• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 

               

20.06.2019 Ана теле

Ана теле: Сөйләм ул кушылмалар берәмлеге. Иҗекләр шуларның берсе (ДӘВАМЫ)

Иҗек сүз азагында килсә, кушымча дип атала. Нәрсә ул кушымча? Иҗек нәхүен өйрәнүне дәвам иттерәбез.

Хәзер иҗекләрнең төп сүзгә – тамырга кушылу мәсьәләсенә күчик. Мәгьнәле иҗек  уйда ничек кушыла да, бу кушылу әйтүдә һәм язуда ничек гамәлгә ашырыла?   Бу очракта кушылу төшенчәсе урынлымы, дөресме икән?  Ә нигә туды бу сорау? Сәер бер шик бар бит: кушу җансыз предметка, күренешкә карата әйтелми микән? Бәйләү, ялгау, тоташтыру, теркәү һ.б. сүзләре дә бар. Ишү, үрү кебекләрен телгә алган идек инде. Ә хәрәкәттәге, җанлы предмет, күренешкә карата башка сүз бар түгелме?
   
Алай дисәң, тел гыйлемендә бу нигездә ясалган термин бихисап: кушма нигез, ... саннар, ... сүз, ... фигыль хәбәр, ... җөмлә һ.б. (Татарча–русча тел белеме терминнары (Төз. Ф.С.Сафиуллина, Казан: Хәтер, 1998). Бу терминнарның нигезе кушу  белән ясалган башка терминнар да бар: куш, кушу, кушымча һ.б.
   
Шушы термин уңаеннан татар грамматикасын фәкать татарча терминнар белән генә  язу максатын күздә тоткан Гыймад Нугайбәкевнең җыйгычлар (теркәгечләр) терминын тәкъдим итүе дә искә төшә.
   
Сөйләм белән,  аны оештыру-төзү белән бәйле янә бер төшенчә – ул тезү, тезмә. Тел гыйлеме терминнары сүзлегеннән (Ф.Сафиуллина): тезем, теземле сөйләм, тезмә кушма җөмлә, тезмә сүз, тезмә фигыль тезү, тезү аты, тезү бәйләнеше, тезүле бәйләнеш, тезүле сүз тезмәсе һ.б.
   
Сизәсездер, монысы да физик хәләт, җансыз предмет, күренеш белән бәйле төшенчә кебек, болар телнең, аерым алганда, авазлар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр тезмәсенең төзелеше, тәртибе турында барганда кулланыла торган төшенчәләр бит. Ә менә телнең хәрәкәте, аны сөйләм хәлендә хис иткәндә бүтән термин сорала кебек. Җанлы организмны, хәрәкәтне, яшәешне, хисне белдерә торган.
   
Шундый максатка бәйләү, бәйләнү төшенчәсе белән ясалган терминнар урынлы түгелме? Янә сүзлеккә мөрәҗәгать итик: бәйләгеч, бәйләгеч сүз төркемнәре, бәйләгечле тезмә кушма җөмлә, бәйләгечсез ияртүле кушма җөмлә, бәйләгечсез тезмә кушма җөмлә, бәйләгечсез тезүле кушма җөмлә, бәйләнеш (тезүле, ияртүле, грамматик, синтаксик, ритмик, интонацион, предикатив), бәйләнешле сөйләм, бәйләнешсез сөйләм, бәйләүче сузык, бәйләүче чара, бәйлек, бәйлек сүз һ.б.
   
Телне, ягъни бер-берсенә бәйләнгән чараларны (авазга аваз, иҗеккә иҗек, сүзгә сүз һ.б.) төзелеш-структура яссылыгында өйрәнгәндә кушма, тезмә төшенчәләре кулай булса да, аларның хәрәкәттәге хәле, нәкъ менә кушылу, теркәлү хәләте хәрәкәттә, сулышта күзалланганда бәйләү сүзе белән барлыкка килгән төшенчәләр урынлы, дөрестер. Шушы уңайдан “Хунвейбин татарчамы сөйләшә?” дигән язмамнан бер эпизод искә төште:
   
“Чыннан да, “тел культурасы” мәсьәләсе бөтен җәмгыятьтә җитди куелганда гына һәр кешегә кирәкле “тел тоемлау”, “телне нечкә белү” төшенчәләрен һөнәри, гамәли яссылыкта ачык аңлап, күзаллап буладыр. Шәхсән үземнең фикерләвемдә бу өч төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Шөкер, Айдар Хәлим дә  “телне нечкә белү” төшенчәсенә әсәр агышында берничә тапкыр  туктала. Нинди мәгънәдә?
   
