|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2019 Җәмгыять
"Нәрсә инде бу?! Нишләгән Татарстан?" - Сабан туе турында бер ФИКЕРБездә узган җәй бик матур сабан туе үткәрелде. Авылыбызның элгәре яшьләр кичке уен уздыра, яздан беренче ачылып кипшенә торган инеш буенда – Мотаука аланында булды ул. Башка елларны күрше зуррак авыл ягында уртак уза иде бәйрәм. Үз авылың гына булу барыбер күңеллерәк икән. Безнең бер авылдашыбыз район үзәгендә көллият мөдире булып эшли. Шушы көллият хуҗалыгы бу елларда авылның далага әйләнеп барган буш җирләрен кырып-себереп чәчте. Авыл тирәли кыр эшләре гөрләп торгач, рәхәт инде. Тансыклаган иде моны авыл халкы.
Сабан туена мәйдан ясый башлаганнарын халык юлдан кайтышлый күреп, куанып торды. Менә матур, аяз, салкынча булып Сабан туе көне дә туды. Мәйдандагы халыкның күбесе үз авылым кешеләре. Киткәннәр дә кайткан, балалары, оныклары белән елмаеп йөриләр. Рәхәт мизгелләр!
Тигез аланда, зур түгәрәкләп, тактадан өстәл белән эскәмияләр ясалган. Бер читтә учаклар корылган, зур казаннарда нидер пешә. Арырак заманча матур чатыр торгызылган. Күтәренке кәефләргә ямь өстәп, матур көйләр агыла.
Менә алып баручы егет бәйрәм башланганын игълан итә. Район үзәгеннән килгән кунакларны саный, аларны берәм-берәм сәхнәгә чакыра. Исемдә иң калганы: район чиркәве изге атасы – попның сәхнәгә чыгып нидер сөйләве булды. Матур көнне авыр болыт каплагандай, йөзләрдән елмаю качты. Баскан җирдән беравык тынсыз калдым. (Әйе, безнең авылда, инеш аръягында, бер урам урыслар яшәде. Бүген инде алар сирәгәеп, татарга да кушылып, шактый азайган.) Ник кирәк иде икән татар бәйрәмендә урыс побын чакырып сөйләтү? Әле бүген дә шуны аңлап бетерә алмый аптырыйм…
Бу хәл авыл Сабан туенда булса, икенчесе район Сабан туенда булды. Авыл бәйрәменнән соң икенче көнне район үзәгенә киттек. Мәйдан гөрли. Тирә-як авыллардан килгән татары, чуашы, урысы да бардыр, – бар да шат йөзле, энәдән-җептән киенгән! Әлбәттә инде, Сабантуйга нигездә татарлар килә, ара-тирә чуаш теле дә ишетелгәли, урыс теле дә кушылып китә. Йа, Раббым, нинди рәхәт хозурлык! Сәхнәгә каршы түгәрәкләп куелган эскәмияләр рәтендә җайлырак урын сайлап, мин дә тамаша карарга утырдым.
Менә сәгать ун тулды, башланырга тиеш… Көтәбез, әле һаман башланмый тора… Халык арасында, Казан кунаклары килеп җитмәгән, шуларны көтәләр, дигән сүз таралды. Ярты сәгать узса да, мәйдан тулы халык көтеп утыра инде. Концертта катнашучылар да чыгышлары җиткәнне көтеп, сәхнә тирәли җыелган.
Ниһаять, олы кунакларга әзерләнгән урыннарда җанлану сизелде, көтелгән кунаклар килеп җиткән икән. Тантаналы көй яңгырады, бәйрәм шулай башланып китте. Сәхнә ягыннан мәртәбәле кунакларга таба, нәкъ чәчкәләр бәйләме төсле, милли киемнәрдәге чыгыш ясаучылар кузгалып китте. Карыйм, тагын карыйм, күзләремә ышанмыйм – алдан кокошниклар, матур сарафаннар кигән төркем бара түгелме соң?! Иң алдагысы кулларында ипи-тоз алып килә бугай! Тагын текәлеп карыйм. Кайда соң татар милли киемлеләр? Ә-әнә, кырыйдарак, татар киеменнән сирәк, сыек кына төркем дә бара икән. Уф-ф! Кәефләргә әллә ни булды. Чыдамадым, хурландым, урынымнан тордым да, борылып, ары киттем.
Ничек инде ул сарафан кигән кызлар Сабан туен ачып җибәрә, ди? Ни хәлләр бу, нәрсә инде бу?! Нишләгән Татарстан? Сабан туен да җуйганмы соң инде? Әллә район башлыгының барын да уздырып, югары түрәләргә чамасыз ошарга, ярарга тырышуымы шулай?
Эх, матур да иде көннәре, кәефләре Сабан туе алдыннан. Тик шундый күренешләр күпләрне аптырашта калдырып, кәефләрен бозуга сәбәпче булды.
Базар ягында йөргәндә Казанда редактор булып эшләгән якташ егет белән күрешеп исәнләштем. Аңа шул зарымны әйтеп бүлештем. «Казаннан килгән кунаклар арасында танылган язучы ханым белән без дә моңа исебез китеп утырдык», – диде ул.
Ә сезнең якларда ничек уза икән бабайлардан калган бу татар бәйрәме?
Зилә ГАРИФ,
Аксубай районы, Безнең гәҗит
--- |
Иң күп укылган
|