поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2019 Ана теле

Ана теле. Авазлар тәртип белән, тел канунына буйсынып ялгана. Моңа нәхү (синтаксис) фәне өйрәтә (Дәвамы)

Дөрес бәйләнгән тезмә белән генә аңлашып, аралашып була. Үткән язмада без: “Авазның асылын аңлау, бигрәк тә аларның сөйләм барлыкка китерү максатында бер-берсенә кушылу, хәрәкәткә килү хәсиятен аңлау өчен иң әүвәл бу күренешләрне татар теленең төп законнары белән бәйләнештә карау фәнни нигезле булыр; Һәр законга мөнәсәбәттә гамәли әһәмиятен ачыклый бару мәслихәттер”, дип искәрткән идек.

Сингармонизм законыннан башлыйк. Бу канунның асылына карата без инде махсус язма багышлаган идек,  ә менә авазлар бәйләнешенә (ягьни сөйләмгә) карата бу законның нинди гамәли мөнәсәбәте бар? Бу хакта моңарчы фәндә уйлану-күзәтүләр булганмы? Менә, мисалга, Гыйбадулла Алпаров фикерләрен кабатлап искә төшерик әле:  Сингармонизм нәрсә ул? Бу канун буенча сүзләрнең калын яки нечкә әйтелүләре берәр төрле авазга иярүдән киләме, әллә ул бөтен сүзнең бер табигатеме? Бу мәсьәләне ачу өчен монда берникадәр аңлатма ясап китәргә кирәк була.  Сүзләрнең калынлык, нечкәлекләре, бер сүзне әйткән чакта тел ни рәвештә торса, сүзне әйтеп бетергәнгә чаклы шул торышын үзгәртми саклавыннан – ялкаулыгыннан килә.
 
Калын сүзне әйткәндә, ияк аз гына ачыла төшеп, тел арткарак тартыла. Тел очы турысында бушлык күбрәк калдырылып әйтелә. Нечкә сүзне әйткәндә, ияк ябыла төшеп, тел алгарак килә.  Тел төбе белән йомшак аңкау арасында ачыклык күбрәк калдырылып әйтелә. Бөтен кушымчалары белән бөтен сүзне әйтеп бетерми торып, тел үзенең шул торышын үзгәртми. Менә бездә сингармонизм табигате шуннан гыйбарәт”. (Алпаров, 1945, 40 б.).
 
Телче галимнең авазларның бәйләнеш механизмының хәсиятен сингармонизм кануны нигезендә аңлатканда физиологиягә нигезләнүеннән тыш моны мантыйк белән,  ягъни психологик сәбәп белән дә аңлатырга-төшендерергә омтылуы – бик тә уңай күренеш. Авазлар тезмәсенең бер төрле тавыш белән әйтелергә омтылуын ул телнең, аның хәрәкәтенең “ялкаулыкка” омтылуыннан, ди. Бу, фәннилектән бигрәк, образ-сурәт белән аңлатуга тартым. Дөресрәге, авазларны кушып әйтү механизмының “ялкаулыгыннан” бигрәк, әйтү вакытын һәм моңа китә торган көч-куәтне исраф итмәскә омтылу белән аңлатырга кирәктер. Уйлап карагыз: әдәбияттәге, перистәннәр, дип уйлап,  шулай әйтергә җыенган организмның  әдәбияттагы, пристаньнәр,  дип әйтергә мәҗбүр булганда табигый хәрәкәтенең, тавышның үзгәрүен, зәгыйфләнүен ничек аңлатырга?! Ничек акларга?! Нигә татар үзен шушындый гайре табигый каршылыкка мәҗбүр итә?!
 
Алга таба галим сингармонизмның асылын тагын да җентеклерәк, нечкәләбрәк аңлата: “... Бездә сингармонизм бөтен сүзнең бөтен торышынча алынгандагы бер табигате ул. Сүзләрнең калынлык, нечкәлек табигате аның мәгънәсе белән, сөйләүченең башындагы тасавыр белән бәйләнгән. Чөнки зур һәм эре нәрсәләр бездә күбрәк вакыт калын әйтелүчән, кечкенә һәм вак нәрсәләр күбрәк нечкә әйтелүчән була. Калынлык, нечкәлек сүзнең башындагы яки тамырындагы бер авазга (йә бер хәрефкә) карап йөрми. Сөйләүче, бер сүзне әйтергә теләп, авызын ача башлаганда ук (экскурсия чагында), авыз эчендә үзенең телен, үзенең тасавырына мовафыйк рәвештә, я калынга, я нечкәгә ипләп куйган була; гүя телгә: “ Син, тел, бу сүзне менә шул көе торып кына әйт, урыныннан күк кузгалма!”– дип боерык бирелә.
 
