|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Фаҗига
Балалар лагерендә 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Аның өстенә флагшток ауган
Башкортстан прокуратурасы Бөре районындагы "Чайка" балалар лагерендә үсмер үлемен тикшерә. Беренче мәгълүматларга караганда, 3 июньдә 8нче сыйныфта укучы 15 яшьлек егет өстенә байрак эленә торган торба ауган. Бала алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Прокуратура хәбәр итүенчә, лагерь хезмәткәрләре Бөре шәһәре мәктәбенең 26 укучысын сезон ачылышы алдыннан лагерьне җыештыру эшләренә җәлеп иткән булган. Яшүсмерләр белән бернинди дә хезмәт килешүләре төзелмәгән, иминлек кагыйдәләре турында инструкция уздырылмаган.
Бала өстенә торба волейбол сеткасы тартканда ауган диелә.
Әлеге хәлне тикшерү өчен Бөре шәһәренә махсус комиссия җибәрелгән.
--- |
Иң күп укылган
|