поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.06.2019 Могҗиза

“Мондагы хәлләрне аңлатырга акылыбыз җитми”

“Җен-пәриләргә ышанучылар бар, ышанмаучылар бар. Һәр ике як үзенең хаклы икәнен расларга теләп төрле мисаллар китерә, дәлилли. Кемнәрдер үз күзләре белән күреп, дәвамлы күзәткән вакыйгалар турында бөртекләп сөйләгәч, ышанмаска нигез дә калмый кебек...

– Мин – керәшен хатыны, – дип сөйләде танышым. – 1989 елда фатирыбызны алыштырдык. Әйтүләренә караганда, әлеге фатирда миңа кадәр дә бик күпләр яшәгән, тик берсе дә озак тоткарланмаган. Ремонт ясаганнан соң торагыбызны изге су, шәм һәм дога белән явыз рухлардан чистартырга уйладым. Фатирның барлык почмакларын йөреп чыканнан соң, ритуалны балкон ишеге янында тәмамладым. Өстемнән ниндидер зур йөк төшкәндәй балкон ишеген яптым, ләкин пәрдәләрне тартырга онытканмын. Кышкы кич иде. Диванда әйбер тегеп утырам, кызым идәндә уенчыклары белән уйный. Кинәт күңелемне борчу биләде, гүя хәзер нәрсәдер булыр кебек тоела башлады. Шулчак кызым тәрәзәгә карады да кинәт кычкырып җибәрде. “Әнием, тәрәзә янында кемдер басып тора!” – дип, кочагыма ташланды. Балкон ишеге янына килсәм, чәчләрем үрә торды. Юк, мин беркемне дә күрмәдем, ләкин... Сезнең тыныч кына яуган карның тәрәзәгә сыланганын күргәнегез бармы? Урам якта, идәннән бер метр биеклектә, балкон ишеге пыяласында сигез урында бармак эзләре күрдем. Әйтерсең, урам яктан кемдер балкон ишеге пыяласына таянган да, бүлмә эчен күзәтә. Тиз генә пәрдәләрне ябып куйдым да, кызыма: “Тышта беркем юк, күзеңә генә күренгәндер”, – дидем. Шулай да күңелемдә начар курку хисе туды. Үзем урамга “куып чыгарган” бу җан иясен кызганып куйдым: аның миңа бер зыяны да тимәде бит. Ләкин соң иде инде.
 
Шул хәлдән соң күпмедер вакыт узгач, тикшеренергә дип мине больницага салдылар. Врачлар гемоглобинымның ни өчен кинәт төшә, ә канда эритроцитлар утыру тизлегенең (РОЭ) нигә арта башлавын ачыклый алмадылар. Караватта ятам, үзем тәрәзәгә карыйм, ә башымда үлем турында уйлар “кайнаша”. Урамда кыш, буран. Бервакыт тәрәзә пыяласында ниндидер тамгалар барлыкка килә башлады. Игътибар белән карагач, сигез урынлы сан күрдем. Нык курыксам да, тизрәк барып саннарны язып куярга ашыктым. Мин ручка белән блокнот эзләгән арада астарак кеше йөзе барлыкка килде. Ул елмая иде. Тынычлана төштем, гүя ул мине юата иде.
 
Больницада ятканда Сергей исемле егет белән таныштым. Соңыннан без өйләнешеп, минем фатирда яши башладык. Бервакыт Сергей төнлә йоклый алмаудан, аны кемнеңдер һаман борчып торуыннан зарланды. Бер төндә җилкәсе авыртуга уянып китеп, ул минем өскә иелгән кара шәүләне күргән, ә ир күзләрен уган арада ул инде юкка да чыккан. Эшендәге хатыннар Сергейга әлеге шәүләнең йорт иясе булуын, иремне фатирдан куып чыгарырга теләвен әйткәннәр. Күп тә үтмәде, без аерылыштык. Инде 10 ел ялгыз торам. Тик фатирда миннән башка да берәүнең яшәгәнен беләм. Төннәрен табак-савыт шалтыраганга, урындыклар урыннарыннан күчкәнгә ияләндем инде. Бу “берәү” бигрәк тә электрон сәгать белән уйнарга ярата. Бервакыт төнлә уянып китеп сәгатькә карасам: 98 сәгать 72 минут! Тораташтай катып калдым. Шуннан будильник шалтырамаганга берничә тапкыр эшкә соңга калуымны искә төшердем. Аннан сәгать угының кирегә әйләнгәнен күрдем һәм: “Сәгать белән уйнасаң уйна, тик иртәнге биш җиткәндә аны дөресләп куярга онытма, минем синең аркада эшкә соңга каласым килми!” – дип кычкырдым. Ни булды дип уйлыйсыз? Шул көннән сәгатем мине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмады. Моңа охшаш вак-төяк хәлләр еш кабатлана. Ләкин йорт иясе миңа бервакытта да зыян салмый. Бер генә нәрсә күңелемә тынгы бирми: больница тәрәзәсенә язылган сигез сан нәрсәне аңлатты икән?
 
