|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда үзе дә “чиртеп” юлга чыккан балыкчы машинасы белән әйләнеп капланганЧирмешән районы Ульяновка авылы буасына балык тотарга килгән Лениногорск районы кешесе, кире кайтканда, “Mitsubishi Lanser” чит ил машинасы белән юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән". "Соңыннан шунысы ачыкланды: ике көн балык тотканнан соң, балыкчы бераз үзе дә “чиртеп” юлга чыккан һәм Нурлат- Чирмешән юлында, халык телендәге “туры юл”да, “Болгарнефть” базасы янындарак текә борылышта каршы якка чыгып, юл кырыена төшеп әйләнеп капланган.
Тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтелде, ул хастаханәгә ятудан баш тартты. Балыкчы исерек иде", - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
Җирле басма хәбәр итүенчә, кагыйдә бозучының машинасы нык җимерелгән. Хәзер ул ел ярымнан ике елга кадәр срокка машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак, өстәвенә 30 мең сум штраф түлисе булачак.
--- |
Иң күп укылган
|