поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2010 Җәмгыять

БЕЗ БЕЛМӘГӘН СУГЫШ

(Егор дәдәй бәяны)

Василий атлы танышым бар. Беркөнне аның белән сөйләшеп утырганда Бөек Ватан сугышы хәлләрен дә телгә алдык. Аның китапларга язылмаган, кешеләргә мәгълүм булмаган күп серләре булуы турында белә идем. Василийга туганнан туган тиешле апасының ире Егор дәдәйнең, сугышта катнашып, маҗарага тиң хәлләргә тап булуы турында ишеткәч исем китте. Моннан биш еллар элек кенә вафат булган Егор дәдәй кайнишенә менә ниләр сөйләгән:

 

– Кечкенәдән шук-шаян булып үстем, бер урында тик кенә утыруны белмәдем. Еш кына үзем кебекләрне ияртеп, колхозның алма, яшелчә бакчасын басарга алып бардым. Ачлык күрмәдем. Әти балта остасы иде, нинди авыр елларда да биш баласын икмәктән аермады. Укырга яратмасам да, әти-әни: “Укы, Егор, укыган кеше югалмый ул”, – дип тәкрарлагач, алар сүзенә колак салудан битәр, кара эштә чиләнәсем килмичә, яхшы укыдым.

 

7 сыйныфны тәмамлагач, берәр ел тирәсе колхоз бригадасында хисапчы булып йөрдем дә, Чистайга китеп, аэроклубка укырга кердем. Хыялымны чынга ашырдым. Кечкенә чагымда ишләрем белән яланаяк тузан туздырып чабып йөргәндә үк һавада аэроплан күреп әсәренгән идем.

 

Аллаһы Тәгалә миңа сәламәтлекне кызганып бирмәгән – медкомиссияне җиңел уздым. Безне аэроклубта парашюттан сикерергә генә түгел, җиңел самолет белән идарә итәргә дә өйрәттеләр. 1941 елның җәй айлары якынлашкач, мине хәрби хезмәткә алыр вакытлары да җитте. Шул чагында сугыш башланды. Авылга кайтып, өйдәгеләр белән саубуллашырга ике көн вакыт бирделәр дә июнь ахырында ашыгыч төстә фронтка озаттылар. Немецның зур җиңүләр белән көнчыгышка ыргылган чагы. Совет гаскәрләре армиясе тулысы белән чолганышта кала, әсирлеккә төшә. Мин эләккән Көньяк-көнбатыш фронт аеруча авыр хәлдә иде.

 

Бүгенгедәй хәтеремдә: авиаполк командиры безнең “кукурузник”лар эскадрильясына чолганышта калган дивизияләр өчен азык-төлек һәм сугыш кирәк-ярагы төяп очарга кушты. Йөкләрне, тиешле ноктага җиткәч, парашютта ташларга диелде. Боерык бирелгән, үтәми хәлең юк. Очкычларның күбесе картада күрсәтелгән координатларга барып та җитә алмады, гитлерчылар барлык төр кораллардан ут ачып, безне берәм-берәм бәреп төшерергә кереште. Кайберәүләр парашютта сикерергә өлгерә, кайберәүләр – юк. Шырпы кабы кебек дөрләп янган самолетларның, артларыннан төтен эзе калдырып, фашистлар хакимлек иткән территориягә төшеп шартлавы күренә. Кинәт китереп бәргән кыргый көч безнең очкычны да бер якка чөйлектерде. Штурвал артында утырган экипаж командиры һава кораблен көч-хәл белән турылый алды. Тик салон эче төтен белән тулды, иллюминатор аша ялкын телләре биешкәне күренде. “Сикер!” – дип кычкырды миңа командирым. “Ә үзегез?” – дип әйтергә теләгән фикер уй гына булып, авызымнан чыкмыйча калды, көч-хәл белән тирә-ягыма шыплап тутырылган кирәк-ярак арасыннан үрмәләп чыгып, люк-ишекне ачтым һәм бушлыкка сикердем. Әллә ничә дистә мәртәбәләр парашюттан сикереп алган күнекмәләрне кулларым акылымнан башка эшләгән. Янымнан нәрсәләрнеңдер сәер выжылдап очулары мине айнытып җибәрде. Тәнем эсселе-суыклы булып китте, бу – дошман ядрәләре иде. Берәрсе эләксә, дөнья белән хушлашасыңны көт тә тор. Ә үләсе килми. Аста фрицларның минем төшәсе урынга таба йөгерешкәне күренә. Ату, гөрселдәү авазлары тынган арада аларның үз телләрендә нәрсәдер һай-һулап кычкырганнарына кадәр ишетелгән кебек. Бетте баш: я әсирлеккә эләгәм, яки атып үтерәләр. Командирның парашютта төшкәне күренми, сикерергә өлгермәде микәнни?! Очкычның шартлавын да искәрмәгәнмен.

