|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Сәясәт
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин министр булдыӘлмәт районы башлыгы булып эшләгән Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде. Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу хакта Президент бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында әйтте дип яза "Татар-информ".
«Соңгы вакытта Әлмәттә эшләп, Айрат Хәйруллин үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте, анда яхшы мәктәп узды. Хөкүмәттә эшләгәндә, ул «Электрон Хөкүмәт» системасы белән яхшы шөгыльләнде. Ул лаеклы кандидат. Электрон киңлектәге бурычларны хәл итәр дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрның муниципалитет, республика структурасын яхшы аңларга тиешлеген искәртте.
Министрлык белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов исә Татарстан Премьер-министры урынбасары булды
--- |
Иң күп укылган
|