Бу табигать төрек телләреннән башка телләрдә күренми. Гарәп, рус һәм башкаларда сингармонизм юк. Аларда бер сүзне әйтеп бетергәнче, тел әлләничә хәлгә кереп, үзгәреп тора. Шуңа күрә аларда бер сүзнең бераз авазы калын, бераз авазы нечкә итеп әйтелергә мөмкин. һәм ул аларда шулай да.
 
Төрек телләрен тикшерүче кайбер рус, Европа галимнәре (тюркологлар) бу сингармонизм табигатен, “төрек телләрендә сузык авазлар гармониясеннән (гармония гласных) гыйбарәт” дип аңлаганнар, шулай дип язалар да. Хәлбүки бездә сузык авазлар гына түгел, тартык авазлар да калынлык, нечкәлектә бер-беренә охшашалар, барсы бергә гармония хасил итәләр. Дөресе, бездә бу канунны “гармония звуков  в прогрессивном порядке –  бөтен авазларның уңайга таба бер-беренә ярашуы” дип әйтергә, шул мәгънәдә генә аңларга тиеш була.
 
Билбау, китап, каләм, бәгърем... кебек, берничә сүзләргә карап, бездә сингармонизм юк икән, дип куярга ярамый. Дөрес, бездә кушма сүзләрдә тулы гармония булып җитә алмый. Ләкин бу вакытта да бер иҗектән дә кими алмый, ягъни гармония иң кимендә бер иҗектә тулы көенчә кала. Читтән кергән каләм, китап, кадер... кебек сүзләрне без иске мәдрәсәләрдә өйрәнү, махсус күнегү сәбәпле генә әйтергә өйрәнгәнбез; Югыйсә аларны авыл кешеләре һәм балалар кәләм, китәп, кәдер... яки калам, кыйтап, кадыр ... дип әйтәләр.
 
Билбау, актирәк, Гөлбану... кебек үз сүзләребезне без гармония ягыннан бил+бау, ак+тирәк, Гөл+бану ... дигән аерым сүзләргә караган кебек карарга тиеш булабыз. Әйтелеш ягыннан тел аларны бер сүз дип белми, алар тел өчен син бар, мә ал, тор эшлә... дигән сүзләрне әйтү белән бер.
 
Ләкин без, руслардагы кебек, бер иҗектәге авазларның берсен калын, берсен нечкә итеп әйтә алмыйбыз, пыль, пил, мать, мят... кебек бөгелешләр бездә юк. Димәк, бездә сингармонизмның  киме бер иҗектә, күбе бөтен кушымчалары белән бергә бөтен сүздә була дип аңларга тиеш”.
 
Китапта шушыннан соң китерелгән искәрмә дә игътибарга лаек: “Телчеләребез арасында калынлык, нечкәлектә сузык авазлар асыл булып, тартык авазлар фәкать шуларга ияреп кенә калын я нечкә булып әйтеләләр, дигән бер караш бар. Бу фикер безгә бүтән халыклардан килеп кергән бер аңлашылмаудан гыйбарәт. Рус, Европа телләрендәге сүзләр иҗек саен бер калынаеп, бер нечкәреп әйтелү гадәте булганга күрә, алар саннары аз булган сузык авазларның калын, нечкәләренә аерым хәрефләр алып, тартык авазларны шуңа ияртергә мәҗбүр булганнар. Хәлбүки аларда да моны табигый дип булмый. Чөнки бер иҗектәге бөтен тартык авазлар сузык авазга ияреп бетә алмый. Мәсәлән, русчада няня, дядю сурәтендә язылган сүзләр рус фонетикасында ньаньа, дьадьу дан гыйбарәт икәнлеге күрсәтелеп тора. Пыль, пил сүзләрендәге л авазлары да сузык авазларның гармониясенә бөтенләй каршы әйтелгән.
 
Бездә гармония бөтен сүздә булып, аерым–ялгыз авазлар үз торышынча калын да нечкә дә була алмаганга, бу иярешү дигән фикер безнең телебезгә бигрәк тә туры килми. Бездә мәгълүм бер мәгънәгә куелган бер сүзнең гармониясенә ул сүзнең бөтен авазлары иярә дисәң, дөресрәк булачак (Шунда ук, 42 б.).
 
