поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2019 Мәдәният

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленә билет бәясе Мәскәүдә 10 мең сумга җитте"

2 июньдә “Нәүрүз” фестивале кысаларында Башкортстаннан килгән кунаклар белән матбугат конференциясе үтте. Чарада Башкортстанның халык артисты, “Курайсы” төркеме җитәкчесе Роберт Юлдашев, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры вазыйфаларын башкаручы Иршат Фәйзуллин, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисткасы, “Зөләйха күзләрен ача” спектаклендә төп рольне башкаручы Римма Каһарманова, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш рәссамы Альберт Нестеров һәм Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альберт Имаметдинов катнашты.

Игътибар үзәгендә – “Алтын битлек” премиясендә драма һәм курчак театрларын бәяләүче жюриның махсус бүләге иясе, бүген фестиваль кысаларында Камал театрының зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк “Зөләйха күзләрен ача” спектакле.
 
Спектакль Казан тамашачысына театрның яз көне үткән гастрольләре кысаларында инде күрсәтелгән иде. Ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. Гастрольләрдә әлеге спектакль белән акча эшләү мөмкинлеге хакындагы сорауга театрның җитәкчесе акча эшләү максатыннан гына без бу спектакльне бер гастрольдә ун мәртәбә күрсәтергә җыенмауларын әйтте. «Барысы да “Зөләйха” кебек сатылмаса да, безнең бөтен спектакльләребез дә әйбәт. Гастрольләргә без барлык спектакльләребезне дә алып килергә тырышабыз», – диде Иршат Фәйзуллин.
 
Уфада билет бәяләре 1000гә кадәр булса, Мәскәүдә 10 000 сумга кадәр җиткән.
 
«Дөресен генә әйткәндә мин башта Зөләйханы аңламадым. Көрәш бераз, нәрсә булса да әйт диясе килде. Соңрак аңладым, минем героиняның халәте - буйсыну, тыйнаклык – бик югары хис – әйләнә-тирә дөнья белән татулыкны саклау. Ул үзенең күңел тынычлыгы аркасында исән кала, - дип сөйләде актриса Римма Каһарманова. – Зөйләха үз мисалы белән, нәрсә дә булса килеп чыкмаса аны тыныч кына кабул итәргә һәм алга таба яшәргә кирәклекне аңлатты».
 
М.Гафури театрының баш рәссамы Альберт Нестеров “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен Новосибирскта куйган вакытта килеп туган кыенлыклар хакында сөйләде. Анда куелган Зөләйха кече сәхнәдә уйнала, тамашачылар артистларга якын утыра, рольләрдә милли артистлар түгел, шуңа эш барышында кыенлыклар килеп туган. «Рус хатынын идәнгә карарга мәҗбүр итү җиңел түгел», - диде рәссам.
 
Альберт Нестеровның хезмәтләре белән Камал театры фойесындагы күргәзмәдә танышырга мөмкин.
 
«Курай – дөньяның, мәхәббәт һәм изгелекнең коралы, мәхәббәт турында җырлаучы камыш. Мин фестивальне оештыручыларга халыкларның үзенчәлекләрен, традицияләрен мәдәниятен сакларга тырышулары өчен чиксез рәхмәтле, – диде Роберт Юлдашев. – Үз телендә сөйләшкән, милли коралларында уйнаган һәр халык биологик тигезлекне саклауда аерым бер дулкыннар тудыра. Әгәр кайсы да булса халык үз телендә сөйләшүдән туктаса Җирдәге тигезлек бозыла. Бу дулкыннарны, традицияләрне саклау, аларны балаларга тапшыру дөньядагы тигезлекне саклау өчен бик мөһим».
 
Башкорт һәм татар театрын чагыштыру хакындагы срауга артистлар түбәндәгечә җавап бирде:
 
«Театр үзенә йөргән тамашачылары белән матур. Һәр тамашачы театрны үзенчә кабул итә - кемдер киемгә игътибар итә, кемдер аяк киеменә, ә кемдер спектакльгә соклана. Һәр Республика үзендә яшәгән халкы белән соклангыч була, шуңа күрә театр – халыкның чагылышы ул».
 
Чыгыш азагында артист, кунаклар соравы буенча, курайда уйнады.
 
Башкортстан курчак театры фестивальгә “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектаклен алып килде. Спектакль иртәгә “Әкият” курчак театрында тәкъдим ителә.
 
Директор әйтүенчә, театр кичке спектакльләрне кире кайтарырга җыена һәм өлкәннәр өчен куелган бу спектакльләр репертуарда мөһим урын алып тора.
 
Иртәгә күрсәтеләчәк спектакль Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлана. Аның тормышы һәм иҗаты турында – драма, курчак театры, документалистика һәм визуальлек синтезы. Спектакль балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә.
 
Махсус “Нәүрүз” фестивале өчен спектакль башкорт теленә тәрҗемә ителгән.
 
Фотода Зөләйха ролен уйнаучы Римма Каһарманова. 

---
Камал театры
№ --- | 03.06.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»