|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2019 Сәясәт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Рөстәм Миңнехановтан Тәбрис Яруллинның эштән китүен аңлатуны сорыйКичә Тәбрис Яруллин Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән китә, бу турыда үзе раслады, дип яздык. Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язып чыкты. Алар вазгыятькә аңлатма бирелергә тиеш дип саный: "Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. МИҢНЕХАНОВКА ⠀
⠀
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! ⠀
⠀
Безгә Тәбрис Яруллинның Бөтендөнья татар конгрессыннан китүе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис вазифасыннан алынуы турында хәбәр килеп иреште. Бу безне, йомшак иттереп әйткәндә, аптырашта калдырды һәм бу вазгыятькә аңлатма бирелергә тиеш дип саныйбыз. Әлеге хат – 1 мең кеше катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форум сайлаган Советының рәсми мөрәҗәгате.
⠀
Тәбрис Яруллин тарафыннан җитәкләнгән форум чын чынлап үсеш кичерде, ныклап аякка басты, ул дөнья буйлап барлык татар яшьләрен туплый алды, ышанычны яулады. Соңгы елларда татар яшьләре форумы тарафыннан төрле проектлар тормышка ашырылды. Аерым алганда, "Мин татарча сөйләшәм" чарасы яңача яңгыраш алды, аның аша заманча татар мәдәниятенә меңнәрчә яшьләр тартылды. "Печән базары" фестивале үткәрелә башлады, татар темасына үткәрелгән беренче open space маркет чарасында ел саен дистәләрчә мең кеше катнаша. Яшьләр форумы –Татарстанда икетеллелекне яклауда иң күп эш башкарган оешма, ел саен төрле дәүләт һәм хосусый оешмаларына йөзләрчә хат-мөрәҗәгать җибәрелә. "Акыл фабрикасы" белем бирү проектлары аша инде меңнәрчә кеше узган, татар темасына тартылган. Исемлекне тагын озак дәвам итеп була. Болар барысы да – Тәбрис Яруллин һәм аның командасы инициативасы белән башкарылган ихлас эш. Татар җәмгыяте аларның актуаль икәнлегенә инанды. ⠀
⠀
Тәбрис Яруллин – форум эшчәнлеген җанландырган шәхес. Хәзерге вакытта Форум тарафыннан башкарылган проектлар аннан башка туктап калу куркынычы бар. Аны бу эштән читләштерү татар мәдәнияты, мәгарифе, татар яшьләре хәрәкәте үсешенә зыян салачак. Аның җитәкчелегеннән азат булса, гомумән, яңа татар мәдәниятенә, сәясәтенә зур зыян булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы исеменнән бу хәлгә карата борчу белдерәбез. ⠀
Бөтендөнья татар яшьләре форумны Советы үзе эченә яшь галимнәр, укытучылар, шагыйрьләр, язучылар, режиссерлар, музыкантлар, дин әһелләре һ.б туплый һәм Ярулинның эшчәнлегеннән тулы канәгатьбез", диелә мөрәҗәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|