|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2019 Язмыш
Яшәргә кирәк!Шәфкать туташы булу – Зөлфия Шакированың балачак хыялы. Чистай шәһәрендәге медицина училищесын тәмамлагач, Балык Бистәсе районының Зәңгәр Күл авылына эшкә җибәрәләр аны. Шунда кияүгә чыгып яши башлаганга 24 елдан артык вакыт узган. Беркемгә дә сер түгел: яшьләр шәһәргә агылганлыктан, авыллар күзгә күренеп картая. Әби-бабайлар гына төп нигезгә тугры булып кала. “Алар турында уйласам, күңелләр тула, олы кешегә игътибар аеруча кирәк бит, – ди Зөлфия. – Кайчандыр тормышлары гөрләп барса, йортлары бала-чага чыр-чуына күмелсә, хәзер барысы да тынып калган. Ул йортларда ялгыз әбиләр гомер кичерә”.
Мондый уйларга бирелүенең дә сәбәбе бар: авыл фельдшеры Зөлфия Шакирова ире Радик белән биш бала үстерә. Дүртесе – уртанчылар һәм төпчекләр – игезәк малайлар, олысы – кыз. Япь-яшь күренгән 44 яшьлек Зөлфиядән, алар – үзегезнең балалармы, кайчан өлгердегез, дип аптырап сораучылар байтак икән. Батыр йөрәкле, өлгер анага карап, әлбәттә, сокланмаслык та түгел. Ире белән медпунктка эшкә кергәч танышалар. Бер-берсен сынап озак йөрмиләр, өйләнешеп тә куялар. Башта кыз бала туа, аннары – игезәк малайлар. Ун елдан соң кабат ике малай... Таныш-белеш, тагын икене тапсаң, Президент автобус бирәчәк, әйдә, тырыш, җиде балага күп калмады, дип шаярта икән. Авыл бетмәсен, яшәсен дип, Зөлфия бала ташый да бала ташый, дип мактаучылар да бар үзен. Зөлфия – машина ук алмаса да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт сүзләре ишеткән, медаль белән бүләкләнгән бәхетле ханым.
Олы кызлары, әнисе юлыннан китеп, Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Әлегә бәби белән декрет ялында утыра. Кече уллары беренче сыйныфны бетергән. Уртанчы малайлар да үсеп, эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштерәләр, заводта эшлиләр дә икән.
Авыл фельдшерының эш сәгатьләре дә кешечә түгел, билгеле вакытта эшләп, аннары тынычлап ял итә алмый ул. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырып алырга мөмкиннәр. Биш бала үстерүче ана ничек барысына да өлгерә? Зөлфиягә каенанасы – бик зур ярдәмче икән. 25 ел буе бергәләп яшиләр. Бер тапкыр да сүзгә килгәннәре юк. Авыр чакларда Зөлфиянең эчтән генә әйтә торган сүзләре бар: “Яшәргә кирәк!” “Беркемнең дә күңел сандыгы буш түгел, – ди ул. – Каенанам, яшьли тол калып, өч баланы берүзе үстерә. Ирем әтисеннән тугыз айлык булып кала. Шуларны истән чыгармыйм, әйбәт яшәргә, авыр сүзләр әйтмәскә, дим. Олы кешенең күңеле тиз кителүчән...” Зөлфиянең яхшы киңәшчеләре дә бар. Күрше әбиләреннән, яшьлегеңдә нәрсә чәчсәң, картлыгыңда шуны урасың, дигән сүзләрне еш ишетә ул һәм күңеленә сеңдереп куя. Үзе дә дүрт киленгә каенана булачак бит.
...Көзге пычрак вакыт, кичке караңгылыкны ертып, фельдшер яшәгән йорт ишеген шакыйлар. Бер үсмер, күрше авылдан матайда кайтып килгәндә, юлдан читкә очып төшкән икән. Зөлфия, тиз генә киенеп, олы юлга йөгерә. Шөкер, үсмер исән, гәүдәсен тота, теш казанлыгы сынган һәм авызыннан кан ага. Бик күп кан югалтканлыктан, әллә ниләр булырга мөмкин. Зөлфия, районга шалтыратып, “ашыгыч ярдәм” чакыра. Машина юк, дигән җавап ишеткәч, олы юлдан узучыларны туктата. Егетне район үзәгенә алып китәләр... Үсмер егет дигәнебез шул хәлләрдән соң фельдшерлыкка укыган, өйләнгән, ике баласы бар. Юл һәлакәтенә очрагач, ярый әле вакытында ярдәм кулы сузганнар.
80 яшьлек әби, егылып, башын яргач та, Зөлфиягә шалтыраталар. Ул ире Радикка аңлатып тормый, әйдә, киттек, ди. Барып керсәләр, әбинең кан басымы күтәрелгән, уколлар кадап, башын бинт белән чорнап бәйләп бетердем дигәндә, икенче гаилә шалтырата. “Әни егылды, тиз генә мен!” – диләр. “Монысы исән-сау, әйдә, тегесенә киттек”, – ди Зөлфия иренә. Ул әбигә инсульт булган, егылган, бер ягы эшләми, аяк-куллары салынып төшкән. Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсенә шалтыратып, “ашыгыч ярдәм” чакыралар. Фельдшер куйган диагноз расланып, район белгечләре әбине Казанга алып китеп бара. Алар артыннан ук башын ярган әбинең ярасын тектерергә Зөлфия ире белән бергә хастаханәгә юл ала.
Менә шулай, бер-бер артлы чакырулар, ярдәм итүләр, рәхмәт ишетүләр... Авыл фельдшеры Зөлфия Шакированың эше тынгысыз. Аның янына башка авыл халкы да килә, кесә телефоны номеры кемдә генә юк. Төн уртасында, киңәшергә иде, дип тә шалтыраталар. Әбиләргә даруны ничек эчәргә икәнне дә аңлата ул, зарларын да тыңлый, тынычландырырлык сүзләрне дә таба. Үзенең эчтән генә әйткән сүзләрен дә кабатлый: “Яшәргә кирәк!”
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|