поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2010 Җәмгыять

ӘТКӘЙ КАБЕРЕНДӘ

Без май аенда Бөек Җиңү көнен 65 нче тапкыр билгеләп үтәчәкбез. 9 майны бөтенхалык бәйрәме дип тә, хәтер, сагыш, искә алу көне дип тә атап буладыр. Ничек кенә исемләнсә дә, ачы күз яшьләре белән каршы алына торган бәйрәм ул. Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан безнең газетабызга истәлекләр язылган күп хатлар килә. Бүген укучыларыбыз игътибарына шуларның берсен тәкъдим итәбез.

Без, сугыш елы балалары, бу ачы хәсрәтне үз күзебез белән күрмәсәк тә, тәмен татып карадык. Мин шушы уңайдан үземнең каенанам Миннур Абдулова турында язарга ниятләдем.

 

 Минем каенанам 1913 елда Камышлыда туган. Берничә елдан аларның гаиләсе бик матур Йолдыз авылына күчеп киткән. Күп балалы йортта Хариз бабай һәм Маһитабан әбинең беренче баласы – әнидән башка, тагы биш баласы булган. Әни бик чибәр кыз булып үсеп җиткән, шул ук авылның Хәбибулла исемле егетенә 1934 елда тормышка чыккан. Алар бик матур итеп тормыш корып җибәргәннәр, һәм 1935 елда уллары Гакиф туган.

 

Тормышлары көйле генә барганда илгә кара кайгы килә - сугыш башлана. Бу вакытта әни икенче баласын табарга җыенып йөргән. Ул ирен 26 июньдә сугышка озата, ә 6 көн узгач, минем тормыш иптәшем Галимулла туа. Кешеләр бу хәбәрне «Тоцк» лагеренда әтигә тапшыралар. Әтидән ярты ел эчендә өч хат килә, шунда ул икенче малаена Галимулла дип исем кушарга дигән теләген белдереп яза. Шушы көннәрдәге әнинең кичерешләрен бер Аллаһы Тәгалә белән ул үзе генә белгәндер.

 

Әй, каһәр суккан сугыш! Ничәмә кешеләрнең язмышларын җимердең син! Әни ике баласын ияртеп, әти-әнисе янына яшәргә күчә. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, балаларны, авыр еллар булуга карамастан, зур гаиләгә сыйдыралар. Әни инде шушы көннән үзенең Хәбибулласын көтә башлый.

 

Ачлык, авыр колхоз эше, ярлылык һәм туганнарга, күршеләргә килә торган «кара мөһерле» кәгазьләр... Һәм бервакыт 1942 елның бер соры февраль көнендә «кара печать»ле хат әнинең дә ишеген шакый. Әни 29 яшендә тол, балалар әтисез калалар, ә кечкенә Галимулласы әтисен бер генә мәртәбә дә күрә алмый. Тол хатын акылы белән аңласа да, йөрәге белән иренең һәлак булуына ышанып бетә алмый. Көне-төне авыр эштә булса да, улларын үстерүгә бар көчен куя әни. Фронттан хәбәрләр көтеп еллар уза тора.

 

Менә сугыш тәмамлануы турындагы хәбәр Йолдыз авылына да килеп ирешә. Бер-бер артлы, сугыш тегермәнендә әйләнеп исән калган авылдашлар кайта башлый. Ә Миннур юлдан күзен алмый үзенең Хәбибулласын көтә.

 

Көннәрнең берсендә әнинең өенә бер солдат килеп керә. Әни аны чәй янына утырта. Сораша торгач, бу кеше Хәбибулла белән бергә сугышта булган, Уфа ягыннан, Зариф исемле егет булып чыга. Ул әтинең хатынын, балаларын сагынып кайгыруын, әнинең хатларын кат-кат укуын һәм аның кулында үлүен сөйли.

 

«Минем кайтыр урыным да, көткән кешем дә юк, Хәбибулла синең яхшылыкларың турында, чибәрлегең турында бик еш сөйли иде. Сиңа яхшы ир, балаларыңа ата булырмын, рөхсәт ит миңа калырга», - ди Зариф.

 

Бу очрашу турында әни беркемгә дә сөйләми, үләр алдыннан Галимулласына гына әйтә. «Бер кешегә дә сөйли алмадым шушы хәлне, риза булмадым, сезне кимсетер дип курыктым», - ди әни.

 

Ирем Галимулла бер дә күрмәгән әтисенең каберен күрү хыялы белән күп еллар яшәде. Бәхетебезгә 1987 елда Смоленск өлкәсе Велиж шәһәре военкоматыннан “Абдулов Хәбибулла Әхмәдуллович Западная Двина елгасының Лидова Гора исемле ярында урнашкан сугышчылар каберлегендә 25 меңнән артык солдат һәм офицерлар белән бергә күмелгән» дигән хәбәр килде. Шул ук елның август аенда без – ирем Галимулла, кызыбыз Лилия һәм гаилә дусларыбыз Зәйнәп апа, Әбүзәр абый Мингалиевлар белән, әтинең каберен үз күзләребез белән күрү бәхетенә ирештек. Без үз машинабыз белән ике тәүлектә Смоленск өлкәсенә барып җиттек.

 

Баткаклыклар аша узган юллардан бару, километр саен Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатларга куелган һәйкәлләрне күрү, ишеп яуган яңгыр астында Велиж шәһәре янында әтинең каберенә кую өчен чәчәкләр эзләү, тугандашлар каберлеге янында очраган бер ир-атның фашистларның меңләгән Велиж кешеләрен зур чокырга куып төшереп, атып үтерүләре турыңда сөйләве һәм, ниһаять, Велиж шәһәренең военкоматында сугышта һәлак булганнарның исемлегеңдә әтинең исем-фамилиясен табу - болар бөтенесе дә безнең хәтердә мәңгегә калачак. Кызганыч ки, ерак юлда йөрергә әниемнең исәнлеге юк иде инде. Без әтинең кабереннән җир алып кайтып аңа бирдек.

 

1989 елда Галимуллага Ригадан шифаханәбезгә автомашина алып кайтырга туры килде. Шул вакытта аңа әтинең кабере янына тукталырга мөмкинлек туган.

 

Ә әниебез 88 яшендә вафат булды. Без каенанам Миннур белән 36 ел бергә гомер иттек. Миңа әни гел Хәбибулласын көтә сыман тоела иде. Әнинең вафат булуына да инде 10 ел тула, ә аның әтисе сугышка киткәндә тумыйча калган улы, хәзер үзе биш вакыт намазны калдырмый торган 69 яшьлек мәчет карты инде.

 

Аллаһыга шөкер, мул, тыныч, ирекле тормышта яшибез. Безнең өчен бу тормышны канлы сугышта яулаган миллионлаган кешеләргә мәңгелек дан! Илебез өчен шәһит киткәннәрнең рухлары тыныч, бездән разый булып ятсыннар. Аллаһы Тәгалә башкача беркемгә дә кайгы-хәсрәт китермәсен, сугышлар күрсәтмәсен.

 

Камышлы авылы.

 

Рәсемдә: Миннур әби оныгы Лилия белән (Абдулованың гаилә альбомыннан, 90нчы елларда төшерелгән фотосурәт).


Гөлшат АБДУЛЛОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»