поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2019 Мәдәният

Ни өчен Башкортстан тамашачысы тәрҗемә спектальләрне яратмый?

"Нәүрүз" фестиваленең матбугат үзәгендә Башкортстан театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына театр белгече, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина һәм Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры режиссеры Азат Җиһаншин җавап бирде.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кичә тәкъдим иткән “Үткәннән килгән ханын” спектакле тамашачылар тарафыннан төрлечә кабул ителде.
 
«Пьеса өзлексез үзгәреп торган вакыйгалардан гыйбарәт. Безнең тамашачыга моны кабул итүе кыен, чөнки безгә башыннан ахырына кадәр аңлашыла торган тарих кирәк. – диде Динә Дәүләтшина. – Без кара комедия уйнамыйбыз һәм тамашачыны йөз процент мистикага батырмыйбыз, гәрчә, режиссер моны сакларга тырышса да. Спектакль тамашачы хакына бераз йомшартылды».
 
Театр белгече әйтүенчә, әгәр спектакль мәскәү тәнкыйтьчеләре күргәнчә, башкорт халкы менталитетын исәпкә алмыйча куелса, премьераның беренче көненнән соң ук зал буш булыр иде.
 
«Без режиссер белән спектакльнең ахырга кадәр барып чыкмаганлыгын аңлыйбыз, тик “Үткәннән килгән ханын” – көнбатыш драматургиясына орыну, театрның үсеше өчен кирәк булган башка стильдә эшләп карау», – дип басым ясады Динә Дәүләтшина.
 
Театр белгече: “Башкортстанда да, Татарстандагы кебек үк, тәрҗемә спектакльләрен яратмыйлар”,- диде.
 
Фестивальдә Альбер Камю пьесасы буенча “Калигула” спектаклен тәкъдим итүче режиссер Азат Җиһаншин да аны хуплады.
 
Режиссер спектакльне үз-үзендә һәм һәрбер кешенең күңелендә казыну өчен куюы турында әйтте. «Мин үзем дә берни белмим, шуңа бу спектакльне куйдым да, - диде ул. – Спектакль безнең хакта, кешеләр турында, һәркем күңелендә бәләкәй Камю утыруы хакында. Кемдер аны көн дә үстерә, үз өстендә эшли һәм яшәргә өйрәнә. Монда меңләгән сораулар, җавапларын үзегез эзләгез».
 
«Уфада мин бу спектакльне фәлсәфәне сагынучы тамашачылар өчен куйдым. Мин аларның барлыгын белдем, - диде режиссер. Спектакль сезонга 1-2 мәртәбә күрсәтелә һәм зал һәрвакыт тулы».
 
Кичә Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән “Өстаган” спектакленең режиссеры Антон Федоров матбугат конференциясенә килә алмады. Чөнки конференция вакытында әлеге режиссерның “Нәүрүз” фестивалендә тәкъдим ителәчәк икенче эше - “Глумов” спектакленә әзерлек бара иде. Островский әсәре буенча әлеге спектакльне Антон Федеров Салават башкорт дәүләт драма театырында куйган.
 

---
Камал театры
№ --- | 07.06.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»