|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2019 Мәдәният
Талантлы биюче Халисә Шәрәповага - 70 яшь. Архив ФОТОлары2 июньдә талантлы биюче, балетмейстер, Татарстанның халык артисты Халисә Хәмит кызы (Нигъмәтуллина) Шәрәповага 70 яшь тулды. Күркәм юбилее белән тәбрикләп, аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якыннары һәм балалары белән янәшә бәрәкәтле, сау-сәламәт гомер итүен телибез. Халисә Шәрәпова 1967 елда, зур конкурс аша узып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биюче - солист буларак кабул ителә. Әлеге данлыклы коллективта ул 1987 елга кадәр эшли. Тирән темперамент, гаҗәеп техника, хис өермәсе – Халисә Шәрәпова башкарган биюләргә хас сыйфатлар. Талантлы биюче Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Фирзәр Мортазин һәм башка бик күп күренекле сәнгать осталарының концертларында да еш чыгыш ясый. Илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм ерак чит илләр – Тунис, Италия, Мальта, Сенегал, Нигерия, Бельгия, Алмания, Болгария, Финляндия, Австрия, Төркия сәхнәләрендә биергә насыйп була аңа.
2002-2010 елларда Халисә Шәрәпова Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең балетмейстеры һәм директоры булып эшләде. Ансамбль аның куелышында чын фольклор үрнәгендә булган «Чабата», «Буталдым» биюләрен, «Кызлар чап-чак кыра», «Җаныем-җаныем», «Рамбар күлләре» җырларына бию композияләрен һ.б. башкара.
2010-2017 елларда Халисә Шәрәпова «Казан» бию ансамблендә балетмейстер булды. Хәзер ул лаеклы ялда. Татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы чараларында актив катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|