поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2019 Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин тагын алты көн ураза тотарга өндәде

Татарстанда бүгенге төп бәйрәм чаралары - Ураза гаете вәгазе һәм бәйрәм намазы Казанның Галиев мәчетендә уза.

Традиция буенча, мәчеттәге Коръән хафизлар изге аятьләрне иртәнге намаз вакытыннан бирле укый. Гает намазы Галиев мәчетендә һәм Татарстанның эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә иртәнге җидедә башланды, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Намазда ул беренче рәттә торды.
 
Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Мөрәҗәгатен ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерүдән башлады.
 
Вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды. Ул Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде. “Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер”, - дип искәртте ул.
 
Мөфти Шәүвәл аенда, бәйрәмне форсат итеп кулланып, туганлык җепләрен ныгытырга өндәде. Шулай ук Ватан хакына ниятләгән изгелекләргә тугры калуның әһәмиятен әйтте.
 
Камил Сәмигуллин үз вәгазендә күпмилләтле илдә динара татулыкны саклауның мөһимлеген дә искәртте. Ул Калининградта мәчетне сүтү, республика мәктәпләрендә дип тотучы балаларның исемлекләре төзелүне күңелсез хәлләр дип атады. “Әмма республикада бу күңелсезлекләрне үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек”, - диде мөфти хәзрәт.
 
“Халкыбызга ислам динен игелек белән насыйп иткәне өчен без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиешбез. Без Татарстаныбызда динебезне тота алабыз. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде Сәмигуллин.
 
Мөфти үз вәгазендә җәмгыятьне рухи авырулардан арындыруның әһәмияте турында да әйтте, моның өчен Коръәндә дәва барлыгын искәртте.
 
Камил Сәмигуллин хәләл хезмәт белән көн күрү турында искәртеп, Татарстанда игълан ителгән эшче һөнәрләр елын телгә алды. “Хәләл хезмәттән Аллаһы Тәгалә үзе разый”, - диде мөфти.
 
Вәгазе ахырында мөфти фитыр сәдакасын бирергә кирәклеген искәртте. “Фитыр сәдакасын бирмәгән булсагыз, гаеттән соң бирергә онытмагыз”, - диде ул.
 
Бәйрәм вәгазеннән соң ике рәкагать Ураза гаете намазы укылды, тәкъбир әйтелде, хөтбә үтте.
 
Традиция буенча, Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм намазын ТНВ телеканалы турыдан-туры күрсәтте.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»