|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2019 Дин
«Рәхмәтулла» мәчетен төзелеш башланды. Миңнеханов исеменә хатны 1 мең гаилә имзалаган (ФОТО)Казанның Авиатөзелеш районында мәчетләр күп түгел. Булганнары да бистәләрдә генә. Годовиков һәм Симонов урамнары киселешендә “Рәхмәтулла” мәчете төзеләчәге турында хәбәр иткән идек. Һәм менә кичә 9 июнь көнне мәчетнең фундамент урынын казу эшләре башланды. Бөтен документлар тәртиптә булуга карамастан, мәчет төзелешенә каршы булучылар да бар иде. Әмма мәчет монда кирәк диючеләр күбрәк. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, шушы көннәрдә Годовиков, Симонов, Максимов, Молодежная, Ленинград, Академик Павлов урамнарында яшәүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменә хат язганнар. “Авиатөзелеш районында барлык мәчетләр дә поселокларда, монда мәчет төзү бик мөһим һәм кирәк”, - диелгән анда. Әлеге хатны меңнән артык гаилә имзалаган.
“Бу мәчетне төзү – безнең өчен стратегик мөһим мәсьәлә, чөнки берничә кеше каршылыгы белән бу мәчет төзелми калса, киләчәктә бөтен төзеләсе мәчетләр дә шундый ук язмышка дучар булырга мөмкин”, - ди “Рәхмәтулла” гыйбадәтханәсен башлап йөрүчеләр.
Мәчет төзелешенә сез дә ярдәм итә аласыз.
Сбербанк картасы номеры: 4276 6200 4928 3736
Бөтен сораулар буенча мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Ясавиевка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Телефоны: +7 (917) 270-08-40
--- |
Иң күп укылган
|