 

Аякларым җиргә орынуга парашют гөмбәзе артымнан төшеп җитәргә өлгермәде, немецлар көлешә-көлешә мине эләктереп алды. Парашют бауларын да үзләре ычкындырды. “О русс, гут!” – дип сөйләнә-сөйләнә аркамнан кактылар, берсе яңагымнан сыйпап алырга да өлгерде. Ике автоматчы ике ягымнан сөйрәп диярлек урман читенә урнашкан КПларына (командный пункт) алып китте. Монда инде безнең эскадрильяның берничә очучысын китергәннәр иде. Алар тирәсендә сакчылар йөренә, берсе авыз гармунында ниндидер күңелле марш сыздыра.

 

Блиндаждан югары чиндагы офицер чыкты. Сакчылар аны хәрбиләрчә сәламләп, үрә каттылар. Сакчылардан берсе йөгереп диярлек югары чин каршына килеп, нидер аңлатты. Офицер битараф кына безнең төркемгә күз ташлап, алып китегез, дигән мәгънәдә кул селтәде. Конвой башлыгы яраннарына әмер биргәч, тегеләре “шнелле”, дип әсирләр төркемен блиндаж яныннан алып китәргә ашыкты. Күпмедер ара үткәч, түбәндәрәк сузылган юлдан тузан болыты күтәреп атлаучы озын колонна килгәне күренде. Колоннаның бер башыннан икенчесе күренми, меңләгән хәрби әсирләрне көнбатышка куалар иде. Безне дә шушы колоннага китереп куштылар.

 

Юл маҗараларын сөйләп тормыйм. 1941 елның көзендә мин инде Германиянең кечерәк бер шәһәре тирәсендәге концлагерьга эләгүемне генә әйтәм. Гадәттә, немецларның кешелексезлеге, әсирләрне ач тотуы, кыйнаулары турында язалар. Безгә бу яктан бәхет елмайды, дип әйтергә кирәк: тамак туйганчы ашатмасалар да, ризык билгеләделәр. Бер төркем әсирләр концлагерьга китерелгән көнне үк барактагы нарларга урнашырга өлгермәдек, немец бюргерларына (алпавытларына) тараттылар. Мине һәм тагын ике иптәшне шкафтай дәү гәүдәле алпавыт сайлап алды. Беләк мускулларыбызны капшап карау белән генә чикләнмичә, авызыбызны ачтырып, тешләрне, колак һәм борын тишекләребезгә кадәр тикшерде. Шулай итеп, ике атналык өйрәтүләрне санамаганда, мин бер тапкыр атарга һәм бомба ташларга да өлгермичә, июль аенда ук әсирлеккә эләктем. Сугыш ахырына кадәр алпавыт Шварцның биләмәләрендә җир эшкәртеп иген үстерү, утарында дистәләгән мөгезле эре терлеген симертү белән шөгыльләнергә туры килде. Тырышып эшләгәнгә, немец бае ашавын да кызганмады. Союзниклар гаскәре килеп безне азат иткәндә, минем гәүдә авырлыгы йөз килога җиткән иде. Хәтта бюргерның утарын ташлап китәсем килмәде.

 

Америкалылар безгә үзләрендә калырга тәкъдим итте. Яшәргә Англия яки АКШны сайлау мөмкинлеге бар иде. Советлар ягына чыксагыз, анда сезне Колыма көтә, дип кисәттеләр. Беренче мәлдә читкә китәргә ымсынып та куйдым. Нигәдер, шул чагында урман каплаган Зәй тауларын, елгада су коенуларны исемә төшердем. Күз алдыма әни килеп басты. Икеләнүләрем юкка чыкты, иптәшләремә ияреп, мин дә СССРга кайтуны мәгъкуль күрдем.

