поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.06.2019 Язмыш

"Бала табу йортына үз аяклары белән киткән хатынны, аннан күтәреп алып чыгалар"

31 яшьлек Лиана Сәмигуллинаның моннан биш ел элек аяклары йөрми башлый. Аңа кадәр җир җимер­теп эшләп йөргән кызның тормышы икегә бүленә. Лиана бала табу йортына үз аяклары белән килсә, аннан аны күтәреп алып чыгалар.

Лиана 2013 елның 28 нояб­рендә, тулгак белән, бала тудыру йортына килә. Бу вакытта 42 нче атнасын йөри торган була.
– Тизрәк “ашыгыч ярдәм” чакырттык. Әмма хастаханәдә безне кабул итмәделәр. Кизү торучы табиб авыртуны баса торган укол кадады, тулгагың бетмәсә, кире килерсең, дип кайтарып җибәрде. Авырту кимемәде. Төн­ге өчтә яңадан хастаханәгә киттек, – дип искә ала Лиана. – Мине күргәч, теге табиб тагын әрләп ташлады. “Өйдә утыра алмыйсың син”, – диде. Ә минем бар җирем авырта. Шулай да бала таптырырга ашыкмадылар. Тагын бер көн яттым. Бары тик кичке якта гына яныма килделәр. Шулвакыт табиб баланың дөрес ятмаганын күреп алды. Тиз арада операция ясарга кирәклеген әйттеләр.
 
Шуннан соң Лианадан: “Нинди наркоз кирәк?” – дип сорыйлар. Ул аптырап кала. Табиб: “Нар­козны умырткага ясаган очракта, бала туганны күреп ятасың, гәүдәңнең аскы өлеше генә тоймаячак”, – дип аңлата. Шуңа да ул гомуми наркозга түгел, табиб әйткәненә риза була. Тик наркоз көчсез була, күрәсең, Лиана эчен кисүләрен сизә. Бу хакта табиб­ларга җиткерә.
 
– Шуннан соң минем битемә ниндидер маска кидерделәр. Башка берни дә хәтерләмим. Төнге 11ләрдә уянып киттем. Бик ягымлы бер шәфкать туташы миңа улымны китерде. Тик мин селкенә дә алмый идем. “Иртәгә күп йөрисең була. Анализлар тапшырасың, УЗИ узасың. Ял ит”, – дигәч, күңелемә өмет керде. Димәк, наркоз беткәч, аякларыма басам! Әмма мин икенче көнне йөрү түгел, селкенә дә алмадым. Калтырата да башлады. Табиблар, тиз генә җыелып ки­ңәшләшкәннән соң, операция ясарга булдылар. МРТ ясадылар. Баксаң, умырткалыгыма кан сауган икән. 2013 елның 2 декаб­рендә миңа операция ясадылар. Әмма мин көннән-көн үземне начаррак хис иттем. Әти-әнием башка хастаханәгә күчерергә булдылар, – дип сөйли Лиана.
 
Дүрт айдан күрештек
 
– Беренче вакытлар бик авыр булып истә калган. Без бик еладык. Нигә болай булды соң дип, үземне гел битәрләдем. Сөтем юк, баланың ашыйсы килә. Җит­мәсә, төрле катнашмалардан аллергия чыга башлады. Әти-әнием белән телефоннан сөйлә­шеп тордык. Алар түзмәделәр, баланы алып кайтып киттеләр, – ди Лиана. – Бары тик дүрт айдан соң гына улым белән яңадан күреш­тек. Сабый, безне күргәч, ятсынып елый башлады. Күңелгә бик кыен булды. Шулай да Камилне яшь ярымга кадәр әти-әни янында калдырырга мәҗбүр булдык. Ирем Илдар мине кая гына алып бармады. Өшкерүчегә дә, күрә­зәчегә дә... Кешенең бәхет­сез­легендә акча эшләүчеләрне дә күп күрдек. Табибларга да йөр­дек. Әмма бернинди үзгәреш булмады. Ә тормыш дәвам итә. Баланы үзебезгә үстерергә кирәк дигән фикергә килдек. Иремнең әти-әнисе янына күченеп киттек.
 
Тормышны ярату кирәк
 
Илдар эшкә урнаша, Камилне балалар бакчасына бирәләр. Инде тормыш җайлана дигәндә ге­нә, Лиананың аяклары кибә башлый. Табиблар тизрәк дәва­ла­нырга киңәш итә. Гаиләнең акчасы да булмый ул чакта. Чит ке­шеләр, туганнар ярдәме белән ире аны Кырымга алып китә. Өч тәүлек юлда баралар. Шифаха­нәдә дәвалану­ның ярдәмен тоя Лиана. Бер елдан тагын юлга чыгалар. Андагы табиблар Лиананы, син йөрия­чәк­сең, дип өмет­ләндерә. Аякларына махсус итек­ләр ясаталар.
 
– Ирем, эштән кайткач, көн саен яртышар сәгать мине атларга өйрәтте. Тырыша торгач, азрак кына алга китеш булды. Әмма әлегә мин йөри алмыйм. Тик бүгенге тормышыма да сөенәм, – ди Лиана. – Аллага шөкер, янә­шәм­дә якыннарым, кадерле ирем бар. Улым үсеп килә. Ул да минем йөрисемә ышана. Ирем белән өй төзибез. Үлем белән күзгә-күз очрашкач, мин тор­мыш­ның мәгъ­нәсен, яшәүнең ямен аңладым. Кулларым бар, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Һәр көннең кадерен белеп яшим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»