|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2019 Җәмгыять
Активистлар Илфак Шиһапов исемен Казан һәм Лениногорски урамнарына бирүне сорый"Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Төрки караш" газеты редакциясе Казан һәм Лениногорски шәһәрләре башлыкларына продюсер, журналист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның исемен мәңгеләштерүне сорап мөрәҗәгать итте. Татар активистлары 2017 елда гомере өзелгән Шиһаповның исемен Лениногорски һәм Казан урамнарының берсенә, музыка мәктәбе яки гомум мәктәпкә бирергә тәкъдим итә. Моннан тыш, алар Шиһапов яшәгән һәм эшләгән биналарга истәлек такталары кую, аның туган көнендә концерт яки башка мәдәни чаралар оештыру дөрес булыр иде дип саный. Бу хакта Азатлык яза.
"Ни кызганыч, Илфак Шиһаповның бик күп җырлары җырланмый калды. Тик шулай да, аның башкарган эшләре милләтебез һәм җөмһүриятебез алдында бәяләп бетергесез. Без исә Илак Шиһаповның мирасын саклап, бу шәхескә карата тирән ихтирам буларак, аны һәрвакыт хәтерләп, искә алып яшәргә тиеш!", ди активстлар.
Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 2017 елда 49нчы яшендә вафат булды. Ул беренчеләрдән булып татар эстрадасына социаль җыр жанрын алып керде. Аларда татар милләте язмышы, җәмгыятьтәге социаль проблемнар күтәрелде.
Шиһапов оста журналист буларак та билгеле. Төрле елларда ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газетларында эшләде. Авыллар тарихын өйрәнде, шәҗәрәләр төзеде.
--- |
Иң күп укылган
|