|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2019 Шоу-бизнес
"Голос"та катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Беренче канал белән Алсуга каршы полициягә гариза язган
"Голос.Перезагрузка" бәйгесендә катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Илгиз Вәлиев "Голос.Дети" финалына чыгаучыларның барысын да җиңүче дип табу дөрес түгел дип саный. Микелла Абрамованың җиңүе гамәлдән чыгарылырга тиеш ди ул. Өлкәннәр өчен "Голос.Перезагрузка" проектының соңгы сезонында катнашучы Башкортстан кызы Рушана Вәлиеваның икетуган абыйсы Илгиз Вәлиев җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова җиңүен тикшерүне сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бу хакта адвокат Искәндәр Фәхретдинов хәбәр итте. Ул 30 майда "Голос. Дети" проектын тикшерү гаризасын Мәскәүнең полиция бүлегенә тапшырган. Фәхретдинов уфалы Илгиз Вәлиев исеменнән эш итә. Аның Азатлыкка аңлатуынча, Илгиз Вәлиев "Голос.Дети" проекты гаделсез узган дип саный һәм җинаять кылу расланган очракта полиция җинаять эшен ачарга һәм бу эштә катнашы булган кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә бирелергә тиеш.
"Беренче канал "Голос.Дети" проектында тавыш бирү нәтиҗәләре гаделсез булганын таныды, ахыр чиктә финалга чыгаучыларның барысы да җиңүче дип табылды. Әмма спорт яки башка бәйгеләрдә халыкара кагыйдәләр нигезендә нәтиҗәләр юкка чыгарыла, дөрес түгел дип табыла икән, җиңүче дип танылган катнашучы дисквалификацияләнә. Бу очракта исә Микелла Абрамова барлык катнашунчылар белән берәттән җиңүче булып калды. Призлы урыннар бар икән, бу гади шоу гына түгел. Илгиз Вәлиев, "бу халыкара нормативларны бозумы? Ни өчен Беренче канал Микелла Абрамованы төшереп калдырмады, хокукларны бозу бармы, Абрамовларның моңа катнашуы никадәр булган", дип сорый.
Минемчә, бу очракта җинаять кылуның барлык сыйфаты уч төбендә ята. Русия Җинаять кодексының 184нче маддәсе нигезендә ниндидер эш ачылганын хәтерләмим. Һәрхәлдә бу – сирәк очрак", дип сөйләде Азатлыкка адвокат Искәндәр Фәхретдинов.
Илгиз Вәлиев журналистлар белән аралашырга теләми. Адвокат сүзләренә караганда, гариза биргәннән соң ул журналистлар йөдәтмәсен өчен телефонын сүндереп куйган.
Рушана Вәлиеваның гаиләсе кызның гариза язу белән бәйле вакыйгага катышы юк дип белдерә. Вәлиеваның туганы "Комсомольская правда" газетына сөйләвенчә, алар Илгиз белән аралашмый, ул үз әнисе белән Уфа районының Алексеевка авылында яши. "Күрәсең, адвокат Илгиз исемен кулланып җәнҗал чыгармакчы. Рушана аның белән беркайчан да күрешмәде, сөйләшмәде. Әлеге хәлнең башында адвокат яки башка кешеләр торадыр", дигән Рушананың исемен әйтергә теләмәгән туганы.
Рушана балаларны яклады, Микелла өчен борчылды дип тә белдергән ул.
--- |
Иң күп укылган
|