|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2019 Хәвеф-хәтәр
Апаста янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаганАпаста янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаган. 9 июнь кичендә Табар Черкене авылында бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде. Районның янгын сүндерү бүлегенә мунча януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, аянычлырак хәл ачыклана. Хуҗа кеше көчле ут нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. Утка тирә-күршедә яшәүчеләр җәелергә ирек куймаган, аны тиз арада сүндергәннәр, дип яза Татар-информ.
Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, тикшерү эшләре вакытында, хуҗа кешенең мунча ягуы, мичне озак элдерә алмый азаплангач, бензин яки тиз янып китүчән сыеклык кулланган булу ихтималы ачыклана.
Зыян күрүче ир-ат “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән тернәкләнә алмыйча, аның гомере өзелә, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|