Авазларның сөйләмдә үзгәреше, чыннан да, әһәмиятле мәсьәлә. Г.Алпаров фикерләрен күзәтүне дәвам иттерик әле: “Телдә (дөресе: сөйләмдә– Н.И.) һичбер аваз аерым әйтелми, башка авазлар белән бергә кушылып йөри. Шуңа күрә авазлар һәрвакыт бер генә төсле (? – Н.И.) әйтелмиләр, күршесенә ияреп бераз үзгәрәләр.
 
Сүз эчендә авазлар бер-беренә янәшә килгәндә, төп сүзгә кушымчалар тоташкан чакта, фонетика кануннары буенча, бер-берсенә төрлечә тәэсир итеп үзгәрешүләр була.
 
Янәшә авазларның бер-беренә “йотылуы”  ассимиляция дип атала. Авазларның йотылуы күбрәк сөйләү әгъзаларының ялкаулыгыннан, югарыгы авазны әйткән чакта сөйләү әгъзасы ни хәлдә булса, соңгы авазны әйткәндә дә шул торышын саклап, үзгәртергә теләмәвеннән килә. Шунлыктан югарыгы аваз түбәнге авазның үзгәреп әйтелүенә сәбәп була. Мондый йотылышка уңайга таба йотылу дип әйтелә. Мәсәлән, китде, шундан, аңла ... сүзләрендә д, л авазлары уңайга йотылып әйтелә: китте, шуннан, аңна...
 
Кайвакыт йотылу сөйләү әгъзаларының түбәндәге авазларны әйтергә алдан хәзерләнеп (әзерләнеп – Н.И.) торуыннан да килә. Бу вакыт соң килгән авазлар югарыгы авазның үзгәреп әйтелүенә сәбәп була. Мондый үзгәрешкә кирегә таба йотылу дип әйтелә: бу+көн – бөген (бүген), бу+ел – быел, килгәнләр – килгәлләр (килгәннәр... Бу мисалларда у, н авазлары түбәнге аваздан йотылганнар.
 
Авазларның йотылуы актив сөйләү әгъзаларының тартуы белән була:   1) тавыш коралы тартуы, 2) кече тел тартуы,   3) тел төбе тартуы, 4) тел очы тартуы (палатализация –нечкәртү), 5) ирен тартуы (лабиализация – иренләштерү).
 
Телдә авазларның бер-беренә йотылулары гына түгел, төрле сәбәпләр белән төшүе, алмашуы, яңа бер аваз килеп чыгуы да бар. (Шунда ук, 45 б.).
 
Сузык авазлар үзгәрешенә аерым диккать итик. А ның сүз башыннан үзгәрә барып (о га охшап) соңгы иҗектә генә (басым төшкәндә) чын а булып әйтелүе (Кара, балаларга, ташламаганнар – кора, бололарга, тошламаганнар); О (ө) авазының тартуы. Аның төп урыны сүзләрнең беренче иҗеге булса да, ул үзеннән соңгы 2 нче, 3 нче иҗектәге авазларның да “оланып” яки “өләнеп” әйтелүенә сәбәп була. Үзеннән соңгы иҗекләрдәге ы–э авазларына, хәтта 3–4 буынга җиткәнче, тәэсир итә ала. Кыргыз, башкорт телләрендә бу о–өләрнең түбәнге авазларга тәэсире бик көчле. Мәсәлән, бөтенесе, томан, көләм, төрле, озынлыгы, төзелеше, көлдердеме дигән сүзләр шушы беренче буындагы о–ө тәэсире белән бөтөнөсө, томоан, көлөәм, озоглого, төзөлөшө, көлдөрдөмө кебегрәк әйтеләләр.
 
Бездә бу авазның түбәнгә тәэсире 2–3 иҗектән артык еракка китми. Сүз ахырына таба киткән саен ирен тартуы кими барып, 4–5 буынга киткәч, бөтенләй югала (Шунда ук, 47 б.).
 
Сиземләдегез булыр, аерым авазлар, аларның хәрәкәте  турында күп сөйләргә була, тик аваз йөзендә тулаем сөйләм хәсиятен күзаллап булмый, аваз әле ул сөйләмнең бер күзәнәге генә, безгә алардан кушылган эрерәк берәмлекләргә – кушымчаларга, иҗекләргә – күчәргә вакыттыр.

 


Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 06.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»