|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2019 Шоу-бизнес
Җәвит Шакировның улы Искәндәр: “Авыр инде... Аңымны югалткан вакытлар да булды”Яшь башкаручы, Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр Шакировны башта тазалыгы өчен тәнкыйтьләделәр. Хәзер ябыгу юлында уңышларын күреп, мактап туя алмыйлар. Аннан үрнәк алып, илһамланучылар да күп. Хәтта олы яшьтәге апалар да соклануын белдерә. Чыннан да, Искәндәрнең уңышы зур: өч ай эчендә 147 килодан 93 килога кадәр ябыккан! – Искәндәр, кайчан артык авырлык җыя башлаган идең?
– Мәктәпне тәмамлагач.
– Кыска вакыт эчендә 50 килодан артык авырлыктан котылуның сере нидә?
– Сере юк: үзеңне кулга алырга һәм алга! Үзеңне жәлләп ятарга ярамый. 19 февральдә ябыга башлаган идем. Тагын 20 килоны ташларга исәп бар. Кемнәргә мотивация кирәк, миңа язсыннар. Мин хәзер мотивация бирү белән шөгыльләнәм.
– Ябыгуы авыр булдымы?
– Авыр инде. Яңа яшәү рәвеше, яңа туклану режимы, бөтенләй яңа тормыш башлана... Бәлки мин ябыгучылар өчен иң яхшы мисал да түгелмендер. Чөнки организмны көчләп, үземне жәлләмичә, тренажер залларында чаптым. Көчсезләнеп, хәлсезләнеп диванга чыгып ята идем. Елый-елый йөгергән, аңымны югалткан вакытлар да булды.
* * *
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 23 нче саныннан укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|