Тагын бер гайре табигый хәл. Анысын интернетта укыдым. Терри Шерман исемле фермер 1994 елда Американың Юта штатында ташландык авыл сатып ала. Сәер хәлләр яңа йортларына җиһаз алып кайткан көндә үк башлана: яннарына зур бүре килә. Ул үзен кулга ияләштерелгән йорт хайваны кебек тота: курыкмый, якын ук килеп, күзләренә карап тора. Терри ике тапкыр мылтыктан ата, әмма “бүрегә” берни булмый. Алты тапкыр аткач кына йөгереп китә. Бер атнадан фермерның хатыны тагын алагаем зур бүре күрә.
 
1995 елның язында, дискотека утларыдай җемелдәп, серле нәрсәләр оча башлый. Берсе машина өстендә озак кына эленеп тора да, якындагы тауның эченә кереп югала! Бер кичтә Терри күктәге сәер түгәрәкне телескоптан күзәтә һәм анда тагын бер күк йөзе күргәндәй була, ул “күктә” кояш балкый...
 
Сәер һәм куркыныч хайваннар да һаман күренгәләп торалар. Җирән бөдрә йон белән капланган җанвар атка һөҗүм ясый. Ә үзе, кешеләр якыная төшкәч, һавада эрегәндәй, юкка чыга. Атны карагач, аның тәнендә бик күп тырналган эзләр күрәләр. Ике метрлы “кар кешесе” дә, әллә нинди кошлар да күренә. Ә фермерның этләре, куркуларыннан, ояларыннан да чыкмас булалар. Шуннан атлар, сыерлар югала башлый. Бер сыерны биш минут эчендә нәрсәдер ботарлап ташлый. 14 терлек үтерелә, иң гаҗәбе шул – ботарланган мал янында канның әсәре дә булмый.
 
Бу җирне бүтән берәүгә дә сатып булмас дип куркып, Терри әлеге сәер, куркыныч хәлләр турында берәүгә дә сөйләми. Тик, без капчыкта ятмый дигәндәй, бу хакта галәмдәге сәер-серле хәлләр белән кызыксынучы, шул юнәлештә эшләүче галимнәрне туплап, махсус институт та ачкан миллиардер Роберт Бигелоу белә һәм фермердан ранчоны сатып ала. Шуннан әлеге җенле урынга институттан күпләп галим килә. Алар иң заманча күзәтү җайланмалары белән эшкә керешәләр. Бөтен җиргә күзәтү камералары куеп чыгалар. Тик берни ачыклый алмыйлар: видеокамералар сафтан чыга. Ә сыерларны, атларны тамчы да кан чыгармыйча ботарлау, күк йөзендә “шарлар” очу дәвам итә. Бер кичтә этләрнең өерелеп агачка карап өреп торуларын шәйләп, галимнәр шунда ашыгалар һәм ботаклар арасында бер метр киңлектәге, еланныкына охшаган баш, коточкыч зур сары күзләр күрәләр. Агач төбендә йонлы, башы этнекенә охшаган галәмәт зур җанвар күреп тә өнсез кала галимнәр. Ике җанвар да томан кебек эреп юкка чыга.
 
Аңлашылмаган хәлләр дәвам итә. Яшь бозауларның тиреләрен һәм сөякләрен генә калдырып, итләрен алып китеп торалар – беркайда бернинди кан эзе калмый. Ике галим төнлә кизү торганда тирән канау өстеннән сизелер-сизелмәс яктылык күреп, шунда ашыгалар. Төнге өченче яртыда җир ачылып киткәндәй була һәм киңлеге метр ярымлы тоннель барлыкка килә. Аннан кешегә охшаган, кап-кара йон белән капланган җан иясе килеп чыга. Ул күренүгә, яктылык та, җир тишеге дә юкка чыга.
 
Галимнәр бу авылда куркыныч җанварларның җир эченнән килеп чыгуларын раслыйлар. “Мондагы хәлләрне аңлатырга безнең – акылыбыз, ә миллиардерның байлыгы гына җитәрлек түгел”, – диләр алар.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»