“Шулай да, нинди матур булган икән безнең халык!” диде ул (Иркен–И.Н.) үз-үзенә. Телче булмаса да, тел нечкәлекләрен ифрат та нечкә аңлаган Иркен ага үз авызыннан кинәттән генә очып чыккан “булган икән” дигән сүзбәйләнештән (Ассызык безнеке – И.Н.) көлемсерәп куйды. Нәрсә, “Инде без дә бетәбез” дигән сүзләр чынбарлык булып алга килеп басты да мени (мыни урынына – И.Н..). Әллә әлеге дә баягы Гаяз абзыйның “Ике йөз елдан инкыйраз”ы шулай йөз ел да үтмәстән хакка чыктымы? “(К.у., 2008, №5, 28 б.).
   
Бу – игътибарга лаеклы эпизод. Кайсы әсәрдә, кайсы язучы үз персонажының авызыннан төшкән гыйбарәне анализлаганын күргәнегез булды. Бүтәннәрнекен “чәйни”, “или”, ә менә үзенекен?! Сизәмсез, Иркен моны хәтта фәнни нигезгә салып төпченергә омтыла (тел белгече булмаса да), ул хәтта тел фәнендә беренче тапкыр яңа бер термин сүзбәйләнеше неологизмын уйлап тапкан. Бик тә урынлы термин ләбаса! Без аны мәктәптән үк, тел фәненең үзендә дә “сүзтезмә” дибез. Телнең төзелешен-структурасын өйрәнә торган фәннең асылына туры килгәнгә ярап та торадыр. Чөнки бездә тел фәне телнең төзелешен өйрәнә, йөз ел буе шуны тукый, сүзтезмә дигәндә сүзләрнең физик төзелеше күзаллана, мәгънәгә киная ясалмый. Ә менә телнең хәрәкәттәге хәлен аңлау кирәк булганда сүзләрнең тезелеше-төзелешеннән бигрәк, аларның бәйләнгән булуы, ягъни сүзбәйләнеш үзенчәлеге кирәк. Аерым мәгънәгә ирешү максатында бәйләнгән сүзләр тезмәсе. Гарәпчә – тәркип (кушу, бәйләү төсмере белән), урысча да бит ул термин словосочетание дип атала, ягъни сүзнең мәгънәле бәйләнеп, бер-берсенә туры килүе.
   
Димәк, Иркен бу очракта үзенең чыннан да “телне нечкә аңлаучы” кеше булуын раслый. Шул ук вакытта ул нечкә белүен гамәлгә “нечкәләп” ашыра алмый, хәтта әлеге фикерен дә саф татарча белдерә алмый, гайре татарча белдерә – “инде без дә бетәбез” дигән бербөтен сүзбәйләнешне ул “сүзләр” дип күплек чарасы (-лар/-ләр) белән әйтә (берлек сандагы төшенчә булуга карамастан);  “бастыдамыный” сүзбәйләнеше, сингармонизм канунына буйсынып, калын әйтелешле берәмлек булса да автор аны мени кушымчасы белән яза; “Әллә әлеге” дигән аһәңсезлеккә юл куя, “әлеге дә баягы” кереш сүз рәвешендәге сүзбәйләнешен аерып әйтми, ягъни өтерләр белән аермый. Менә сиңа телне нечкә белү, менә сиңа “тел культурасы”! Кәгазьдә – бар, ә гамәлдә – юк!...”.
 
Тел берәмлегенең, аерым алганда, кушымчаларның мәгънә төгәллегенә ирешү өчен әһәмияте турында Хәсән Сарьянның уйлануы искә төшә. Фикерен ул Равил Фәйзуллин шигыреннән алынган мисал белән төшендерә: “Минем алда бүген// буяу// бөтен төсләрдә елады... Минем алда бүген//тукыма// бөтен хәрәкәтләрдә тезләнде (Аҗаган, 1966, 8 б.).
   
