|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей барлык гаепләүләргә җавап бирдеБу көннәрдә Элвин Грейны гаепләп, тәнкыйть утына тоталар. Барысы да 14 июньдә Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган «Ватан» этнопаркындагы бәйрәм концертындагы гаугадан башланды. Хәтерләсәгез, башта "Пицца" популяр төркеме солисты Сергей Приказчиков Радик Юльякшин исеменә дәгъва белдерде. "Элвин Грей аркасында безнең чыгышны кыскарттылар», диде "Пицца" күп меңле аудиториягә. Соңрак Радий Хәбировның хатыны "Радик Юлъякшинның башка артистларны да, шулай ук калган артистларны да тыңларга һәм фейерверк карарга килгән тамашачыларны да хөрмәт итмәвенә күңеле кырылуын" язып чыкты.
Инде менә Элвин Грей үзе дә килеп чыккан хәлләрне шәрехләп үтәргә булган:
"Оештыручылар белән контракт буенча алдан ук без башкарачак җырлар саны килештерелде. Чараның концерт программасы бик озакка сузылды, нинди сәбәпләр аркасында - безгә билгеле түгел. Тиешле һәм анонсланган 21.30 урынына безгә сәхнәгә 23.00 кә якын чыгарга туры килде. Графиктан калышу бик җитди булды. Сәхнәгә чыкканчы да, чыгыш ясаган вакытта да, программаны «кисәргә» кирәклеге турында беркем дә кисәтмәде.
Үз чыгышым белән башка артистларның вакытын кыскартуым турында концерттан соң билгеле булды.
Таймингны 13 минутка арттырган чыгышым халыкка ихтирам итмәү булып тоелса, тамашачылардан гафу үтенәм. "Пицца" музыкантлары бик озак итеп аппаратура тоташтырганлыктан, алып баручылар вакытны сузар өчен, мине сәхнәдә тоткарлады. «Пицца» чыгышының яртысын кисү бик сәер хәл, чөнки Сергей чыгышының икенче өлешендә үзенең төп хитларын әзерләгән булган. Безнең чыгышларга кадәр барлык артистлар да күпме теләгәнчә җырлады бит. Бу карар бик сәер һәм Сергей һәм аның тамашачылары шуңа үпкәләгән.
Сергей Приказчиков (Пицца) белән без бу уңайдан сөйләштек һәм бер-беребезне аңладык дип уйлыйм! Шулай ук безгә чараны оештыручыларның берсе сүзләреннән «Пицца» программасын кыскартуның чын мотивлары билгеле булды. "Элвин Грей" төркеме чыгышыннан соң, геометрик прогрессиядә мәйдан бушый башлаган икән. Моны баш хедлайнер вәкилләре күреп алган һәм чараның баш оештыручысына төп хедлайнер сәхнәдә тамашачысыз чыкмасын өчен «Пицца» программасын кыскартырга тәкъдим иткән. Ләкин халык барыбер таралган. Бу вакыйгадан соң "крайний"ны билгеләргә кирәк иде. Крайний тиз табылды...
Оештыручылар, чыннан да, 14 көнне чынлыкта нәрсә булуы турында ачыклык кертер дип ышанасы килә", - дип мөрәҗәгать итә Элвин Грей.
--- |
Иң күп укылган
|