|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2010 Җәмгыять
КЫЗЛАР КИЯ КЫСКА ИТӘК...Көннәр җылытуга кызларыбыз тагын чишенеп ташлады: итәкләр кыскарды, аяклар озайды. Сүз дә юк, матурын матур инде, егетләр генә ничек түзә икән. Редакциябездә эшләүче егетләрнең кыска итәккә мөнәсәбәтен белештек. Динар: «Кыска итәкле кызлар күрсәм, минем кәефем күтәрелә».
Айнур (өйләнгән): «Без бит бүген генә авылдан килмәгән, аңа игътибар да иткән юк».
Рөстәм: «Уңай карыйм, тик рульдә барганда шактый комачаулыйлар».
Илдар: «Башка нәрсәсе булмагач, кыска итәк белән алдырмакчы була, дигән уй туа».
Күреп торасыз, фикерләр төрле. Ә менә шәригать моңа ничек карый икән. Үзе дә яшь кеше – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәтенең медицина бүлеге мөдире Айрат ХӘКИМОВ белән шул хакта сөйләшәбез.
– Аллаһ Тәгалә хатын-кызга капланып йөрергә кушкан икән, «ник», «нигә» дигән сорау белән без Аның әмерен шик астына куярга тиеш түгел. Димәк, адәм баласына шулай яхшы. Аллаһ кушканны үтәмәгәннәргә кыямәт көнендә җәзасы була. Аның җәзасын инде дөньялыкта да татыйбыз. Кызларыбыз кыска итәк, билләрен дә капламаучы чалбар киеп йөри. Ә хатын-кызның җенес әгъзалары салкынга бик тиз бирешүчән. Нәтиҗәдә менструаль цикл бозыла, һәртөрле җенси авырулар, баласызлык, хәтта ямаш шеш авырулары барлыкка килә. Кыска итәккә медицина ягыннан карасак, менә шулар.
Хәзер икенче ягын алыйк. Кыска итәк ул – телевидение, интернет, кутюрьелар эшчәнлеге аша бөтен дөньяга көчләп тагылган мода. Шушы унимода дөньяны бертөрлелеккә китерә. Чит илләрдә йөргәндә яисә телевизор караганда игътибар итегез әле: бөтен дөнья яшьләре бертөрле киенә. Милли костюмнар һәр милләтнең кабатланмас үзенчәлеген, мәдәниятен ассызыклый, ә унимода исә шушы байлыкны юкка чыгара. Аллаһ Тәгалә юкка гына халыкларны кавем-кавем итеп яратмаган бит. Ә кешелек Аңа каршы килеп, күп мәдәниятлелектән баш тарта, мономәдәниятлелеккә омтыла. Мода дигән нәрсә кием-салымга гына түгел, сөйләшүгә, үз-үзеңне тотуга, музыкага, хәтта рухилыкка да көчләп тагыла. Глобальләшү нәтиҗәсендә бер казанда кайный торгач, индивидуальлек тәмам юкка чыгып, кешелек дөньясы бер телле, бер динле зомбиларга әйләнергә мөмкин. Фантастик фильмнарда роботларны күрсәтәләр бит, алар бертөрле киемнән, бертөрле сөйләшәләр, хәтта бер төрле хәрәкәтләнәләр дә. Аллаһ Тәгалә һәркемне үзенә бер төрле итеп яраткан, ә без никтер һаман башкаларга охшарга тырышабыз.
– Айрат әфәнде, кыска итәкләр ир-ат сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?
– Тискәре, чөнки кыска итәк ирләрнең потенциясе кимүгә китерә. Бу бик нечкә психологик процесс – шәрә хатын-кыз образы белән кирәгеннән артык «туену» ир-атның хатын-кызга сексуаль объект буларак кызыксынуын сүндерә. Урамда хатын-кызның ярымшәрә йөрүе, порнографиянең таралуы үз эшен эшләде инде – ул серлелеген югалтты. Хатын-кыз образын хыялында йөртеп, никахка кергәннән соң гына сексуаль мөнәсәбәткә ирешкән егетнең потенция белән проблемалары булмый. Ул һәрвакыт хәләл яры янына атлыгып кайта, Аллаһ рөхсәт иткәнне җиренә җиткереп башкара. Ә порнография белән кирәгеннән артык «туену» бер генә хатын-кызга игътибарны туплый алмауга, сексуаль хыялның мозайка кебек таралып китүенә китерә.
Урам тулы ярымшәрә хатын-кызны күрү өйләнмәгән ир-атларга үзенә бертөрле сынау да әле ул. Аларга сабыр булырга, күбрәк мәчеткә йөрергә, дини китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Бу игътибарны читкә юнәлтә. Харам юлга басу – зур гөнаһ. Ир-ат физиологик яктан да, акылы белән дә җитлеккән икән, вакытында өйләнергә тиеш, билгеле. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Үзең өйләнгәнсең икән, якыныңа да өйләнергә ярдәм ит» дигән хәдисе бар. Ә инде өйләнергә теләп тә, матди яктан мөмкинлеге булмаса яисә башка сәбәп килеп чыкса, сабыр итәргә кирәк. Сабыр иткән егеткә Аллаһ бәрәкәт бирер. Икенче бер хәдистә: «Аллаһ гөнаһка кермәгәннәрне сөя, ә гөнаһка кермәүче яшьләрне тагы да ныграк сөя», диелә.
Нәүбәһар КӘБИР |
Иң күп укылган
|