Әйткән мисалда “хәрәкәт”тән башкалары – һәммәсе татар сүзе. “Хәрәкәт”кә дә, “төс” дигәнгә дә башта күплек, соңра килеш кушымчасы кушылган. Ләкин килеш кушымчасы, кагыйдәсенә килмәү аркасында, үзенең асыл функциясен үти алмаган, ягъни сүзне сүзгә төенләп бәйләмәгән – тагып кына куелган. Шул сәбәпле гел татарча булмаган бәйләнеш килеп чыккан (Ассызык безнеке – И.Н.). Тикшерик. “Буяу бөтен төсләрдә елады”, “тукыма бөтен хәрәкәтләрдә тезләнде”. Хуш, буяу еласын, тукыма тезләнсен дә ди. Әмма төсләрдә ничек елап була да, хәрәкәтләрдә ничек тезләнеп була икән? Мәгълүм ки, сүзгә да-дә кушымчасы кушылса, ул сүз йә урынны, йә вакытны аңлатыр. Таләбенчә сорау биреп карыйк: “Буяу кайда елады?”, “Тукыма кайда тезләнде?” Тик моңа каршы: “Буяу төсләрдә елады”, “тукыма хәрәкәтләрдә тезләнде” дип, “өйдә тезләнде”, “өйдә елады” калыбы белән җавап кайтарып булмый. Чөнки кушымчасы туры килсә дә, мәгънәсе туры килми – ике сүзнең берсендә дә урын мәгънәсе юк. Бәлки вакытка ишарә итәдер: “Буяу кайчан елады?”, “Тукыма  кайчан тезләнде?” Ә монысының җавабы бөтенләй мәгънәсез: “Кайчан?” дигәнгә каршы: “төсләрдә” яки “хәрәкәтләрдә” дип җавап биреп булмый. Бу сорауга һәр ике җөмләдә алда сүзе җавап бирә. “Буяу кайчан елады?” “Буяу минем алда (ягъни мин барда, мин карап торганда) елады, “Тукыма кайда тезләнде?” “Тукыма минем алда (ягъни мин барда, мин карап торганда) тезләнде. Әгәр шагыйрь гамәлнең вакытын түгел, ә төбәлеп сүнү ноктасын күз алдында тоткан булса, ул чагында инде юнәлеш килеш кушымчасы кирәк иде: “Тукыма кая, кемгә, нәрсәгә тезләнде?” – “Тукыма минем алга тезләнде” ...”. (Сарьян, 226 б.).
 
Кушмалык мәсьәләсе тел фәнендә шактый җентекле каралган. Без инде аның сөйләмият яссылыгында ничек каралуына игътибар итәрбез. Хәер, без инде терминнар арасында болары телнеке, болары сөйләмнеке дип “туңдырмыйк”. Монда бигрәк тә тарихи эзлеклелекне саклау максатын тоту кирәктер. Әйтик, Г.Алпаров бу терминнарны кулланганда сөйләм максатларын ни дәрәҗәдә күз алдында тоткан? Менә кушма чараларны анализлаганда ничек күзаллавын искә төшерик. Аерым алганда, кушма сүзләр дигән категорияне анализлаганда белдергән фикерләрен игътибарга алыйк. Искәрмә бирик: галим сүзләрне бер-берсенә кушуны гына түгел, сүзгә кушымча кушып, ярдәмлек кушып, кыскасы, теләсә нинди берәмлекне, өлешне кушып, мәгънәле берәмлек барлыкка китерү турында сүз алып бара.
   
“Кушма сүзләр, кушма төрләр – төрек телләренең үзенә аерым бер табигате, татар теленең үзенә аерым бер байлыгы. Безнең телебездә кушымчалар ялгау белән бер төр сүздән яңа сүзләр, яңа төрләр чыгару юлы яхшы ук тулы, низамлы булу белән бергә, әлбәттә, аның бер чиге дә бар. ... Кайбер хәлләрдә, кушымчалар ялгау юлы белән генә теләгән төп бер сүздән теләгән мәгънәдәге, теләгән төрдәге яңа сүзләр чыгарып, яңа төрләр ясап булмый. Менә мондый чакларда, яңа мәгълүмат тудыру, кайбер сүзләрне теләгән рәвештә төрләндерү өчен, телебездә, кушымчалар белән беррәттән, кушма төрләрдән файдаланырга туры килә. Шуңа күрә безнең сүзлекләребездә һәм грамматикаларыбызда, ялгыз сүзләр белән бергә, кушма сүзләр, кушма төрләр дә бик зур урын алырга тиеш булалар...” (Алпаров, 2009, 208 б.).
   
Менә бу бай чыганак галимнең үзе тарафыннан да, аның шәкертләре дә  шактый җентекле өйрәнгән, грамматика да, синтаксис та аларны игътибарсыз калдырмаган. Бу төр хәзинә сөйләмгә дә актив җәлеп ителә. Тик, безнеңчә, аларны куллану үзенчәлекләре генә әлегә бүгенге ихтыяҗга җавап биреп бетерми. Хәер, моңа инде аерым язма багышлау зарурдыр.
                                        Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом