|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2019 Криминал
25 миллион сум урлап качуда шикләнелүче Луиза Хәйруллина турында яңа хәбәр билгелеЛуиза Хәйруллина гаиләсенең «Рено Дастер» машиналары табылган. Күпләр уйлавынча, алар нәкъ шушы тимер арбаларына утырып чыгып китмәгән. Гаилә башлыгы 2017 елда аны ломбардка тапшырган, әлеге вакытта ул банкта залогта тора. Югалуларына 2 көн калгач, тормыш иптәше Марат банкка ай саен тиеш булган 25 мең кредитын түләп куйган. Акча урлап качарга алдан ук план корылган булса, ул акчаны банкка илтеп бирер идеме икән? Бик сәер хәл килеп чыга түгелме?
Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарга 25 миллион сум урлап алып чыгуда шикләнелә. Бу зур сумма югалуы турында банк хезмәткәрләре икенче көнне генә белеп ала. Гаилә 8 һәм 12 яшьлекләр балалары белән юк була. Бүгенге көнгәчә кайда икәнлекләре билгесез.
Автор: Ләйсән Базикеева.
Чыганак: ГТРК "Башкортостан"
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|