поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2019 Сәясәт

Татарстанга ефәк күбәләге һөҗүм итә

Күбәләкнең дә төрлесе бар. Матуры да, алмасыз калдыра торганы да. Соңгы көннәрдә республика халкы агачларын сырып алган ефәк күбәләге кортына каршы көрәшә. Арча, Балтач, Саба һәм Кукмара районнарында яшәүчеләр әйтүенчә, кортлар аеруча алмагач, груша кебек җимеш агачларын үз иткән. Шулай ук имән, каен, тирәк, талга да күчәргә мөмкиннәр.

– Әлеге кортларны мин бер атна элек күреп алдым. Башта кешеләрдән ишеткәч, чыгып караган идем, берни дә күрмәдем. Берничә көннән генә слива, алмагач агачындагы кортларга игътибар иттем. Агачларның яфраклары, чәчәкләре куырылып килгән иде. Әлегә бернинди дә препаратлар кулланмадык. Кул белән җыеп, суга салдык, – диде Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рәйсә Бәхтиярова.   
 
Белгечләр, Татарстанда мондый  хәлнең булганы юк иде әле, дип аптырый. Авыл хуҗалыгы фән­нәре кандидаты Франс Хәлилов искә алуынча, әлеге бөҗәкләрнең агачларга зыян салу очрагы кайчандыр бер булган инде.
 
– Без кечкенә чакта шундый хәл булганын хәтерлим. Ул вакытта урманнарга шактый зыян кил­гән иде. Көчле агулар сиптереп, кошлар, хайваннар үлеп беткән иде хәтта. Ефәк күбәләге җирдән егерме сантиметр биеклектә генә күкәй сала бит. Мәктәп укучыларына чиләк бе­лән дегет, пумала тоттырып, агач­ларны буяп йөр­гәнебез хәтердә калган, – диде ул. 
 
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге бөҗәк­ләрнең таралуына эссе көннәр сәбәпче булырга мөмкин.
 
– Башка елларда бу бөҗәкләр белән очрашырга, алар турында сөйләргә туры килгәне юк иде. Чөнки алар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан кебек җылы якларда була. Быел май башында һава торышы кинәт кенә эсселәнеп киткәч, безгә дә килеп җиткәннәр, димәк, – ди ул. 
 
Фарсель абый әйтүенчә, агачларга ефәк күбәләгенең үзе түгел, ә корты (личинка) күбрәк зыян сала. Ул агачларның җимшән­нәрен ашый. Көрәш алып бармаганда, агачларны корытырга да мөмкин икән.
 
– Ефәк күбәләгенең кортын кошлар да яратмый. Кем белә, бәлки, киләчәктә ашый да башларлар әле. Моңа кадәр колорадо кортын да яратмыйлар иде. Хәзер әнә кайбер тавыклар ашый үзлә­рен, – ди Фарсель Зыятдинов.
 
Булды да бетте, онытылды, дип иркен суларга ярамый, дип кисәтә белгеч. Җылы көннәр башлангач, әлеге бөҗәкләр башка районнарга да таралырга мөмкин икән.
 
Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, бөҗәкләргә каршы “Фитоверм”, “Искра ДЭ”, “Искра Био” препаратларын кулланырга мөмкин. Шулай ук кул белән җыеп алсагыз да була. Моннан тыш, “Россельхозцентр”  ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре, “Алатар”, “Арриво”, “Клонрин” препаратларын да кулланырга мөмкин, ди. Тик алдан умарта тотучыларны кисәтергә киңәш итәләр.
 
Фото: vk.com

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»