорыйм, әгәр шаянлыгым
Кыен хәлгә куйса үзләрен...

Китабыңны укып гашыйк булдым
Асылъярдай гүзәл ярларга,
Линагурдан чыккан синең кебек
Талантларны кирәк барларга!

...Әйтәм инде хәзер:
Әгәр сөя калсаң,
Укымышлы хатын я кызны,
Пәйгамбәрдәй сине күтәрер ул,
Алып бирер күктән йолдызны!




ә 43842 - чын...

№11 (43947) / 14.05.2010 23:06:12

"Онытам!" дидем. Керфекләрең
"Онытмассың!" диделәр.
"Сау бул!" диеп юлга чыктым.
Күкләр аяз иделәр...

Урау-урау юллар уздым.
Һәрберсе сиңа илтә...
Уйда - сагыш, җанда - яра,
Алда мине ни көтә?!.

№10 (43873) / 14.05.2010 07:25:47

Берәү???????!!!!!...

№9 (43863) / 13.05.2010 22:41:19

Калдырмабыз дип ышанып калабыз.

№8 (43853) / 13.05.2010 22:05:08

***
Якты сере ачылды ак кышнын -
Кем икэнен белдек Алкышнын!!!
Берэу -Мистер Икс элегэ...
Шулай калсын, ярый... бигайбэ...

№7 (43842) / 13.05.2010 19:32:16

*****
..."Сагынырсың әле", дигән идең,
Елмаеп, кул биргән идең...
Сагынам ла - әллә күрмисең?
Хәлләремне минем белмисең...

Бер сукмактан йөрдек - онытма!
Поезд китте алып еракка...
Күзләреңне күреп туймадым,
"Кайтыр әле!" диеп уйладым...

Кайтмадың шул. Калдың Казанда,
Башка ярлар йөргән яныңда.
Еллар аша дәшәм сагынып:
Казан кызы! Көтәм һаман да!

Ә күзләрең барыбер шул икән.
Күкләр зәңгәрлеге бар икән.
Йөрәкләрдә чыңлый тавышың...
Ишет әле йөрәк сагышым!..

..."Сагынырсың әле", дигән идең,
Елмаеп, кул биргән идең...
Сагынам ла - әллә күрмисең?
Хәлләремне нигә белмисең...


№6 (43688) / 11.05.2010 23:42:05

Халисә апага киләчәктә дә иҗат уңышлары телим. Студент елларымнан, ин ярдәмчел, кешелекле, сабыр, чибәр, молаем укытучым булып истә калды ул. рәхмәт!

№5 (43687) / 11.05.2010 23:34:39

ООО Халисэ апа! Бик яхшы остаз!!!!!!!!!! Бик сабыр ханым!!!!! Бик тыныч кеше!!! Гомумэн соклангыч шэхес!!!! Исэнлек- саулык, ижат унышлары, гаилэгезгэ иминлек телэп калам Халисэ апа!!!!!
1171 торкем шушы телэклэргэ кушыла.

№4 (43472) / 09.05.2010 22:50:11

Хмммм.... тел академиклары аңлатсагыз икән: жәллим белән кызганамның аермасын әйтегез әле. Мин татарчасын беләм, алар бер мәгънәдә иде. А в остальном все прекрасно маркиза(((((

№3 (43466) / 09.05.2010 21:23:39

Боларның кайсысы полковниктыр әле, билгесез :) Ханым ирен яклап утка керерлек итеп утыра.
Шәп язма. Миңа ошады. Тик "Яланаяклы кыз" Х.Ш.ныкы түгел.

№2 (43452) / 09.05.2010 12:40:55

Искиткеч мөлаем ханым!
Хәләле белән тигезлек теләп калам!

№1 (43445) / 09.05.2010 09:09:15

Кызык... Маладис, Лилек! (мин дә салам кыстырыйм әле)

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments