поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.06.2019 Җәмгыять

“Мәчебезгә типкән идем, аягым сынды”

Мин барлык җан иясен яратам. Эт, мәче, кошлар дигәндә, алар турында сөйләүче булса, дөньяларымны онытам. Елан, бака, тычканнан гына шүрлим. Безнең йортта мәчеләр аеруча күп. Дустым әлфирә бик тәрбияләгәч, шулай үрчеделәр алар. Караучы бар дип, якын-тирәдән дә китереп ташладылар.

Кемдер бик ярата песиләрне, ризык та биргәлиләр, ә кайберәүләр бу җан ияләрен бәреп үтерердәй булалар. һәрвакыт зарланып, аларның йортка керү-чыгу юлларын яптыру-бикләтүләре аркасында керә яки чыга алмыйча үлүче песиләр дә булды.
 
Рәхмәт инде, алар өчен иң күп игелекне шушы зур йортта яшәүче Гөлфинә эшли. Кыш көне ашарларына пешереп, сөтләр эчереп, махсус ризыкларын да сатып алып ашата. Җәй көне башта мәчеләр тамак туйдыра, кичен-иртән — каргалар, бик соң гына узсаң, керпеләр сыйланганын да күрәсең.
 
Былтыр сары мәче бер бала китерде. Аны имезгәндә, балалармы икән, янына сукыр мәче баласын куйдылар. Ике күзен тоташ элпә каплаган бу песи баласы бик кызганыч иде. Анасы ташлаганмы, югалтканмы — белмәдек. Менә шул бичараны сары мәче үзенеке белән бергә имезә башлады. Ялый үзен, ярата, карап торсаң исең китәрлек. үз баласын кемдер алып китте, ул шул сукыр үксезне үстерде...
 
Бер үсмер бала оя ясап, каты яңгырларда өстенә түшәп, карап торды. Мин оныгымны чанага яки арбага утыртып чыкканда да: “Апа, бе­рәр ярдәм кирәкмиме?” — дип сорап кына торды ул миһербанлы бала.
 
Бервакыт шул үксез мәче баласына ризыклар чыгарган хатын гыйбрәтле хәлләр сөйләде.
 
— Безнең авылда эт, мәче сөймәс берәү бар иде, — диде ул. — Берьюлы шул кеше күз алдында бер гөнаһсыз, авырлы этнең корсагына типкәли башлады. Бу хәл шундый тиз булды, без ярдәм итәргә дә өл­гермәдек, эт чинап җан бирде. Шуннан нәрсә булды диген — атна үтте микән, ишетәбез: бер тапкыр да чирләп карамаган әзмәвердәй әлеге ир нәкъ этне типкәләгән җирдә кич белән егылып үлгән.
 
Каты бәгырьле бер хатын турында да сөйләгәннәр иде. Объектта йөргәндә мәче-мазар күрсә, кайнап торган кое кебек җиргә тотып ташлый торган булган. Күпмедер вакыттан үзе дә шул чокырга егылып төшеп, пешеп үлгән.
 
Бер карендәшебез: “җен ачуым чыгып, мәчебезгә типкән идем, икенче көнне шул аягым сынды”, — диде.
 
Туган авылым — Мамадыш районы, Түбән Козгынчыда яшәүче Мөнир абыйларның мәчеләре өйгә бик керми иде. Этнең оясы киң, чебиләрдән калган ышык урын, шунда бер савыттан ашап-эчеп, мәче бе­лән бик тату яшәделәр. Салкын кышларда да, җәй көннәрендә дә бер-берсенә сыенып йоклыйлар, кайвакыт мәче эт өстенә менеп ята иде. Мөнир абый кайбер җәйдә мәчене урманга умарталыкка алып менеп китә, ул шунда хуҗаларча яши, абый көзен генә алып кайта иде.
 
Бер көздә абый мәчене менеп алырга өлгерми кала. Ул умарталыктадыр дип, берәү машина белән менеп, урмандагы йорт янына туктый. Машина эченнән этен төшерә. Ә мәче, абый килде дип, машинага йөгерә. Хуҗасы кисәк этен мәчегә өстерә һәм тегесе мәчене үтерә. Мөнир абый бу хәлне күңеленә бик авыр алды, өзгәләнде. ә авылдагы эт яши әле, тик ул да мәче дусты күрен­мә­гәч боегып калган.
 
Кыскасы, хайваннарны акылсыз дип һич әйтеп булмый. Уйларын әйтеп бирергә телләре генә юк. Аларның яратуы, дуслыгы эчкерсез­рәктер дә әле.
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»