 

Демаркацион линияне атлап чыгуга, безне особистлар каршы алды. Монда инде сүз озайтып тормадылар, чиртсәң кан чыгардай чырайлы әсирләр буламыни дип, хәрби трибунал хөкеме белән 25 елга Иркутск якларындагы ГУЛАГ лагерьларына озаттылар. Тугыз ел тайга урманнары кисеп чиләндем. Тиран Сталин үлгәч, амнистия белән чыгардылар. Йолкыш кыяфәтендә туган якка кайтып күренәсем килмәде, бераз байлык тупларга уйладым. Тик “кара” эштән тәмам гарык идем, лесхоз конторасын басарга ниятләдем. Төнлә килеп, кассага эшчеләр өчен хезмәт хакына кайтарылган акчаны чистарттым. Рюкзак тулы акча белән ераккарак таю ягын карадым. Өс-баш яңарту, өлкә үзәгендә яшәүче тол хатынга фатирга урнашу проблема булмады. Ярты елдан артык кытлык белмичә кәттә яшәдем. Өстәл ризыктан сыгылып тора, кочып йокларга марҗа-назлыбикәм бар. Тагын ни кирәк! Тик сугышка кадәр ир белән ике атна гына яшәп калган Настя мине “өйләнешик”, дип аптырата башлагач, тәртәне моннан да тиз бордым. Запасларым да саеккан иде, аны тулыландырырга кирәк.

 

Шәһәрдән шәһәргә гастролер булып йөрергә керештем. Начар саклана торган берәр оешма кассасын басам да берничә ай типтереп яшим. Фатирга ялгыз хатынга керәм. Берсендә эләктерделәр, биш елга төрмәгә утырттылар. Срокны тутырып чыккач, туган нигезгә кайтасы иттем.

 

Авылыма кайткач, аның нык үзгәргәнен күрдем. Кайчандыр үзем яшәгән йорт капка төбенә килеп утырдым. Кеше-кара күренми. “Әниләр исән микән?” – дип уйлыйм. Җәйнең киче төнгә авышырга җыенган мәле. Шулчак бер ир белән хатынның якынлашканы күренде, алар инде капка келәсенә орындылар. “Исәнмесез!” – дип исеме белән эндәшүемә, энем Николай борылып карады. Танымадылар. “Сезгә кем кирәк иде?” – дип сорадылар. Каршыларына барып бастым. Юк, танымыйлар. “Егор абыегыз бит”, – дим. Шуннан соң гына төсмерләде энекәш. “Нык үзгәргәнсең, танып та булмый. Кайда болай югалып йөрдең?” – дип, иңемнән кочты. Әти күптән вафат булган, әни әле ике ел элек кенә дөнья куйган икән. “Синең сугыштан кайтуыңны, әй, көтте дә инде әни. Исән булырга тиеш ул, күңелем сизә, дия иде”.

 

Икенче көнне мине күрергә бөтен авыл диярлек җыелды. Карты да, яше дә. Җыелырлык та шул: сугыш беткәнгә дә егерме еллап үткән, ә мин авылдан чыгып киткәнгә чирек гасырдан артык. Төшемсез колхоз эшендә эшләп, вакытсыз бөкресе чыккан яшьтиләрне күреп: “Акчаны киләчәктә дә болар шикелле вакланып тапмаячакмын”, – дип, күңелемдә беркеттем. Энекәш: “Бу синең дә туган нигез, теләгән кадәр яши бир”, – дигәч, колхозчыларга айлык хезмәт хакы кайтканны көтәргә булдым. Акча кайткан төнне колхоз кассасын бастым. Икенче көнне таң белән Кама елгасы пристаненнән пароходка утырып китү иде исәбем. Барып чыкмады, тревога белән аякка бастырган милиция облавасына эләктем.

 

Иртә таңда елгага якын авылның инеш буеннан аркасына рюкзак аскан ят ирнең ашыгып атлавы турында эзләп килүче милициягә инешкә су алырга төшкән хатын белдерә. Ә инде мине камап алу тәртип сакчыларына берни тормый. “Кем сез? Иртә таңнан биредә нишләп йөрисез?” – булды аларның беренче сораулары. Пристань исемен атап, пароходка ашыгуымны әйтү белән үк яндым. Ул пристаньне инде 50нче елларда ук япканнар икән. Шулай итеп, янә биш ел төрмә шулпасы чөмерергә туры килде.

 

Төрмәдән чыккач, үткән гомерем турында уйладым. Аның яртысыннан артыгы чәнечкеле тимерчыбык артында үткән, яшем иллегә җитеп килә, ә минем кешечә гаилә корып яшәгәнем юк. Шуны уйлап, 60нчы еллар ахырында төзелеп кенә килүче Түбән Кама шәһәренә кайтып урнаштым. Үземнән унҗиде яшькә кечерәк туганнан туган апаңа йортка кердем, кызыбыз туды. Ә калганын инде беләсең”, – дип тәмамлады “ветеран” җизнәсе турындагы хикәятен Василий.

 

Менә шундый чынбарлык. Дөньяда без белмәгән гаҗәп хәлләр күп бит ул. Ә без бәян иткәне шуларның берседер.


Фирдәвес ХУҖИН
Безнең гәҗит
№ 16 | 28.04.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»